Изге Рамазан ае башланырга ике көн калгач, Исаклы районы үзәгендә яңа мәчет нигезенә таш салу тантанасы уздырылды
- Без — авыл аксакаллары, татарлар күп яшәмәгән авылыбызда мәчет салу турында озак еллар хыялландык. Аллаһыга шөкер, рәхмәтле бәндәләрнең ярдәме белән менә бүген шушы изге эшне, ниһаять, башлап җибәрәбез.
Төзеләчәк мәчетебез халкыбызны берләштерүче, рухи дөньябызны баетучы бер изге урынга әйләнеп, аның ишеге һәркемгә һәрвакыт ачык булачак. Киләчәктә дә шулай, бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәргә язсын! Якын көннәрдә мәчетебезнең ачылу тантанасында да очрашырга насыйп булсын иде! - дип, биредә мәзин булып эшләүче Әбүзәр Галимуллин бәйрәмне ачып җибәрде. Аның сүзләрен хуплап, Исаклы районы администрациясе башлыгы урынбасары Владимир Макаров район җитәкчесе Валерий Ятманкин исеменнән җыелган халыкны шушы зур тантана белән котлады.
Күрше Камышлы районының Иске Усман авылы мәчете имамы Әнвәр хәзрәт Рамазановның кечкенә улы Нурулла әйткән моңлы азан тавышы да, Камышлы, Кләүле районнарының имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең улы Зәмир укыган Коръән сүрәләре дә йөрәкләргә сары май булып яткандыр.
Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин да мәчет төзүнең бик күркәм эш булуын, ярдәм кулы сузучыларның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләкләнүләрен, ә мәңгелек йортта пәйгамбәребезгә тиң булып, урыннары җәннәт түрендә булуын, ә мәчетнең матурлыгы бирегә килеп, гамәл кылучы кешеләр белән тулып торуыннан гыйбарәт икәнлеген искәртеп үтте.
Күрше Шенталы район үзәге мәхәлләсендә шәкертләргә гарәп графикасын һәм Ислам нигезләрен өйрәтүче Әнвәр ага Суфиянов үзенең “Шенталы мәчете тарихы” китабын һәм төзелешкә илле мең акча бүләк итте.
Башка күрше авыл — районнардан килгән имамнар, дин әһелләре дә Исаклыда Аллаһы йортын төзүгә үз өлешләрен керттеләр.
Исаклы авылы мәхәлләсе рәисе Рәхимҗан хәзрәт Галиев Коръән сүрәләре укып, биргән бүләкләр өчен дога кылып торды.
Ә Исаклы мәчете төзелешенең төп иганәчесе — Гамәл Рафаэль улы Җамалетдинов. Аның бабасы Имаметдин әле яшь чагында үткән гасырның 20 — 30нчы еллары башында гаиләсе белән Татарстанның Изге Биләр якларыннан, хәзерге Алексеевск районының Иске Адәм авылыннан, бирегә килеп төпләнә һәм Исаклы авылында татарлардан беренчеләрдән булып, тормыш учагын тергезеп җибәрә. Имаметдин ага хәләл җефете Соруриҗан апа белән сигез балага гомер бүләк итеп, аларның барсын да Ислам дине кануннары буенча, укымышлы, зыялы, әхлаклы, әдәпле итеп тәрбияли. Шушы сигез баланың берсенең — гомер буе табиб булып эшләгән Рафаэль Имаметдин улының, гаиләсендә ир бала дөньяга килгәч, аңа Гамәл дип исем кушалар. Исеменә күрә җисеме, дигәндәй, алар улларының киләчәктә бары тик яхшы эш-гамәлләр башкаручы кеше булып үсүен өмет итәләр. Менә шул Гамәл Рафаэль улы Җамалетдинов ата-бабасы гомер иткән Исаклы авылында мәчет салырга алына да инде.
Имаметдин бабайның кызы Асия апа да үзенең шатлыклы күз яшьләрен тыеп кала алмыйча, әти-әнисенең татарларны үз яннарына туплаулары, сугыш елларында ачтан тилмергән кешеләрне өйләрендә кабул итеп, соңгы икмәк сыныкларын бүлешүләре, Имаметдин бабайның гомер буе динебезнең киләчәге өчен борчылып яшәве турында сөйләп үтте. Ә оныгы Гамәл Җамалетдинов тантанада катнашучыларга, аңа мәчет төзүдә ярдәм итүчеләргә кайнар сәламнәрен җиткереп, олуг рәхмәтләрен белдергәч, чараны алып баручы Әбүзәр Галимуллин яңа мәчеткә Имаметдин бабай исеме биреләчәге һәм аның якты истәлегенә биредә мемориал такта да куелачагы турында әйтеп үтте.
Менә хәзер шушы булачак мәчеткә беренче нигез ташы салына. Самара өлкәсе татарларының Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин бу изге эшне башкарганда тирә-як матур итеп әйтелгән тәкбир тавышларына күмелде. Мөфти артыннан нигезгә ташларны Гамәл үзе һәм әтисе белән бертуган өлкән яшьтәге Имаметдин бабайның кызлары — Әлфия һәм Нурания апалары да салды.
Бу көнне тантанага Самара шәһәреннән, Татарстаннан Имаметдин бабайның балалары, кияүләре, Гамәлнең әнисе Фирүзә апа (Рафаэль абый мәрхүм икән инде, урыны оҗмахта булсын), оныклары, оныкчыклары да килгән иде.
Бәйрәмнең икенче өлеше кафеда, мул итеп хәзерләнгән аш-су өстәле янында Коръән мәҗлесе булып тәмамланды.
Без кайтырга юлга чыккач, кинәт кенә көчле яңгыр яварга кереште. Шушы матур күренешкә карап, тантанага безне үз машинасында алып барган Денис авылы мәчете имамы Әхтәм хәзрәт Ихсанов:
- Бу Аллаһының шушы изге эшләргә үз ризалыгын бирүедер инде, - дип әйтеп куйды. Әйе, шушы шифалы яңгыр бу мизгелдә барыбызның да җаннарына, тәннәренә тән тынычлыгы өстәгәндәй булып тоелды.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
РӘСЕМДӘ: Талип хәзрәт Яруллиннан соң Гамәл Рафаэль улы булачак ике катлы мәчет бинасына беренче
нигез ташын сала.
Просмотров: 3259
Места святые для ислама. Медина Мекка и Кааба.
Туда направлены все взоры мусульман. Там взор Каабы смотрит на людей.
Взгляд истины и милосердного Аллаха. Он ниспослал писания пророку Мухаммеду.
От истины Единой един Творец Аллах. Паломники идущие к святыне.
Аллах един. Приветствуйте пророка Мухаммеда.
Ниспослано с небес писания людям. Как истина и милосердия Аллаха.
Един Творец всего Аллах он Вечный Бог. О люди знайте Милосердия в вас.
Паломники и люди слушайте Имамов. И вспоминайте много Аллаха.
Да будьте благодарны.
АЛЛАҺ СУБХАНЕ ҮӘ ТАГАЛӘ ЯРДӘМЕН БИРЕП ИЗГЕ ЭШЕГЕЗ ТОРМЫШКА АШСЫН! АЛЛАҺ ЙОРТЫНА АЛЛАҺ СУБХАНЕ ҮӘ ТАГАЛӘНЕҢ КҮРКӘМ ИСЕМНӘРЕНЕҢ БЕРСЕН КУШСАГЫЗ ТАГЫДА МАТУР БУЛЫР ИДЕ ДИН КАРДӘШЛӘРЕМ!