Берәүгә дә яңалык түгел: соңгы елларда Татарстан Республикасы көне дигәннең исеме генә калды. Бәйрәм атамасыннан «суверенлык, бәйсезлек алган көн» дигән сүзләр юкка чыкты, аның каравы Шәһәр көне дигәнен өстәп куйдылар. Казанның туган көнен дә 30нчы августка билгеләп, ике куянның койрыгын берьюлы тотарга хәл ителде. Хуш, монысы белән дә килештек.
30нчы августта чаралар уза торган нокталар буйлап йөреп, Республика көне рухын, татарлыкның ни дәрәҗәдә булуын, 90нчы еллардагы бәйрәм белән бүгенгесенең уртаклыгын барладык. Мактауга лаек бизәкләрен дә, тәнкыйть утына тотардай өлешләрен дә күрдек. Аларны сезнең белән дә уртаклашабыз.
Баштарак ду китереп рок-фестивальләр, урыс «йолдызлары» катнашындагы концертлар белән Кремль янында бәйрәм итә торган булсак, быел «Казан-Арена»га күчтек. Республика көне уңаеннан төп чара стадион каршындагы мәйданда үтәргә тиеш иде. Оештыручыларның һәм матбугат чараларының сүзенә ышансаң, ул шунда үтте дә. Тик мин генә моны сизмәдем…
Чарага бәйрәмнең кара якларын эзләү максаты белән бармадым. Киресенчә, уңай бизәкләр табу иде ниятем. Һәм мин аларны таптым да. Әйтик, стадионга барганда, биналарга Татарстан әләме эленгән булуын күреп, күңел күтәрелде. Аларның рәсми биналарга ихтыяри-мәҗбүри эленгән булуына, икенче көнне үк алынып атылачагына, күбесенең Русия байрагы фонында кечкенә һәм мескен булып күренүенә игътибар итмәскә тырыштым. Бәйрәмнең матур якларын гына күзләргә чыктым бит! Байрак дигәннән, 30нчы август көнне республика җитәкчеләре дә күкрәкләренә Татарстан әләме төсләренә буялган, урысча «Наша Республика: гордимся и любим!» дип язылган тасма тагып йөрде. Ул сәнгать әһелләрендә, мәктәп балаларында да күренде. Велосипед тәгәрмәченә, сумкаларга, аяк киеме бавына бәйләнгән Георгий тасмаларын якын киләчәктә Татарстан әләме алыштырса, аптырамыйк, җәмәгать.
Икенче матур күренеш: «Казан-Арена» каршындагы мәйданда республикада яшәүче төрле халыкларның көнкүрешен тасвирлаган чатырлар корылган иде. Соңгы арада аеруча еш телгә алына торган «Татарстан – толерант республика» дигән гыйбарәне сүздә генә түгел, эштә дә күрсәтү инде бу. Бик әйбәт, бик хуп. Һинд чатыры янында кызлар, сарига төренеп, фотога төште, төрекләр үз телләрендә җырлады, үзбәкләр халыкны музыка уен коралларында уйнап җәлеп итте, урыслар милли биюләренә өйрәтте… Бер дигән халыклар дуслыгы бәйрәме инде! Ни кызганыч, татар чатыры бу вакытта моңаеп, күләгәдә утыра бирде. Өстәлгә тезелгән чәк-чәк һәм өчпочмак белән генә кызыктырып булмый шул бүген. Дөрес, мин кайтырга чыкканда, безнең чатыр да «кузгалган», милли киемле кызларыбыз бер читтә тыйнак кына татарча биеп маташалар иде.
