
20 сентября на сцене КРК «Пирамида» соревноваться за выход в полуфинал будут лучшие татарские молодые исполнители. Всего 23 артиста, которых выбрали из многочисленных заявок, которые были присланы. Если в прошлый раз участие приняли только молодые таланты из Казани, то в этом году свои силы пробуют представители из Набережных Челнов, Заинска и Москвы.
В 2013 году в Международный телевизионный песенный конкурс тюрского мира прошел в Турции. От Татарстана тогда выступала талантливейшая певица Алина Шарипжанова, которая заняла первое место в полуфинале и четвертое в финале. Сегодня она горячо болеет за многих участников отборочного тура и желает всем удачи и стойкости.
- Представляете, какая огромная сцена в «ТатнефтьАрене» (там пройдет финал конкурса). Когда ты выходишь, просто теряешься от этого масштаба. У нас в Казани, к сожалению, не так много залов и не каждый исполнитель может позволить себе выступать на таких огромных площадках. Поэтому волнение естественно, но его нужно перебороть, для этого нужна стойкость. Когда ты уже на сцене, то должен донести через эмоции, голосовые данные то, о чем ты поешь до всех зрителей. Любая мелочь на сцене видна, каждая деталь очень важна, — поделилась Алина Шарипжанова.
По мнению организаторов, данный проект дает возможность талантливым молодым певцам стать известным не только в нашей республике, но и в других странах тюркского мира. Такие конкурсы мотивируют молодежь писать песни, снимать клипы, развивать родную эстраду.
Отборочные туры сейчас проходят во всех странах участниках: Боснии и Герцеговине, Албании, Румынии, Молдавии, Иране, Киргизии и др. Сегодня лучшего выбирают в Азербайджане.
Формат «Тюрквидения» почти во всем повторяет своего европейского собрата. Песня обязательно должна быть новой, ранее нигде не исполнявшейся. Конкурс предполагает соединение эстрады и народного исполнения. Однако, организаторы конкурса тюркской песни не проводят зрительского голосования, а победителя выбирает опытное жюри, состоящее по одному представителю от каждой страны-участницы.
Кроме денежного приза в 720 тысяч рублей победитель получает возможность раскрутится на всю Евразию, так как песню лучшего из лучших турецкий канал ТМВ-TV будет транслировать в течение года.
В «Тюрквидении» принимают участие страны и регионы России, в которых коренным населением являются тюркские народы. Так в этом году запланировано участие 20 стран, а нашу страну представят Татарстан, Башкирия, Хакасия и Саха.
Финал II Международного телевизионного песенного конкурса «Тюрквидение-2014» пройдет 21 ноября в «ТатнефтьАрене». Бюджет конкурса составляет порядка 4 миллионов долларов, 1 млн. выделил инициатор первого соревнования среди исполнителей тюркского мира в 2013 году турецкий телеканал ТМВ TV, остальные деньги — республика Татарстан.
* * *
20 сентябрьдә «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында «TURKVISION» төрки халыкларның эстрада җыр конкурсының икенче туры оештырла. Биредә татарның егермедән артык җырчысы арасыннан халыкара конкурста Татарстан данын яклаучыны сайлап алачаклар.
Бүген “Татмедиа” агентлыгында әлеге музыкаль проект уңаеннан матбугат очрашуы узды. Конкурсның җюри әгъзасы танылган җырчы Венера Ганиева: “Республика талантлы яшьләргә бай. Әнә шул талантларга иҗатта дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк. Җырчыларыбыз дөнья мәйданына чыгарга да тиеш. Иманым камил, «TURKVISION» конкурсында бары тик лаеклылар гына җиңәчәк!” — дип белдерде.
II Халыкара «TURKVISION» төрки халыкларның телевизион эстрада җыр конкурсының беренче сайлап алу туры төгәлләнде. Төрки проектта 90га якын җырчы катнашырга теләк белдерде. Жюри исә алар арасыннан бары тик 23ен генә икенче турга сайлап алды.
«Мәйдан» каналының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина белдерүенчә, телеканал тамашачылары ярымфинал һәм финал концертларын туры эфирда күрә алачак. Кабель челтәре булмаганнарга «Мәйдан» телеканалын карау өчен «Телекарта HD» иярченен тоташтырырга кирәк.
«TURKVISION» дөньяны шаулаткан «Евровидение»дән бер дә ким булырга охшамаган. Биредә төрки телле илләрнең эстрада җырчылары катнаша. Исегезгә төшереп үтәбез, беренче конкурсның финалы былтыр Төркиянең Искешәһәр каласында узган иде. ТӨРЕКСОЙның барлык мәдәни чараларын яктыртып баручы ТМB ТV каналы тырышлыгы белән оештырылган Халыкара проект төрки илләр арасында зур кызыксыну уятырга өлгерде дә инде.
