Күптән түгел никах мәҗлесендә катнашырга туры килде. Өлкән генә авыл агае яшь парларга изге теләкләрен юллап никах укыды, соңгы көчен җыеп, яшьләрне олы тормыш юлына бастырды. Тавышы көчкә генә чыга, сизелеп тора, хәле юк. Исем китте. Нигә башка кешене чакырмадылар икән, дип утырдым. Соңыннан бу хакта үзләренә дә әйттем.
– Шушы бабаң исән-сау гына булсын, ул бакыйлыкка күчсә, нәрсә эшлисе булыр. Авылда укый белүчеләр юк, без аны каян табыйк?! Читать полностью