С 15 ноября по 15 декабря в Доме культуры «Чайка» (г.Самара, пос.Управленческий, ул. Сергея Лазо, 21) в рамках многонационального проекта «Двенадцать месяцев» пройдут Дни татарской культуры.
21 ноября в ДК откроется выставка живописи татарских авторов (члена Союза художников России Нурхатима Зарифовича Бикулова, члена Союза художников «Палитра», аксакала СОТО «Туган тел» Азата Камиловича Надирова, учителя истории и обществознания школы «Яктылык» города Самара Вагиза Габбасовича Хайруллова, художник-декоратор Самарского театра оперы и балета Дили Фаатовны Каримовой), 23 ноября состоится концерт ансамбля песни, танца и поэзии «Ялкынлы яшьлек», 29 ноября пройдет показ музыкального спектакля «В субботу вечером» Атнинского государственного драматического театра РТ.
* * *
Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 ел ахырына якынлаша. Ләкин мәдәни чаралар дәвам итә әле. Мәсәлән, Самара шәһәренең мәдәният департаменты ноябрьдә мәдәният айлыгы үткәрергә тәкъдим итте. Шушы уңайдан Управленческий бистәсендәге “Чайка” Мәдәният йорты (Сергей Лазо урамы, 21) коллективы бу эшкә зур энтузиазм белән алынды һәм бай программа төзеде. Ә шушы Мәдәният йортында иҗат итүче “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле үз юнәлеше белән китеп, өлкә ”Туган тел” татар җәмгыяте ярдәмендә татар мәдәнияте айлыгын уздырырга алынды.
Айлык кысаларында 21 ноябрьдән биредә татар рәссамнары күргәзмәсе эшләячәк, 23 ноябрьдә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең күп кенә яңа яшь артистлар катнашында зур концерт программасы күрсәтеләчәк (башлана 16 сәгатьтә). 29 ноябрьдә Татарстанның Әтнә дәүләт драма театры татар тамашачысына үзенең “Шимбә көн кич белән” дип аталган музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Ул дә шул ук вакытка, 16 сәгатькә билгеләнгән.
Татар сәнгатен сөючеләрне Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелүче барлык чараларга да чакырабыз!
Белешмәләр өчен телефоннар: 312-73-88, 8-937-063-36-60.
Бар дөньяга сибелеп яшәүче татар кардәшләребезнең рухи кыйбласы, ватаны булган Татар иленең иң гүзәл бер почмагында Әтнә төбәге бар. Зыялыларыбыз аны “Татарның алтын бишеге” дип әйтергә ярата. Милләтебезнең телен, динен, моңын саклаган, мәгърифәтле-мәдәниятле як ул. Халкыбызга бөек Тукайны, Мәрҗанине, Сибгат Хәкимне биргән, татар театрына дистәләгән талантны үстергән Әтнә җире бүген дә саф татар районы буларак яши бирә. Нәкъ менә шушы җирдә, шушы төбәктә 95 еллык
тарихы булган Әтнә театрының булуы, бүгенге көндә Г.Тукай исемен йөртүе үзе үк күп нәрсә хакында сөйләми мени?! Ерак 1918 елда нигез салынган, иң авыр, болгавыр заманнарда да исән калган, узган гасырның 50-60нчы елларында ук инде Мәскәү, Ульян, Йошкар Ола сәхнәләрен шаулаткан, Бөтенсоюз күләмендә лауреат исемен яулаган театр бүген дә гөрләп үз эшен дәвам итә. Әле алай гынамы?! 2011 елны Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов фатихасы белән дәүләт статусы алып, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры буларак халкыбызга хезмәт итә, яңа үрләр яулый. Шанлы тарихы, күркәм традицияләре булган Әтнә театры быел үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге чара татар дөньясында киң яңгыраш тапты, театрыбызны бәйрәме белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният министры Айрат Миннемулла улы Сибагатуллин кебек мөхтәрәм шәхесләр тәбрик итте. Тантанада театрыбыз әһелләренә дәүләт бүләкләре – Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Радикович Фазлыевка “ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе”, театрыбыз артисты Гөлия Сибгатуллинага “ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре” исемнәре бирелде, берничә артистыбызга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге бүләкләрне театрыбызны республика дәрәҗәсендә тану, хөрмәт билгесе итеп, яңа уңыш, яңа ачышларга фатиха буларак кабул иттек.
Әтнә театры чын мәгънәсендә милләтебез сагында тора — Казан, Татарстан тамашачыларын гына түгел, менә ничәнче ел рәттән Себер, Ырымбур якларында сибелеп яшәгән милләттәшләребезне дә иң уңышлы премьералары белән кинәндерә, татар рухына, кан-кардәшләренең җан җылысына сусаган Мәскәү тамашачысына яшәү көче, онытылмас күңел кичерешләре бүләк итә. Күңелләрне инде бүгеннән үк дулкынландыручы тагын бер сөенечебез – безнең, ниһаять, Самар өлкәсендәге кан кардәшләребез белән дә очрашу хыялыбыз тиздән чынга ашарга тора. Җаныбызда бөреләнгән ниятебез милләттәшләребез белән шатлыклы очрашуга, өметләребез гамәлләргә, уйларыбыз сөенечле нәтиҗәләргә әверелер дип, ихлас ышанабыз.
Быелгы театраль сезоныбыз Г.Хугаевның “Шимбә көн кич белән” водевиле белән ачылып китте. Җырлы-биюле спектакльләрне аеруча якын иткән тамашачыбыз премьераны бик җылы кабул итте.
Спектакль театрыбызда атна саен уйнала, шул ук вакытта районыбыз авылларында, күрше-тирә район сәхнәләрендә – һәрчак аншлаг белән үтә. Әсәрдәге бай юмор, кызыклы образлар, үзенчәлекле декорация, музыка, җыр, бию – зәвыклы-зыялы, чын татар тамашачысы өчен. Моңа кадәр татар сәхнәсендә “Кара чикмән” әсәре белән таныш драматургның “Шимбә көн кич белән” пьесасына алынуыбыз өметебезне аклады, Әтнә театры репертуарында яңа сәхифә, яңа ачыштабышларга бай спектакль туды.Әнә шуңа да яңа премьерабызны Самара өлкәсендәге милләттәшләребезгә дә тәкъдим итәсебез, ихлас йөрәктән күрешәсебез, күңел тәрәзләрен ачып куеп очрашасыбыз килә.
Әтнә театры администрациясе.
Просмотров: 3126