Безнең илне киләчәктә ни көтә?

patriotizm1950нче елларда шундый сүзне еш ишетергә туры килә иде. Имеш, Сталин: «Америка беркайчан да сугышмады, киләчәктә дә сугышмаячак, тик бөтен дөньяны яулап алачак. Шуңа күрә без аннан көчлерәк булырга тиешбез», – дигән. Моны Сталин әйткәнме, әллә берәр күрәзәчеме, әмма монда хаклык зур. Инде мин белгәндә генә дә АКШ Русиянең географик картада булуын теләми иде. Бу, бәлки, элегрәк тә башлангандыр, бәлки Беренче бөтендөнья сугышыннан ук, бәлки, Алясканы «вакытлыча» АКШка сату көненнәндер. Ничек кенә булмасын, шушы мин белгән 80 ел аны дәлилләргә артыгы белән җиткән.

СУГЫШ БАШЫНДА КЕМ?

1939нчы елның 1нче сентябрендә Германия Икенче бөтендөнья сугышын башлап җибәрде. Әгәр Америка һәм Англия теләсә, бу сугыш башланмаска да мөмкин иде. Тик АКШ теләмәде генә түгел, киресенчә, бу сугышны СССРга каршы юнәлдерүгә ярдәм итте. Нәтиҗәдә, Германия ярты Европаны диярлек, шул исәптән, Парижны да кертеп, Франциянең өчтән ике өлешен яулап алды.

Ә инде 1941нче елның 22нче июнендә Гитлер Германиясе безнең илгә сугыш башлады. Бу сугышны да булдырмаска мөмкин иде, тик Америка теләмәде. Дөрес, ул СССР ягыннан икенче фронт ачачагы турында белдерү ясады, тик ачарга ашыкмады. Кайберәүләр: «Әгәр Америка икенче фронтны ачмаган булса, СССР 1941нче елда ук җиңелә иде», – дип язсалар да, ул Америка фронты булмады, ә тыл фронты иде. 1942нче елның сентябрь-октябрь айлары (Сталинград астында) илебез өчен иң авыр вакыт иде. АКШның анда да ярдәме тимәде. Билгеле, АКШ Германиянең җиңүен теләмәде, чөнки фашистик Германия социалистик ил булган СССРга карата күпкә куркынычрак иде. АКШның максаты – Германиянең җиңелүе, шуның белән бергә СССРның да хәлсезләнүе булды. Шуңа да ул Гитлер коалициясе белән СССРның ялгызы гына чәкәләшүен теләде.

СССР үзебезнең илне азат итеп, Германия басып алган илләрне дә фашистлардан чистарта башлагач, АКШ, әгәр СССР Германияне ялгызы гына җиңсә, Германиядә дә социализм урнашудан куркып, өлешсез калмыйм дип, көнчыгыш фронтта һөҗүм башлады.

СССР НИ ӨЧЕН ТАРКАЛДЫ?

