Быел «Самара Җәясе» милли паркы үзенең утыз еллык түгәрәк датасын билгеләп үтә. Шул уңайдан журналистлар өчен пресс-конференция һәм Самара Җәясе буенча сәяхәт оештырылды
Самара Җәясе — безнең өлкәнең генә түгел, Россиянең дә иң матур урыннарының берседер. 127186 гектар җирдә үсә торган меңләгән төр үсемлекнең 12се тик Жигули тауларында гына бар, кайбер җәнлекләр дә биредә борынгы заманнардан бирле яшәп киләләр. Шулай ук Себер урманнарында һәм Азия далаларында яшәүче хайваннар һәм кошлар да Идел буенда икенче йортларын тапканнар һәм биредә үзләрен бик яхшы хис итәләр. Аларның күбесе Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Читать полностью