…”Аллаһыдан бирелгән һәр көнгә, тормышымның җитешлегенә, балаларымның ярдәмчеллегенә, тәүфыйклы булуына шөкер итеп яшим”, — дип сөйләде миңа үзе турында Фәттах Мәүлетов. Аңа хәзер сиксән биш яшь икән инде. Шуларның илле дүрт елын хезмәткә багышлаган. Сугыш елларында унбер яшендә эшли башлап, ул атлар да көткән, әтисе сугышка киткәч, әнисе белән сыерларын җигеп, кырдан көлтә, урманнан утын, элеваторга икмәк тә ташыган. Әнисенә һәм сыерга моның өчен колхоздан берәр килограмм бөртек бүлеп биргәннәр. Өстәвенә малкай җиде балалы зур гаиләне сөт-катык белән дә тәэмин итеп торган.
- Шушы сыерыбыз һәм бакчабыз ач үлемнән коткарып калды да инде ул елларда, - дип искә ала хәзер Фәттах ага.
Сугыштан соң Фәттах күрше Шенталы районы үзәгендәге училищеда укып, механизатор һөнәрен үзләштерә һәм Челно-Вершины районының Совет Норлаты авылында утыз елга якын механизатор булып хезмәт куя. Язын кырга чыгып китә дә, кырлардан уңышны җыеп, туңга сөреп бетергәч кенә әйләнеп кайта ул.
- Гыйльменурыма рәхмәт инде, алты балабызны да ул тәрбияләп үстерде. Ә мине ул һәрвакыт: «Әтиегез әнә нинди!» дип, үрнәк итеп күрсәтә торган иде. Шуңадыр да балаларыбызның барсы да эшчән, намуслы булып үстеләр, — дип исенә төшерә Фәттах ага.
Соңрак авылдашлары Фәттах Мәүлетовны үзләренең күмәк хуҗалыклары җитәкчесе итеп сайлап куялар. “Өч-дүрт сыйныф белем белән мин җитәкче булып эшли алмам!” — дип карышып караса да: “Син безне хезмәткә өйрәттең. Без синең биредә дә эшли алачагыңа ышанабыз!” — диләр аңа авылдашлары.
- Әтиебез җитәкче кеше булгач, без дә беркемнән дә калышырга тиеш түгел идек. Шуңа күрә башкалар икешәр гектарда чөгендер үстерсәләр, без гаиләбез белән өч гектар җирне эшкәртә идек, — дип сөйли күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән Фәттах аганың улы Марат әфәнде.
Колхоз рәисе вазифасын югары белемле яшь белгечкә тапшыргач, Фәттах ага Мәүлетов терлекчелек комплексында склад мөдире булып эшли башлый һәм унбиш елга якын өч мең ярым баш мөгезле эре терлекләрне фураж белән тәэмин итеп тора. Тырыш, намуслы хезмәте өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм бихисап Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
- Балаларым барысы да югары белем алып, халыкка хезмәт итәләр. Яраткан хатынымны җирләгәч, мин берүзем генә калдым. Балаларым үз яннарына яшәргә чакырсалар да, әлегә бармыйм. Чөнки тамырларым шушы төп нигезгә береккән бит. Мин ялгыз түгел. Өем һәрчак балаларым, тугыз оныгым, сигез оныкчыгым шау-шуыннан тынмый. Мин бик тә бәхетле кеше, — дип әңгәмәбезгә нокта куйды хезмәт ветераны Фәттах Фәхретдин улы Мәүлетов.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1322