Республика көне уңаеннан уздырылган төп бәйрәм турында иде бит әле сүзем. Тамашада карарлык нәрсәләр булды: йөрәкле егетләр квадроциклларда трюклар күрсәтте, экскаваторлар биеде, нәниләр дөя һәм понига утырып йөрде… Моның ише чараларга беренче чиратта ашау өчен йөрүчеләр дуңгыз һәм бәрән итеннән пешерелгән шашлыктан авыз итте. Исерткеч эчемлекләрнең сатылмавын да әйтеп китәргә кирәк. Ләкин бу әле исерекләр булмады дигән сүз түгел, тик шунысына игътибар иттем: соңгы дүрт ел белән чагыштырганда, быел сәрхушләр әзрәк иде. Һәрхәлдә, төнге 12гә кадәр. Барысы да бар кебек, күңелле дә үзе, тик «республика, суверенлык, бәйсезлек» сүзләренә аваздаш түгел бит болар. Ике сәгать дәвамында Татарстан көне икәнлеген күрсәткән тотынып торырдай салам эзләдем. Кызганыч, тапмадым. Позитив эзләп чыккан идем, югыйсә…
Сәхнәдә «Республика һәм Шәһәр көне белән» дип татарча язылган сүзләрне күргәч, оештыручыларга рәхмәт белдерермен дигән идем… кире уйладым. Ник дигәндә, проекторда чекерәеп «шәЧәр көне» дигән сүз чыкты. Татар телен, шул исәптән берьюлы өч татар хәрефе булган бу сүзне дә төрлечә мыскыллаганнарын күргән булды, тик фантазиянең бу дәрәҗәгә үк күтәрелгәне юк иде әле. Урыс милләтеннән булган танышым: «Слушай, а разве в этом слове Ч пишется?» – дип аптырап куйды. Бездә зур чаралар алдыннан татарча язылган сүзләрне олпат галимнәргә яисә татар теле укытучыларына күрсәтергә әллә иренәләр шунда, әллә акча сорарлар дип куркалар. Һичьюгы татар теле бүлегендә укучы студентка күрсәтеп алсалар яки татар матбугатында эшләүчеләргә мөрәҗәгать итсәләр, гозерләрен кире кагар йә булмаса, акча сорап, түбәнчелеккә төшәр идекме инде? Урыс дустыма көлке булды, миңа – оят.
БӘЙРӘМДӘ ИКЕ ТАТАР БАР ИДЕ
Сәхнәгә елышкан берән-сәрән кеше арасында иң алгы рәттә Тинчурин театры артисты Нуретдин Нәҗмиев белән әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин да бар иде. Аларга да үземне борчыган сорауны бирдем: «Республика көне икәнлеге сизеләме?»
– Юк бит инде, юк. Шәһәр көне, диләр, тик бу Казанның туган көне түгел бит. Бүген – Татарстаныбызның ирек алган көне. Камил Исхаков шәһәрдән китте, аның белән бергә бәйрәмнең рухы да үзгәрде. Яшьлегем узган Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркына да бардым бүген. Менә яңартылган паркны ачу чарасы бик ошады. Анда татарлык та сизелде: милли киемле кызлар биеде, Әнвәр Бакиров көйләре яңгырады. Сөенеп кайттым, – дип сөйләде Нуретдин абый.
– Бер сәгать басып торабыз инде, әле бер татарча сүз дә ишетмәдек. Казан нинди шәһәр ул, татар шәһәреме, Татарстан башкаласымы? – дип сүзгә кушылды Тәлгать абый.
– 90нчы елларда бәйрәм ничек үтә иде?
– О-о, аны сөйләп бетерә торган түгел. Президент белән очраша, байраклар белән чыга идек. Хәзер аның эзе дә калмады. 90нчы елларда бу көн чын мәгънәсендә халык бәйрәме иде. Элек ул табигый үтә иде, ә хәзер – ясалма.
Бәйрәм рухы сизелми, дисәләр дә, Республика көненә ел саен чыгалар икән. «Без монда якында гына яшибез. Татарча сөйләшә торган ике татар булса да килсен инде ичмасам, дидек», – дип аңлатты Тәлгать абый. «ШәЧәр көне»нә алар да игътибар иткән, галимнең бигрәк тә кәефе кырылган иде. Алар концертның башланганын көтеп җиткерә алмады, китеп бардылар.
Ике сәгать дәвамында биш-алты инглизчә, бер урысча һәм бер татарча җыр тыңлагач, мин дә башка ноктага юнәлдем. 30нчы августта «Казан-Арена» янында узган чараны яшьләр көне, мини Сабантуй яки чиле-пешле рок-фестиваль дип һәм тагын теләсә ничек атап булыр иде, тик Республика көне дип кенә түгел. Заманына күрә шоу да кирәк, әлбәттә. Тик нинди бәйрәмгә җыелганны онытырлык дәрәҗәдә үк түгел бит инде! Мин төп чарада Президент Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясамасмы, республика халкына котлау сүзләре ирештермәсме, дип көткән идем. Булмады. Гомумән, бер җитәкче дә күзгә чалынмады. Бәлки, яшьлеген искә алып, селкенеп алырга теләгәннәре килгәндер дә, тик сәхнәгә чыгып, бәйрәм тәбрикләве әйтмәгәч, булганнарын да күрми-белми калдык. Рөстәм Нургалиевичка тел-теш тидерерлек түгел анысы: республика халкына язмача котлау юллады, көндез парк ачу тантанасында катнашты, бәйрәм хөрмәтенә аттырган салютны төшереп, «Инстаграм»ына тыгарга да онытмады. Президент язмача котлавында 30нчы августны Татарстанның төп бәйрәме дип атады. Тик аңа нәрсәдер җитмәде: хуҗабикә гаебе аркасында уңышсыз пешкән аш кебек. Ите дә, бәрәңгесе дә, токмачы да җитәрлек, шулпасы да мулдан, тик тозы булмагач, тәме юк…
Икенче елга – юбилей. Татарстанның бәйсезлек игълан итүенә – 25 ел. Инде Шәһәр көне дип тә әйтелгән икән, анысының да түгәрәк датасын билгеләп үтәчәкбез – Казанның оешуына 1010 ел тула. Хаталар өстендә эшләр, уйланыр, халык фикерен тыңлар өчен бер ел җитәргә тиеш тә кебек инде. Уйларга, халыкның сүзен тыңлап торырга теләсәләр, әлбәттә.
