
Cугыш һәм хезмәт ветераны, 90 яшьлек Миңлерахман ШӘМСЕМӨХӘММӘТОВ.
Денис авылының челтерәп аккан инеш буендагы бер калкулырак урында ничектер аерымрак булып алты почмаклы йорт басып тора. Һәрвакыт шуның яныннан үтеп-китеп йөргәндә биредәге карт өянкеләр миңа шушы йорт хуҗаларының серле язмышы турында нидер пышылдыйлар сыман тоела иде.
Беркөнне түзмәдем, өйнең ишеген шакыдым. Мине инде шактый өлкән яшьтәге абзый каршылады. Миңлерахман Шәмсемөхәммәт улы Шәмсемөхәммәтов дип таныштырды ул үзен, сөйләшеп киттек, һәм мин бу кешенең гыйбрәтле язмышын укучыларыбызга тәфсилләбрәк сөйләргә булдым.
Миңлерахман Татарстанның Чирмешән районындагы Чегодай авылында дөньяга килә. Әнисе Нурдидә тиф авыруыннан аны — тугыз яшьлек малайны, һәм тагын дүрт баласын ятим калдырып, мәңгелек йортка күчкәч, әтиләре Шәмсемөхәммәт Сәкинә исемле безнең Денис авылы кызына өйләнә. Аның беренче хатыны Нурдидә дә шушы авылныкы булган икән.
Ә авылда тормыш алып бару көннән-көн кыенлаша. Халыкны көчләп диярлек яңа оештырылган колхозга кертәләр. Шәмсемөхәммәт абзый моңа каршы төшә. Гаиләнең атларын, сыер-сарыкларын алып чыгып китәләр, бөтен каралты-кураны сүтеп алалар. Тик балаларны кызганыптыр инде, бер бозауны калдыралар. Тик көз җитеп, кырларда урып-җыю башлангач, аны да коммуннар тартып алып суялар, колхозчыларга пешереп ашаталар.
Сәкинә ятим сабыйларга яхшы әни булырга тырыша. Аларны ач итми, ипи салып, ашлар пешереп ашата, ертык киемнәрен ямап, юып өсләренә кидерә. Ул бигрәк тә янында “әнкәй” дип, бөтерелеп һәр кушкан эшне җиренә җиткереп башкаручы Миңлерахманны үз итә. Бераз үсә тешкәч, малай Салейкино авылында дүрт ел көтү көтә, ә бу зур гаиләгә зур ярдәм була.
1941 елда сугыш башлангач, яшүсмер Миңлерахманны урман кисәргә җибәрәләр. Калын, күтәрә алмаслык бүрәнәләрне арбасына төяп ташырга туры килә аңа. Өстәвенә ачлык та интектерә бит әле. Шушы авырлыкларга түзә алмыйча, ул качып авылга кайта һәм бераздан авылның унҗиде егете белән бергә Миңлерахманны да фронтка озаталар. Ул Латвиядә элемтәче булып хезмәт итә башлый. Фашистларга каршы көчле сугышларның берсендә Миңлерахман яраланып госпитальгә эләгә. Дошман пулясы егетнең уң кулын үтәдән-үтә тишеп, сөякләрен чәрдәкли. Ярты елдан артык дәваланып та, кулындагы ярасы төзәлмәгәч, Миңлерахманны табиблар туган авылына кайтарып җибәрләр.
Ул гомере буе шушы яраланган кулы белән җәфалана. Ә фашистлардан бүләк булып калган пуля бары тик 25 елдан соң гына чыга. Егет шуннан соң гына терелеп, исәнләнеп китә.
Миңлерахман яраланып сугыштан кайткач, бер-ике ел авылда эшләп ала да биредәге ачлыкка, мохтаҗлыкка чыдый алмыйча, әти-әнисен калдырып, Урта Азиягә шахтага эшләргә китеп бара. Шунда ул Татарстанның Урсай авылыннан шулай ук эшкә килгән Хәят исемле кыз белән гаилә корып җибәрә. Авыру кулы гына тынгы бирми, интектерә. Яшь гаилә бераздан Юразан шәһәренә кайтып төпләнә. Бер-бер артлы туган дүрт бала аларга гаилә учагын сүндермичә яшәргә көч бирә, аны ныгыта гына. Биредә хәрби заводта слесарь булып эшләп тә, акча җитми башлагач, алар яңадан Ленинабад шәһәренә күченәләр. Балаларны үстереп, югары белем биреп, барысын да олы тормышка аяк бастыргач кына, Шәмсемөхәммәтовлар Минрахманның әнисенең туган авылы — Дениска кайталар, биредә йорт салып, тамырларын беркетәләр. Бәхетсезлеккә, Миңлерахман ага белән Хәят апаның өч улы да вакытсыз үлеп китә. Шуннан соң бу хәсрәтләргә түзә алмыйча, хуҗабикә үзе дә бакыйлыкка күчә.
Миңлерахман ага менә ун елдан артык инде берүзе генә яши. Дөрес, шәһәрдәге Зөлфия кызы, кияве Рөстәм, оныгы Шәүкәт аны ташламыйлар, янына еш кайтып йөриләр. Әнисе ягыннан туганнары да Миңлерахман аганы хөрмәт итәләр. Авылның социаль хезмәткәре – Эльмира Гайнетдиновадан да бик канәгать өлкән яшьтәге фронтовик.
Игътибар иткәнсездер инде, Миңлерахман аганың фамилиясе дә, әтисенең исеме дә бертөрле. Шәмсемөхәммәт абзый төпчек улы тугач, башка балаларыннан аермалы буларак, үз исемен Миңлерахманга фамилия итеп яздырган. Ул горурланып: бусы төпчек улым, мине карый торган булыр, төп нигез учагын сүндермәс, дип өметләнгәндер. Тик беребез дә язмышыбызны үзгәртә алмыйбыз шул.
- Әткәйнең Чегодайдагы нигезе әле дә исән. Ләкин авылда йортлар саны санаулы гына калып бара, туганнарыбыз да юк инде. Ә биредә – Денистә, алар бик күп. Барысы белән дә аралашып, ярдәмнәрен тоеп яшим. Без түгел, ашар ризык, эчәр су, аяк басып йөрисе җирләр һәм язмышлар идарә итә безнең белән, - дип сөйләде миңа туксан яшенә җитеп килүче Миңлерахман ага. Минемчә, аның сүзләрендә зур хаклык бар.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1570
Озын гомерле булыгыз!