Мең яшә, яраткан Сызраныбыз!

foto_3_syzran_panorama

Сызран шәһәренең  431 еллыгын   6 сентябрьдә билгеләп үттек

Тарихтан билгеле булганча, бирегә беренче килеп утыручылар бу җирне “саз урын”   дип атаганнар. Ә соңрак халык телендә ул Сызран булып киткән. Бу исем 1683 елдан рәсми төстә телгә алына башлый.

Россиядә элек-электән Сызран шәһәре күренекле урын алып тора. Әле 1874 елда ук биредә Морша — Сызран тимер юлы төзелә. Уңдырышлы далалар уртасында утырган шәһәр анда үстерелгән икмәкне эшкәртеп, Россиянең төрле почмакларына җибәреп тору үзәгенә әйләнә. Инде 1914 елларда ук Сызранда тәүлегенә 60 мең поттан артыграк иген эшкәртелгән. Ә  индустриализация елларында Урта Идел буенда нефть иң беренче булып, шулай ук нәкъ биредә — Сызранда табыла.

Бөек Ватан сугышына Сызраннан 38 мең кеше фронтка китә, шуларның 131е — “Дан Ордены”на, ә 26сы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Соңгы вакытларда да шәһәребезнең даны арта гына бара. Мәсәлән, Әфган сугышында катнашкан 613 егет­нең 12енә Россия герое исеме бирелде, ә 243 егет төр­ле орден-медальләр белән бү­ләк­ләнде.

Шәһәребез бүген дә илебез тормышында актив катнаша. Авыр индустриянең флагманы булган “Тяж­­маш” заводы үзе­­нең югары сыйфат­лы продукциясе бе­лән бө­тен дөнья ил­ләренә таныш. “Пластик” заводы халык хуҗалыгын 60 төрле пластик товарлар белән тәэмин итеп тора. “Кардан” предприя­тиесе “Ав­то­ВАЗ”га кирәкле де­таль­ләр чыгару белән мәшгуль. Сыз­ранның нефть эшкәртү заводы да үзенең экологик чиста продукциясе белән бөтен илгә  билгеле. “Нефтемаш”, “Октан-транзит” кебек предприятиеләр дә үз­ләренең продук­ция­ләре белән мактана алалар. Ә Сызрандагы белем йортларын санап бетереп тә булмый. Мәсәлән, вертолетлар училищесы белән таныштыру өчен генә дә зур китап язарга кирәктер, минемчә.

Менә шушы безнең яраткан Сызран шәһәребез ел саен үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аның быелгы 431 еллыгын без 6 сентябрьдә үткәрдек. Көн кояшлы, җил-яңгырсыз, бик тә җылы булды. Бөтен шәһәр халкы — яше-карты, урамнарга, үзәк мәйданга, “Гномик” балалар паркына бәйрәм итәргә чыкты. Күп мәйданчыкларда концертлар күрсәтелде, төрледән-төрле уеннар үткәрелде. Халык бер-берсенә изге теләкләр генә теләде, ә бу барсының да күңелендә изге тойгылар, хисләр уятты. Сәүдәгәрләр, эшкуарлар бәйрәмгә үзләренең товарларын сатарга алып чыкканнар иде. Сәүдә рәтләрендә бәрәңге-кишердән башлап, ит, бал, май, башка азык-тө­лек, промышленность товарлары, олы­­лар һәм балалар киемнәре һәм башка кирәк-ярак­ларны сатып алырга мөмкин иде. Шәһәрнең балалар паркында һәр милли оешма үзе­нең милли азык­лар күргәзмәсен оештырган. Монда милли киемнәргә киенгән мордва, немец,   чуваш һәм башка милләт вәкилләре ял итүчеләргә шул ризыкларны авыз итәргә тәкъдим итеп тордылар. Ә без­нең татар ашлары күргәзмәсе баш­калар арасында һич кенә дә тел-теш тидерерлек тү­гел иде. Биредә гөбәдия, өчпочмак, чәкчәк сыйлары, ак күмәч кебек ризыкларны бары тик татарлар гына тәкъдим иттеләр. Шәһәребез администрациясе башлыгы Ни­колай Лядин һәр милләтнең күргәзмәсен карап йөргәндә, безнең сылу кызыбыз  Суфия Әмирова аны икмәк белән, ә гармунчыларыбыз Рәшит Тимербулатов белән Рөстәм Үзбәков татар көйләрен уйнап, каршы алдылар. Бу өстәлне төзүче Зөбәрҗәт Байбикова зур кунакны татар милли ризыкларының һәркайсын авыз итеп карарга чакырды. Соңыннан: “Ничек, ошадымы?” — дигән сорауга ул: “Мондый тәмле сый турында ике сүз белән әйтеп тә булмый. Әйе, татарның милли ризыклары бик шәп”, — дип җавап бирде.

сызрань

Кунакларны җыр, гармун моңы белән каршы алу.

Дөрестән дә, һәр милләт үзенең аш-су өстәлен нык тырышлык белән әзерләгән иде. Биредә концерт номерлары да, милли киемнәр дә шуны әйтеп тордылар.

Икенче көнне, 7 сентябрьдә, шәһәрнең һәр төбәгендә депутатлар карт-корыларны чәй  өстәлләре янына җыйдылар. “Төзүчеләр” мәдәният йортында шундый мәҗлесне Сызран шәһәр думасы депутаты Илдус Гаяз улы Гыйльманов оештырган иде. Кичәне нәфис сүз остасы Суфия Әмирова, гармунчылар Рәшит Тимербулатов белән Рөстәм Үзбәков алып бардылар. Программа җырлар, биюләр белән үрелеп төзелгән иде.

Менә шулай бик матур итеп, без яраткан шәһәребезнең туган көнен билгеләп үттек.

Озак яшә, мең яшә, яраткан Сызраныбыз!

Рәис БИГЛОВ.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1703

Комментирование запрещено