Мәчеттә татарны эзләп табу әлегә кыен

скачанные файлыБар бит бу дөньяда шун­дый эшлекле, курку бел­мәс, горур җанлы, Алла­һы­ның берлегенә ышанып, башкаларны да шуңа инан­дырып яшәтүче ке­шеләр. Илаһи Ходаем, андый­лар күбрәк булсын иде, ди­гән теләктә калыйк. Хак ди­небезне халык ара­сында та­нытуга, үстерүгә үз көч­ләрен жәлләмәгән мил­ләт­тәш­лә­ремне очратып сөй­ләшү — үзе бер бәхет, үзе бер могҗиза.

Сүз Новокуйбышевски шә­­һәре мөселманнары оеш­ма­сы рәисе, имам-хатыйб Әх­мәткәрим Сәгыйрь улы Минекаев турында. Җиргә нык басарга, үтемле сүз әйтергә әтисеннән өйрәнгән абыебыз моннан нәкъ 16 ел элек татар җәмәгатьчелеге каршында мәчет төзү мәсьәләсен күтәреп чыга. Өч меңнән артык мөселман кардәшләребез яшәгән шәһәрдә нигә мәчет төземәскә?! Ләкин бу артык җаваплы эшне ялгызы ерып чыга алмас, дигән сүзләр халык арасында йөрмәде түгел, йөрде.

Аллаһы кушса, бар нәрсә дә үз урынына утыра, диләр бит. Юристларга, шәһәр һәм өлкә хакимиятләренә йөреп, төзеләчәк мәчет өчен тиешле документларны хәстәрләүгә күпме көч, вакыт киткәнен Әхмәткәрим ага үзе генә беләдер.

Ниһаять, 2005 елда Новокуйбышевскида манаралы матур мәчет бинасы калкып чыга. Бу көнне әйтерсең лә бирегә җиде кат күкләрнең бөтен фәрештәләре җыелган иде. Олысы-кечесенең күзләрендә шатлык балкып торды.

Еллар тиз үтә шул. Шәһәрдә мәчет ачылганга тугыз ел булды инде. Сиксән яшенә китеп барган аксакаллы, юмарт күңелле абыебыз киләчәккә нинди планнар корып яши икән бүген? Бу турыда миңа Әхмәткәрим хәзрәт Миникаев белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.

- Әхмәткәрим хәзрәт, сез кайсы якларда туып үстегез? Күңелегездә дингә җылы ка­раш кем уятты?

-Туган төбәгем — Та­тар­станның Чирмешән районы җитмеш йортлы Әмир авылы. Ун балалы гаиләдә сигезенче сабый булып дөньяга аваз салганмын. Әтием авылның иң оста тимерчеләренең берсе иде. Чүкеч аның кулында гел уйнап кына торды. Тимердән, бакырдан, җиздән һәм башка төр металлдан күз явын алырдай, көнкүрештә кирәк-яракларны җитештерүе кемнең генә күңел кылларын чиртмәгәндер. Ти­мерчелектә әтинең кулыннан килмәгән эш булмагандыр, мөгаен. Яшүсмер чагында ул атаклы муллалар әзерләгән Кизләү мәдрәсәсендә (хәзер Татарстанның Нурлат районы) дин сабакларын өйрәнә.

Биредә халкыбызның бөек улы, дин галиме, мәгърифәтче, тарихчы, публицист, Россиядә баш мөфти вазифасын башкарган Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре дә ислам дине нигезләрен өйрәнеп йөргән, дип сөйлиләр. Әтиемнең тәҗ­вит кагыйдәләренә туры китереп, Коръән сүрәләрен яттан сөйләве бүгенгедәй хәтеремдә. Шунысы кызганыч, ул безнең арадан бик тә иртә китеп барды.

- Новокуйбышевскига ни­чек килеп эләктегез?

- Бу язмыш җилләре кешене кая гына илтеп ташламый, ни генә эшләтми! Армиядән кайткач, бәхет эзләп, Пермь төбәгенә кадәр барып чыктым. Березники шәһәре заводларында ничәмә еллар хезмәт куйдым. Яшьлек мәхәббәт дөньясы белән тулган. Сөйгән кызым Люция белән өйләнешкәч, кызыбыз Әлфия дөньяга килде. 1961 елда исә гаиләмне ияртеп Новокуйбышевскига күчеп килдек. Биредә икенче кызым – Рамилә һәм улым Марат туды.