Германия җиңелде, СССР да шактый йончыды. АКШ теләгенә иреште. Әгәр ул теләмәсә, Германия яңадан танк түгел, ау мылтыгы да җитештерә алмый иде. Ә СССРга сугыш җимерекләрен торгызуга күп дистә еллар үтәр, дип уйлады. Тик ялгышты. Совет халкы, сугыш вакытындагы кебек, могҗизалар тудырып, зур патриотизм белән сугыш җимерекләрен 4 елда торгыза алды. Ә алар күп, 70 мең авыл гына җимерелгән иде. Өстәвенә, 1949нчы елда СССР атом бомбасына ия булды. Алга таба, атом-төш энергиясен тыныч максатларда кулланып, космоска очып, көчле хәрби кораллар булдырып, АКШ белән тиңләште. Болар АКШны борчуга салды. Ә Кариб кризисы – АКШның хәрби сәясәте өлкәсендәге кризисның иң югары ноктасы. Ягъни АКШ Кубага сугыш игълан иткәч, СССР аннан сугыш башламавын үтенеп тормады: «Юк, башламыйсың», – диде һәм АКШның борын төбенә атом су асты көймәләрен илтеп туплады. Әнә шуннан соң инде АКШ сәясәтчеләре, югары түрәләре, ЦРУ җитәкчеләре уйга калды: «СССРны ничек юк итәргә, аннан ничек котылырга? Хәрби көч кулланып кына җиңеп булмаячак». Икътисадый санкцияләрнең дә файдасы тимәячәк, чөнки СССРның капиталистик илләргә бәйлелеге юк дәрәҗәсендә. СССРны юк итүнең бердәнбер юлы – аны таркату, дигән фикергә килделәр. Шушы максатны тормышка ашыру өчен АКШ йөз миллиардларча долларларын кызганмады һәм теләгенә иреште – СССР таркалды. Тик СССРдан аерылып чыккан бер генә ил дә мантымады, чөнки СССР таркалу белән, илнең икътсадый системасы җимерелде. Бу АКШ өчен зур җиңү булды, союз таркалу белән Варшава договоры да юкка чыкты. Ә аның составындагы кайбер илләрнең НАТО блогына өстәлүе – АКШ өчен икеләтә уңыш. СССР таркалып, аның байлыкларын бүлешкәндә, иң зур өлеш Русиягә тиде. АКШ монда да йоклап ятмады. Аның ярдәме белән бер төркем кеше илнең байлыгын үзара бүлештеләр, ә Русия хөкүмәте хәерчегә әйләнде. Моның белән АКШ тагын отты. Илнең икътисадый ярлылыгы өстенә, элекке идеология бетерелеп, яңасы эшләнмичә, аңа алмашка караклык, талау, көчләү, үтерү, наркомания, террор һәм коррупция килүе илне катастрофа кырына китерде.

РУСИЯНЕ ПАТРИОТИЗМ БУЛМАУ ҖИМЕРӘ

Соңгы 10-15 елда Русия тагын аякка басты. АКШ сәясәтчеләре, түрәләре һәм ЦРУ җитәкчеләре «Русиясез дөнья» булдыруның яңа юлларын эзли башлады. Шуның тагын бер әмәлен таптылар: Русиядә патриотизмны юкка чыгару, халыкны битарафка әйләндерү, хөкүмәткә һәм илгә ышанычсызлык тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы тарихын бозып күрсәтү һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата нәфрәт тәрбияләү юлы белән, Ватанны саклауның кирәксезлеген дәлилләү; чит илләргә, беренче чиратта, АКШка һәм Германиягә табыну, ул илләрдәге рәхәт тормышта яшәү өчен анда китүчеләрне зур геройлык эшләүгә тиңләү. Кыскасы, бернинди каршылык күрсәтмичә, АКШка буйсынырга кирәклекне ишарәләү. Болар өчен АКШ дистә миллиард долларын кызганмады. Әнә шул пропаганда бөтен Русия буйлап таралды. Ул Татарстанны да читләтеп үтмәде.

АКШның Русияне юк итү сәясәте белән бер як баррикадада торучылар, бүген Русия хөкүмәтендәге булган зур кимчелекләрне Ватанга сылтап, Ватанның хөкүмәт түгел икәнлеген оныттырып, Ватанга нәфрәт, битарафлык тәрбияләүне төп максат итеп куйдылар. Моның өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарын мәсхәрәләү, Бөек Җиңүнең дәрәҗәсен төшерү, Бөек Җиңүгә үкенү, Әфган сугышы ветераннарын мыскыллау, Бөек Җиңүнең бөеклеген пропагандалаучы, патриотик тәрбия алып баручылардан үч алу, фашистларны фәрештәгә тиңләп зурлау кебек гамәлләр һәм язмалар ешая башлады. Патриотик тәрбия темасына булган язмаларның эчтәлеген, темасын бозып үзгәртеп язалар. Ә менә баррикаданың АКШ һәм Көнбатыш илләре белән бер якта булучыларның: «Патриотизм юк ул, элек тә булмаган, сугыш вакытында да сугышчыларны атакага арттан офицерлар пистолет төзәп, куркытып җибәргәннәр», – дигән сүзләрен түкми-чәчми язалар. Монда ЦРУ агентлары үтеп кермәгән, дип кем дәлилли ала? Мондый гамәл Украинада яшь фашистларның 9нчы Май көнне һәйкәлгә чәчәк куярга килгән өлкәннәрне тотып кыйнауларыннан башланды, ә дәвамы Киев мәйданында булды. Бик кызганыч хәл, тик нишлисең. Фашистлар милли геройга әйләнде.

