24 июльдә Самараның Опера һәм балет театрында сәүдә хезмәткәрләре көненә багышланган чарада өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Николай МЕРКУШКИН әлеге һөнәрнең лаеклы хезмәткәрләрен тәбрикләде. “Соңгы 20 — 25 елда сәүдә өлкәсендә без алга таба зур адым ясадык. Өлкәбездә сату мәйданнарының саны 1,5 мәртәбә артып, Идел буе федераль округында сәүдә итү буенча беренче урында торабыз”, — диде өлкә башлыгы.
Чынлап та, шәһәребездә дә яңа сәүдә үзәкләре ачылып, сатып алучыларның да сайлап алу мөмкинлеге күбәйде. Мондый конкуренция шартларында шәхси эшкуарларга үзләренең сәүдә нокталарын ачып, аларны табышлы итү бик җиңел түгелдер, әлбәттә. 30 ел сәүдә тармагында эшләгән милләттәшебез Гөлфия Романова (Вахитова) да бу турыда бик яхшы белә.
Казахстанда туып үскән һәм анда сәүдә техникумын тәмамлап, үз һөнәре буенча берникадәр тәҗрибә тупларга өлгергән ханым, гаиләсе белән Самара шәһәренә күчеп килгәч, биредә үз эшен башлап җибәрү теләге белән яна башлый. Теләгенә ирешүчән Гөлфия Романова озакка сузмыйча кирәк язуларны, акча юллагач, Самараның XX Партсъезд исемендәге урамында бер кечкенә бинаны арендага ала һәм биредә үзенең беренче сәүдә ноктасын ачып җибәрә. Тора-бара шәһәрнең төрле почмакларында аның шундый кибетләре барлыкка килә.
- Чит шәһәрдә ялгызыма эш башлап җибәрү бик кыен булды, билгеле. Әйтеп тә торасы юк, азык-төлек сатучы кибетләргә төрле тикшерү оешмалары ягыннан зур таләпләр куелганга, хәзер дә эшләве җиңел түгел. Халыкның ихтыяҗын беренче урынга куеп, азык-төлек продуктларының ассортиментын һәрвакыт төрләндереп торырга да кирәк бит, — дип сөйли Гөлфия ханым.
Аның кибетләрендә эшләүче сатучылар да Гөлфия Романованы җитәкче буларак мактыйлар.
- Гөлфия Исәтәй кызы кебек кешелекле җитәкчеләр сирәктер, минемчә. Ул безнең турыда һәрвакыт кайгыртып тора. “Сез миңа туганнарым кебек якын”, — дип, коллективыбызны бер гаилә кебек тату итеп саклаучы да ул. Без бергә җыелып уртак бәйрәмнәребезне үткәрәбез, кемдәдер кайгы-хәсрәт булса, бергәләп ярдәм итәбез, — ди сатучы кыз Лилия.
Гөлфия ханымның сатучыларына уңай эш шартлары тудырып, аларга игътибарлы булуның төп күрсәткече — аның кибетләрендә кадрларның еш алмашынып тормавыдыр, мөгаен.
- Сатучы булып теләсә кем эшли алмый. Өлгер, исәп-хисап ягыннан белемле булудан тыш, ул кеше белән аралаша да белергә, сатып алучылар белән елмаеп, ихтирам белән сөйләшергә дә тиеш, - ди җитәкче.
Бүгенге көндә Гөлфия Романова — артык зур булмаган дүрт кибет хуҗасы. Анда үсеп җиткән балалары да аның кул астында эшлиләр инде.
- Кызым кибетләремдә исәп-хисапны алып бара, ә улым — экономист, - ди ул горурлык белән.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1963