- Әхмәткәрим хәзрәт, шә­һәрдә төзелгән мәчет — тормышыгыз җимеше, дип әйтсәң дә дөрес булыр. Бу зур эшне башкарып чыгуыгыз бүген дә күңелегездән кит­мидер?

-Төзелеш эшләре башланыр алдыннан Самара өлкәсе мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин тарафыннан әйтелгән сүзләр хәтеремә килә: “Әхмәткәрим, мәчетне бер үзең төзеп җи­бәрсәң, ап-ак сакаллы изге карт булып, тарих битләренә кереп калачаксың. Ә инде попечительләр советы җыеп, эшкә күмәкләшеп керешәсез икән – тарткалашып, судлашып бетәчәксез”, — диде ул.

Шулай да баштан эшләрне күмәкләшеп оештыру ягын кулай күреп, попечительләр советы оештырылды. Тик эшләр алга таба бармады. Сүз боткасыннан ерак китә алмагач, уңышлар турында нинди сүз булуы мөмкин?! Һич тә икеләнмичә мәчет төзүнең оештыру эшләрен үз җилкәмә салдым. Дөрес, бу адымым белән килешмәүчеләр дә булды. Җыеп әйткәндә, Вагыйз хәзрәтнең төпле фикеренә тагын бер тапкыр инандым.  Дин юлында куелган бу эшне башлап ахыргача бер ялгызым ерып чыгуымны кайберәүләр бөтенләй аңлап бетермәде. Тугыз ел вакыт үтеп китсә дә, нигәдер мин моңа үзем дә ышана алмыйм. Мәчет төзү үзе бер могҗиза икән. Шулай да кырыс холыклы, тугрык­лы, үзсүзле булуым, ялганны кичермәвем һәм озак еллар төзелеш объектларында, җирле предприятияләрнең тәэминәт бүлекләрендә эшләп туплаган зур тәҗрибәм моңа сәбәпчедер. Әйтергә генә җиңел ул. Мәчет төзер алдыннан ничә еллар буе шәһәр, өлкә хакимиятләре бусагасын таптадым. Зур тү­рәләрнең “алтын ишек”ләрен ничәмә тапкыр ачканмын да япканмындыр! Күпме очрашулар, сөйләшүләр… Мәчет төзүгә рөхсәт алу, төзелеш проектын ясату, юристлар белән киңәшләшүләр.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт”, диләр бит. Тир түгеп, куелган хезмәтеңнең җимешен авыз итү күңелдә якты хисләр уята, яшәгән саен яшисе килә. Әйтерсең лә, гомер буе узган юлларыма хуш исле гөлләр сибелгән.. Чәчәкләрне бик яра­там мин. Мәчет йортындагы бакчада да ниндиләре генә үсеп утырмый: алсулары, кызыллары, көрәннәре… Биредә, нәкъ Кара диңгез ярындагы кебек, бөдрәләнеп абрикос куагы да үсеп утыра. Әй, бу газиз дөнья! Бер Аллаһыңа инанып, намаз уку белән бергә, сөенеп-сөелеп яшәүгә ни җитә?!

Җитәкчеләр белән эшлек­ле мөнәсәбәтләр урнаштыру, үзара хезмәттәшлек күперләрен ныгыту, әңгәмәдәшеңнең психологик халәтен, холкын аңлап эш йөртү — үзе бер бәхет ул. Шулай да мәчет төзүгә шактый еллар узып китсә дә, бу зур төзелешкә саллы ярдәм күрсәткән шә­хесләрнең исемнәрен беркайчан да онытмам. Аларның изге эшләрен таш плитәгә алтын хәрефләр белән яздырып истәлеккә калдыру һич тә арттыру булмас. Ничә еллар буе, әлеге дә баягы, үзебезнең татар эшкуарлары артыннан чаптым. Әфәнделәр, мәчет төзүгә ярдәм күрсәтегез, дип бөтен дөньяга сөрән салдым, тик нигәдер уңай җавап ала алмадым.  Әллә ишетмәделәр, әллә ишетеп тә ишетмәмешкә салындылар. Ә менә шәһәр   җитәкчеләребезнең ярдәме зурдан булды. Рус булуларына карамастан, мәчет бинасы фундаментын төзүгә “Волга АС” берләшмәсе директоры Александр Фәхрисламов яр­дәм итте. Хәзер дә  әле ул бөтен кирәк-яракны булдырып тора. Новокуйбышевски шәһәре “Нова” берләшмәсенең генераль директоры Сергей Романцев, шушы оешманың тәэминат бүлеге җитәкчесе Хәлил Гомәров цемент, бетон, ком һәм башка төзелеш материалларын даими рәвештә кайтарып тордылар.