ФАШИЗМГА ЮЛ ЮК…

Ә менә Татарстанда моңа охшаш хәлгә үз вакытында каршылык күрсәтелде. Моның өчен Илфат Фәйзрахмановка рәхмәт. Республика җитәкчелеге аңа бурычлы, чөнки 2004нче елның 24нче декабрендә «Ватаным Татарстан»да басылып чыккан «Җиңмәдек без, җиңелдек» дигән фашистик пропаганда алып баручы мәкаләгә һәм «ВТ» журналисты Рәшит Минһаҗның сүгеп язган «Без җиңдек тә, җиңелдек тә» дигән язмасына карата, республика халкының соравын канәгатьләндереп, «Әйбәт гайбәт» телетапшыруында ачык бәхәс оештырды. Анда Рәшит Минһаҗ сугышта җиңүнең дәрәҗәсен төшерергә теләп ялкынлы сүз тотты. Ә мин фашизмның вәхшилекләрен мисаллар һәм Нюренберг процессы материаллары нигезендә фаш итеп, гаепләп чыгыш ясадым. Алар отпорны алды, тик тиешле нәтиҗәне ясамады. Әгәр Илфат Фәйзрахманов моны эшләмәгән булса, республикада ачыктан-ачык фашистик пропаганда киң колач алачак, республикабыз Русия күләмендә генә түгел, бөтен дөньяда оятка калачак иде. Казанда Универсиада үткәрү түгел, чит шәһәрдә үткән Универсиадага да татар халкын катнаштырмаска мөмкиннәр иде. Шуның өчен сезгә, хөрмәтле Илфат Фәйзрахманов, бөтен татар милләте рәхмәтле.

ПАТРИОТЛЫК КАЙДАН БАШЛАНА?

Мин бу язмада да «Безнең гәҗит»нең халык фикерен кыю яклый, күзен ачуга ярдәм итә торган газета буларак, Ватанның нәрсә икәнен, патриотизмның булуын ассызыклап, газета укучыларга, бигрәк тә яшьләргә аңлатасым килә. Патриотизм ул – Ватаныңны һәм халкыңны ярату, хөрмәт итү. Ә кем соң ул халкың? Халкың ул – син һәм синең гаиләң, якыннарың һәм туганнарың, иптәшләрең һәм дусларың, классташларың, хезмәттәшләрең һәм бергә хезмәт иткән иптәшләрең, авылдашларың һәм райондашларың, милләттәшләрең һәм ватандашларың. Болар – иң якын кешеләр. Аларны яратмаска мөмкинме соң?! Әгәр кеше үз әти-әнисен, туганнарын, авылдашларын, хезмәттәшләрен яратмаса, аны, бәлки, кеше дип тә атап булмас иде. Әнә шундый тәрбия булганда, 20-30 мең сум акча өчен үзләренә якын кешеләрне дә үтермәсләр иде, кечкенә генә низаг өчен пычакка барып җитмәсләр, хезмәттәге көндәшләрен яки, урынлы тәнкыйтьләгән өчен, журналистларны подъезд ишеге төбендә атып үтермәсләр иде.

ВАТАН НИ УЛ?

