Календарь призван возродить татарские наименования месяцев / Татар календаре чыгарырга акча җыялар

full_photo-320x241

…Январь в календаре будет обозначен как акман, март – яңарыш или нәүрүз, сентябрь – билек, октябрь – каракөз и т.д.

Студия Мардизайн и Всемирный форум татарской молодежи запустили сбор средств на выпуск нового Татарского календаря на 2015 год посредством краундфандинга. Сбор средств идет на популярном сайте Бумстартер.

Над новым татарским календарем работают двенадцать художников из разных городов России – каждая страница календаря будет украшена яркой иллюстрацией от современных художников. В календаре будет представлена графика, живопись, кожаная мозаика, а также керамика. Так, свое согласие на создание календаря уже выразили такие известные мастера как Булат Гильванов, Наиля Кумысникова, Альфия Замилова, Сагида Сиразиева, Ильдус Муртазин. Из молодых художников идизайнеров, успевших приобрести популярность среди татарской молодежи Гузель Гарипова, Ляйсан Марданшина, Назим Исмагилов, Тимур Гимранов, Любовь Шигабутдинова и Алия Сабитова.

Помимо объединения татарских художников/дизайнеров и популяризации современного татарского искусства, «Татарский календарь-2015» также ставит перед собой цель возрождения утраченных татарских наименований месяцев года. К примеру, январь в календаре будет обозначен как акман, март – яңарыш или нәүрүз, сентябрь – билек, октябрь – каракөз и т.д.
image014
“Все художники работают бесплатно, за идею – в целях популяризации татарского искусства”, отметила ИА IslamNews заместитель председателя Всемирного форума татарской молодежи Гульназ Бадретдин.
* * *

“Татар календаре” ай исемнәренең милли аталышын янәдән кулланышка кайтара. Мардизайн студиясе һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңа 2015 елга “Татар календарен” бастырып чыгару өчен краудфандинг ысулы белән акча җыя.

Проект популяр Бумстартер сәхифәсендә алып барыла. Татар календаре дөнья күрсен өчен 43 мең сум күләмендә акча кирәк. Шуның 29 меңе инде җыелган. Акция 10 ноябрьдә тамамлана. Аңа кадәр калган 21 көн эчендә җитәрлек акча табылмаса, булган сумманы спонсорларга кире кайтарырга туры киләчәк, дип хәбәр итә проект авторлары.

Календарьне бизәү эшендә Россиянең төрле шәһәрләреннән рәссамнар катнаша. Унике ай – унике рәссам – унике кабатланмас сәнгать әсәре. Алар татар дөньясын сынлы сәнгать, графика, күннән каеп эшләү, керәч (керамика) техникаларындагы әсәрләре аша сурәтли.

“Татар календаре-2015” милли темада эшләүче рәссамнар, дизайнерларны берләштерә, заманча татар мәдәниятен популярлаштыра. Алай гына да түгел, шушы проект ярдәмендә оештыручылар борынгыдан татарларда кулланылып килгән ай исемнәрен әйләнешкә кире кайтару максатын да куя. Мисал өчен: гыйнварь ае календардә акмән дип аталачак, март — яңарыш яисә нәүрүз, сентябрь – билек, октябрь – каракөз һ.б.

Календардә шулай ук Россиядә, татарларда һәм мөселманнарда каралган бәйрәм көннәре дә билгеләнәчәк. Моннан тыш, оештыручылар вәгъдә иткәнчә, елнамәне бастырырга 50 мең сумнан да ким булмаган күләмдә матди ярдәм күрсәткән кешенең туган көне дә билгеләп куелырга мөмкин.

Бөтен акча календарьне 100 данә итеп бастыруга тотыла, бу бәягә салымнар һәм башка түләүләр дә кертелгән. 30 календарь аны бизәгән рәссамнарга һәм оештыручыларга тапшырылачак.

Проектка 100 сумнан башлап чикләнмәгән күләмдә сумма белән ярдәм итәргә була. 300 сумнан да ким булмаган кертем белән катнашучыларның һәрберсенә, календарьгә өстәп, Mardesign студиясеннән татар открыткалары җыентыгы бүләк ителәчәк.

Әйтеп узганча, “Татар календаре-2015” – уникаль басма. Һәр бите – аны бизәгән рәссамның иҗат җимеше. Дизайнерлар арасында Татарстан Республикасында мәшһүрлек казанган сәнгать осталары белән беррәттән, студентлар һәм сәнгатьтә юлын башлап кына җибәргән иҗатчылар да бар. Календарьне бизәүдә танылган сәнгать осталары Булат Гыйльванов, Наилә Кумысникова, Әлфия Җәмилова, Сәгыйдә Сираҗиева, Илдус Мортазин катнашты. Басмада шулай ук яшь дизайнерлар – Гузәл Гарипова, Ләйсән Мәрдәншина, Назыйм Исмәгыйлев, Тимур Гыймранов, Любовь Шиһабетдинова һәм Алия Сабитова әсәрләрен күрергә була. Әйтергә кирәк, календарне бизәү эшен алар түләүсез башкара, бу – сәнгать осталарының татар мәдәниятен үстерүгә керткән шәхси өлеше булачак.

Тәүге тапкыр “Татар календаре” узган 2014 елда дөнья күрде. Беренче басманы Мәскәү, Казан, Уфа, Новосибирск, Санкт-Петербург һәм Бөек Британиядән креатив татар яшьләре – иллюстраторлар, дизайнер, архитекторлар, шулай ук классик сынлы сәнгатьтә иҗат итүче рәссамнар бизәде.

Татар календаре табыш китерсен өчен эшләнми. 2014 ел календарен сатудан кергән бөтен акча милли сәнгатьне үстерүгә, яшь татар дизайнерларының башка проектларына ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк, грантлар рәвешендә бүлеп биреләчәк, ди Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин. Проектка Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Омск, Төмән һәм башка шәһәрләрнең, шулай ук Казахстанның да татар яшьләре кушылды инде.

intertat.ru

Просмотров: 1284

Комментирование запрещено