Самараның керамика материаллары комбинаты директоры Алексей Горлов, Новокуйбышевски шәһәренең элеккеге башлыгы Александр Нефедов, “Горгаз” трестының элеккеге директоры Алексей Афанасьев кебек җитәкчеләргә рәхмәтемнең чиге юк. Нефть эшкәртү заводының элеккеге директоры, хәзер Новокуйбышевски шәһәре башлыгы Андрей Коновалов, ремонт һәм механика заводы директоры Геннадий Батыраев, шәһәр базары директоры Сардар Әсәдуллаев, Новокуйбышевски ТЭЦ берләшмәсенең элеккеге директоры Жомангара Габдушев, баш инженеры Виктор Кыштымов кебек шәхесләр һәркайчан ярдәм күрсәттеләр. Мәсәлән, шәһәрнең ТЭЦ бер­ләшмәсе хезмәткәре, милләте буенча кырым татары Додой Билял мәчетнең бөтен электр җиһазларын бер үзе көйләде. Электрика буенча бөтенесен бүген дә ремонтлап тора.

Белмим, ышанырсызмы, юкмы, мәчет бинасын тор­гыза-торгыза, ирексездән, дипломатка әйләнеп китүемне бөтенләй сизми калганмын. Мәчет төзү белән берьюлы зур тормыш академиясен тәмамлап чыкмадым, дисезме? Хәер, дөньяның атаклы дипломатлары Американың Генри Киссенджер, Мадлен Олбрайт, СССРның Андрей Громыко, Евгений Примаков һәм халык дипломаты исемен яулаган Татарстанның экс-президенты Минтимер Шәй­миев кебек шәхесләр биек­легеннән шак­тый ерак торсам да, зур дипломатиядә кечкенә генә булса да уңышларга ирешмәдем түгел, ирештем. Ахырдан шу­ңа инандым: дипломатиясез яшәве дә, ке­шеләр, аерып алганда, зур кесәле абзыйлар, предприятие җитәкчеләре, юрист­лар, район, шәһәр, өлкә ха­кимиятләре башлыклары бе­лән тыгыз элем­тәләргә кереп тә зур төзелеш эшләрен башлап җи­бәрүләре бигрәк тә кыен.

- Әхмәткәрим хәзрәт, хә­зер татар балаларына әл­лә нинди чит-ят исемнәр ку­шалар. Индира, Клара, Эмма, Мария, Алинә, Карина, Еле­на, Элина, Лариса, Ми­лена кебек исемнәр нәкъ бә­рәңге бакчасындагы чүп-чар үләннәр сыман ишәеп киттеләр. Килеп чыккан бу хәлне ничегрәк бәялисез?

- 60 ел буе гел руслар һәм башка халыклар арасында катнашып яшимен. Ләкин мулла биргән исемемә тап төшермәдем, тел тидермәдем. Исемемне бозмадым һәм бо­зылмадым да. Кайбер татарлар кояшлы көнне үз күлә­гәләреннән курыккан шикелле үз исемнәреннән оялып, тартынып, гарьләнеп йөриләр. Мондыйлар да юк түгел. Күкиш кадәр балага, имеш, нинди генә исем куштырсаң да, ярап куяр, диләр. Менә сиңа мә. Бервакыт шулай катнаш никахтан туган балага исем кушарга дәштеләр. Ире — татар, кызына Камилә дип куштырмакчы, хатыны – рус, Полина исемен бирү яклы. Ниһаять, ике яклы ыгы-зыгыны туктатып, Камилә исемен биреп, баланың уң колагына пышылдадым да куйдым. Новокуйбышевскида боз кузгалды сыман. Өч гаилә минем исемне яратып, ике малайга- Кәрим, бер кызга Кәримә исемен сай­лап алганнар. Матур бит. Мөселман исемнәреннән баш тарту — үз динеңнән, халкыңның газиз дөньясыннан аерылу, дигән сүз бит ул. “Аерылганны аю ашар”, дигән әйтемне онытып җибәрмәсәк иде.