Быел «Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» дип игълан ителү «TURKVISION» бәйгесен нәкъ менә Казанда уздырырга мөмкинлек бирде. Мәдәни башкала программасының иң әһәмиятлеләреннән саналган бу чара Казанны барлык төрки илләр арасында танытуда зур роль уйный. Чараны Татарстанның Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» агентлыгы, «Мәйдан» музыкаль телеканалы оештыра.
«TURKVISION» этник бәйге дә түгел, мөселман кагыйдәләре буенча да оештырылмый, ул төрки эстрада әсәрләрен башкаручылар арасында уза торган конкурс. Сәхнәдә халык җырларын башкару яисә милли киемнәрдән чыгыш ясау мөһим түгел, ди чараны оештыручылар. «TURKVISION 2014» Халыкара төрки җырлар телевизион конкурсы — төрки музыка, җырларны башкаручы барлык җырчыларны бер сәхнәдә җыючы халыкара проект. Бәйге төрки телле мәдәнияттә эстрада җыр жанрын үстерүгә зур этәргеч бирә.
Конкурс таләпләре буенча, анда катнашучы җырчы өр-яңа заманча һәм татар телендәге җыр тәкъдим итәргә тиеш. Кыскача гына әйткәндә, башка төрки милләтләр дә аңларлык эстрада җыры.
- Безнең телеканал юкка гына «Мәйдан» дип аталмый. Без иҗатчыларны бер мәйданга туплыйбыз, җыябыз, дуслыкны ныгытабыз. Барыбыз да төрки милләтләр — динебез бер. Төрки халыкларның җыр сәнгате белән татар халкының да даими танышып торуы — уңай күренеш, — дип саный Айгөл ханым. — Безнең телеканал — музыкаль ТВ, җыр сәнгате конкурсының бездә узуы дөрес күренеш. Узган елны үзебездә сайлап алу туры үткәреп, «TURKVISION»га Татарстаннан Алинә Шәрифҗанованы Төркиягә җибәргән идек.
Быел Халыкара проектта катнашырга теләк белдерүчеләр шактый күп, араларында сәләтлеләре дә юк түгел. Быел Татарстан данын кем яклар дигән сорау күпләрне кызыксындыра, тик чараны оештыручылар бу җәһәттән фаразларга киңәш итми.
“Татар җырчылары башка төрки башкаручылардан калышмыймы?”, дигән сорауга, “Мәйдан”ның баш мөхәррире болай дип җавап бирде:
- Һәр милләтнең үз бизәге бар, әлбәттә. Безнең татарның җыры моңы, гармуны булуы белән аерылып тора. Безнекеләр башкалардан калыша, дип уйламыйм. Тавыш мөмкинлекләре буенча безнекеләр көчлерәк тә әле. Әмма башка илләрдә эстрада алгарак киткән, безгә ул соңрак килгән, дип әйтсәк дөрес булыр. «Мәйдан ТВ»дан күзәтеп барган булсагыз, клип төшерү ягыннан да, күп кенә төрки илләрдә Ауропа стилендә, заманча һәм кыйммәтле клиплар төшерелә, аларның сюҗетлары бик тә бай! Ә безнекеләр, күбесенчә, примитив, бертөрле, арзанлы клиплар белән мавыга. Татар эстрадасының ярлылыгын ачып сала бу күренеш.
- Узган елгы сайлап алу туры белән чагыштырсак, быел нинди яңалыклар бар?
- Репертуарга килгәндә, узган елгы сайлап алу турында күбрәк төрки стильдәге әсәрләр, фольклор музыкасы һәм халыкчан җырлар белән катнаштылар. Шуның белән зур хата ясадылар. Татар милли бизәкләре, алымнары белән сугарылган, вокалистның тавыш мөмкинлекләрен күрсәтә алырдай заманча эстрада җыры булу шарт. Быел шунысы куанычлы, конкурсантлар әсәр сайлауга бик җаваплы караган. Ниһаять, вокаль-инструменталь төркемнәр дә күзгә чалына башлады. Сайлап алу турында шундый 5 төркем катнашачак!
20 сентябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында конкурсның икенче турына узган җырчылар катнашында зур концерт була. Шул ук кичне жюри «TURKVISION 2014» конкурсы финалында Татарстан данын кайсы җырчы яклаячагын игълан итәчәк. Бәйгенең ярымфинал һәм финал тантанасы 19 һәм 21 ноябрь көннәрендә Казанның «Татнефть-Арена» спорт һәм концерт комплексында узачак.
Просмотров: 1462