Мөселманнар өчен айлар арасында – Рамазан ае, көннәр арасында – җомга көне, кичләр арасында – Кадер кичәсе иң мөбарәк санала.
Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасында була, ул төгәл билгеләнмәгән. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк. «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк», — диелә Коръән Кәримнең 97нче «әл-Кадер» сүрәсенең 3нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелде.
Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата, Аның икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп, гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди.
Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, һавадан йолдызлар атылмас.
Рамазан аена бәйле тагын бер яңалык. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Рамазан — изге гамәлләр ае» дип исемләнгән акция үткәрә. Шул уңайдан әзерләнгән социаль роликлар Диния нәзарәте сайтына урнаштырылды.
Әлеге роликлар тирә-юнебездәге кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк, игътибарлырак булырга чакыр. Шулай ук алар туган җирне, гаиләңне яратырга, милли гореф-гадәтләрне сакларга өнди, дип яза Диния нәзарәте сайты.
Просмотров: 2348
Паблик рилейшнз дигэн структура тиештер булу мэселман оешмасында.По старинке эшлэргэ кирэкми, вакыт бутэн.
Приносим свои извинения нашим комментаторам. Все высказывания под данной публикацией были удалены администрацией сайта по просьбе РДУМСО. Слух не комментируется.