Ватанга килсәк, аны күпләр, кайсы аңламыйча, кайсы махсус, хөкүмәт белән бутый. Тик алар икесе ике төрле нәрсә. Хөкүмәт ул – дәүләтнең ил белән идарә итә торган органы. Аны икенче төрле Министрлар Советы яки Министрлар Кабинеты дип тә атыйлар.

Ватан ул – синең өең, мәктәбең, авылың, районың, шәһәрең, республикаң, туган илең, андагы барлык байлыклар: урманнар, сулар, җәнлекләр, балыклар, заводлар, фабрикалар, тимер юллар, электр станцияләре, җир, җир өстендәге барлык табигать байлыклары, җир астындагы файдалы казылмалар, нефть, газ. Болар – иң кирәкле, иң кадерле әйберләр. Ә иң кадерле әйберләрне күз карасы кебек саклыйлар. Ватанның әнә шул иң кадерле һәм кирәкле әйберләрен саклаучылар көнен, ягъни Армия көнен, Ватанны саклаучылар көне дип атау үтә дә табигый. Совет Армиясе һәм илебез халкы Ватанның әнә шул байлыкларын 1941-45нче елгы Бөек Ватан сугышында саклап калды да инде. Сугыш бетеп, 50 ел узгач, бу байлыкны кемнәрдер талап бетергән икән, монда җиңүнең ни гаебе бар?! Алай дип яла ягу нинди мәгънәсезлек!

Ватан турында язылганча тиешле тәрбия алып барылса, ил байлыгын талап, чит илгә озатучылар да, аңа хыянәт итүчеләр дә, коррупцияләр дә булмас яки бик сирәк булыр иде. Газеталарда «Ватан» сүзен мыскыллап, «изге ватан» дип язмаслар, яки Бөек Ватан сугышында фашистлар җиңсә, рәхәтрәк яшәр идек, дип, хөкүмәттәге кимчелекләр өчен, Ватанга нәфрәт тәрбияләмәсләр иде.

ИКЕЙӨЗЛЕЛЕК – ПАТРИОТИЗМГА ДОШМАН

Бүгенге Украинадагы вазгыятьне исәпкә алып, безгә уяу булырга кирәк, диясем килә. АКШ сәясәтчеләре дә, ЦРУ агентлары да, аларның долларларына табынучылар да йокламый. Быел АКШ хөкүмәтенең ЦРУга бирелгән 10 миллиард доллардан артык акчаның яртысыннан күбрәге Русиядәге тотрыклылыкны юкка чыгару өчен билгеләнгән, яртысыннан кимрәге башка илләрдә. Дөрес, Кырым һәм Севастопольнең мөстәкыйльлеген, Украинадагы урысларны яклап, илебезнең дистәләрчә шәһәрләрендә дистәләрчә мең кешенең митингларга чыгуында халыкның патриотизмы күренде. Тик гражданнар сугышы чорында аклар килсә – эшләпә киеп, кызыллар килсә, шлем киеп каршылаучылар күп булган кебек, андыйлар хәзер дә җитәрлек. Бүгенге коррупция аерым кешеләрне баету гына түгел, илне көчсезләндерү дә бит. Элек аны дошман тегермәненә су кою дип атыйлар иде, ә хәзерге битарафлык аркасында артык игътибар итүче юк. Ничек кенә мактасалар да, минем үзебезнең мөстәкыйль илебездә яшисем килә, югыйсә илебез – табигый байлыкларга иң бай ил! Бәлки, Сталин: «Без Америкадан көчлерәк булырга тиешбез», – диюе белән хаклы да булгандыр. Мин үзем дә шулай дим, чөнки безнең бит әле балалар, оныклар, якыннар, авылдашлар, милләттәшләр һәм ватандашлар бар.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.

Тукай районы, Иске Абдул авылы.

«Безнең гәҗит».


Просмотров: 1259

Комментирование запрещено