Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин принял в своей резиденции молодых активистов-мусульман, намеревающихся совершить в 2015 году хадж на велосипедах. В святые места планируют отправиться пять молодых людей. Они сами выступили с этой инициативой. Начать путь в Мекку планируется с Болгара.
О своей мечте молодые люди сегодня рассказали муфтию. Они подчеркнули, что на их взгляд только за долгое время в пути человек может полностью обдумать свое прошлое и осознать свое приближение к Аллаху.
Сейчас молодые мусульмане ищут спонсоров для своей поездки. На сегодняшний день их идеей заинтересовалось одно из крупнейших предприятий Татарстана.
В путь паломники собираются отправиться 25 июня 2015 года. По подсчетам молодых людей, им предстоит преодолеть 5400 км по маршруту Россия – Азербайджан – Иран – Ирак – Кувейт – Саудовская Аравия.
Кроме того, мусульмане собираются снять документальный фильм – историю путешествия в хадж, сообщает пресс-служба ДУМ РТ.
* * *
ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 2015 елда хаҗ сәфәренә велосипедта сәфәр кылырга теләгән яшьләр белән очрашты. Биш мөселман егете Мәккәгә изге сәфәрләрен Болгардан башларга ниятли. Мөфтинең яшьләр белән очрашуында “ДУМ РТ Хадж” программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин да катнашты.
Яшьләр фикеренчә, озын-ерак юл узганда гына кеше үзенең үткәне хакында уйлана, яңа җирләрне уза-уза Аллаһка якынаюын тоя.
“Безнең бабаларыбыз өчен хаҗ кылу 5 мең чакрым араны еллар дәвамында узу булган. Бернигә карамастан, изге җирләргә чыгып китү, күп сандагы каршылыкларны үтү, әлбәттә, зур тәвәккәллек сорый. Бу сәфәр эчке дөньяң турында уйланырга, гөнаһлардан арынырга, үзеңдә үрнәк сыйфатлар тәрбияләргә һәм кире өйгә яңа туган сабый бала төсле булып кайтырга ярдәм итә. Моны бер аэропорттан икенче аэропортка очып төшү белән генә чикләргә ярамый. Югары тизлекләр заманында ихласлык җитми”, — дип, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар алар.
Хәзерге вакытта егетләр сәфәр кылырга иганәчеләр эзлиләр. Алар белән «КАМАЗ» оешмасы кызыксынган.
Изге сәфәргә егетләр 2015 елның 25 июнендә кузгалырга җыеналар. Исәп-хисапларына караганда, 5,4 мең чакрым юл үтәргә кирәк булачак. Маршрутлары: Россия-Әзербайҗан-Иран-Күвәйт-Гарәбстан.
Сәфәрләре вакытында яшьләр документаль фильм төшерергә җыеналар. Шул рәвешле Хаҗ юлын – Аллаһка якынаю юлын күрсәтергә телиләр, дип “Татар-информ”га хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Просмотров: 1734
Афәрин! Яшьрәк булсам, мин дә кушылыр идем!