НӘРСӘНЕ БӘЙРӘМ ИТТЕК?
«Казан-Арена» каршында узган тамашадан иртәрәк китүемнең төп сәбәбе – беренче татар мюзиклы «Алтын казан»ны күрәсе килү. Шагыйрь Ренат Харис белән яшь композитор Эльмир Низамов бергәләп иҗат иткән әсәр бик тәмләп рекламаланды. Үзебезчә, татарча булуы, төп рольләрне дә яшь татар артистлары башкаруы, тамашаның Республика көнендә Казансу буендагы яңа гаилә үзәге янында узуы да кызыксындырды. Универсиада вакытында тәкъдим ителгән беренче татар либреттосы «Ак бүре»нең уңышлы үтүе дә хәтердә бит әле. Җисеменә туры килердәй бәйрәм күрергә тилмереп кителә башлаган күңелемә «Алтын казан», чыннан да, ямау булды. Мин музыка белгече түгел, шулай да беренче коймак төерсез иде, дип ышанып әйтә алам.
Тамаша кылырга татарларның гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә килүе сөендерде. «Зур» кунаклар арасында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин күзгә чалынды. Мәдәният елында мәдәният министрының мәдәни чарага килүе гадәти күренеш, әлбәттә. Башка министрларыбызга әллә вакыт, әллә теләк җитмәгән шунда…
30ы көнне социаль челтәрләр «Әйдәгез, бергәләп бәйрәм итик», «Ике егет ике кызны Шәһәр көнен күңелле итеп үткәрергә чакыра» ише игъланнар белән тулган иде. Берсенә, кызыксынып, бу көнне ничек билгеләп үтәргә җыенасыз, дигән сорау юлладым. Җавабы озак көттермәде: «Ә ничек бәйрәм итәләр соң?». Минем соравым аны аптыраткан булса, аныкы мине гаҗәпкә калдырды. Уемда булганны яздым: Республика көне икән, Татарстан әләме тотып, урам әйләнәләр, аннары үзебезчә, татарча итеп, өчпочмак белән чәй эчәләр, Президент котлавын тыңлыйлар, илебезнең матур киләчәге турында гәпләшәләр һәм Татарстан гимнын җырлап таралышалардыр инде. Эчеп исереп, телгә нәрсә килде, шуны акыра-акыра, шәһәр урамнарын җимереп «гулять» итү күз алдында тотылмыйдыр бит? Җавап бирмәде егет. Хәер, риторик соравыма нинди дә булса җавап язар дип көтмәгән дә идем. Бәйрәм итәргә кеше тиз тапкандыр ул. Иманым камил, дуслары белән байрак күтәреп, гимн җырлап та йөрмәгәндер. Безнең халык дөньяның артына тибеп күңел ачарга ярата бит – сәбәп кенә булсын. Ә монда сәбәбе дә саллы – Республика һәм Шәһәр көне!..
Быелның 30нчы августын да үткәреп җибәрдек. Бәйрәм чараларын оештыручылар, барысы да яхшы үтте, дип, җиңел сулап куйгандыр. Дөрестән дә, әйбәт узды бит, шөкер, гадәттән тыш хәлләр дә булмады. Кемнәрнеңдер хаталарына төртеп күрсәтеп, шәт, бераз гына пешекләп тә алганнардыр. Җиңелчә генә. Татар сүзләрен дөрес язмаганнарга кайчан җәза биргәннәрен күргәнегез бар? Ә Республика көненең исеме җисеменә туры килергә тиеш дип уйлаучылар, аеруча бәйрәмнең чыннан да бәйрәм булган вакытын, ягъни 90нчы еллар башындагысын хәтерләүчеләр тагын бер тапкыр үз-үзенә сорау биргәндер: без нинди республикада яшибез?..
Фәнзилә МОСТАФИНА.
«Безнең гәҗит».
Просмотров: 1465
ШЭЭЭЭЭП!!!