скачанные файлы (1)

- Әхмәткәрим хәзрәт, ри­туаль хезмәте, аерым әйт­кән­дә мәетне юу, кәфенгә төрү, җирләү кебек дини йо­ла­ларыбыз шәһәрегездә үтә­ләме?

- Мәетне соңгы юлга озату  йоласы мәчет карамагында.  Мәетне юу, кәфенләү, җирләү, элеккечә, нәкъ авыллардагыча имам Абу Ханифә мәсхәбе кануннарына китереп башкарыла. Каберне машина белән казыйлар, ә ләхет ясау аерым кешеләргә йөкләнгән. Мәетне җирләү якынча 15-17 мең сумга төшә.

Дини оешмабыз моннан 16 ел элек оештырылды. Шә­һәр башлыгы, ислам динен тоту­чыларның ихтыяҗларын ис­кә алып, Молодежный ура­мының бишенче йортыннан бүлмә бүлеп бирде. Беренче җомга намазы Новокуйбы­шев­скида 1998 елның 11 декаб­рендә укыл­ды.

- Белгәнебезчә, намаз уку­чы­ларның күпчелеген Урта Азия­дән килгән үзбәк, таҗик, кыргыз милләт халкы тәшкил итеп, мәчеткә йөрүче татарлар бик аз икән.

- Олы агайларыбыз бу дөнья­дан мәңгелеккә китеп бардылар, ә яшьләребез дин юлына басарга ашыкмыйлар. Җомга намазларына хәзер нибары 10-15ләп кеше йөри. Кыш айларында бер төркем милләттәшләребез дин сабак­ларын өйрәнә өйрәнүен, ләкин аларның саны дүрт-биш кешедән артканы юк.

Гаҗәп бит! Сабантуйга татар диңгез ташкыныдай, саташып, көне буе агыла да агыла. Мәчетләребездә татарны гастарбайтер кыргыз, үзбәк, таҗиклар арасыннан эзләп табулары бигрәк тә кыен.

Аллаһы йортына илтүче, дөньяның иң зур, иң якты юлы таҗик белән үзбәккә генә ачылып торамыни?

Дин кардәшләрем, без бу дөньяга мәңгелеккә кил­мәгәнбез. Җитәр үлем көне, гәүдәбезне ләхеткә салып куярлар. Җирләүчеләр кырык адым атлап киткәч, каршыгызга гүр фәрештәләре килеп  чыкмасмы? Каберегезне дер селкетеп сорау алмаслар, дисезме?! Бакый дөньяның беренче имтиханы гына бит  бу…

Балаларын дин юлына бас­тыруда ата-аналарга нәрсә комачаулый?  Мактанып әйтүем түгел, мин улым Маратны дин юлына күндердем бит әнә. Шуңа шатланып туя алмыйм. Намазларны төгәл укып бара, рамазан айларында уразаларны җиренә җиткереп тота, Самара мәдрәсәсендә бер ел буе дин нигезләрен уңышлы гына өйрәнеп чыкты. Ата-анага моңардан да зуррак бәхет бармы икән? Оныгыбыз Ринатны да дин юлына бастырмакчыбыз. Чөнки исламиятне өйрәнү теләге зурдан аның.

Дин кардәшләрем! Хөкем көне көттермәс ул! Килер ул көн. Тик без аңа әзерләнәбезме? Нинди йөзебез белән Аллаһы каршына чыгып басарбыз?! Уян, татар, уян инде!

Әңгәмәдәш — Исхак АПАНАЕВ.

“Бердәмлек”

Просмотров: 1733

Комментирование запрещено