Халык мәнфәгатен яклаучы депутат

Haliullov11-200x300Самар шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиулловны Самар татар дөньясында яхшы беләләр. Ул өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең беренче рәисе булган чагында да, хәзер дә татар милли хәрәкәтенә зур өлеш кертеп яшәде һәм яши. Ул бүген дә, депутат буларак, халык мәнфәгатьләрен яклый. 

Яңа ел алдыннан без Минәхмәт әфәнде белән әңгәмә корып, үткән ел уңышлары турында сөйләштек.

- Минәхмәт әфәнде, узган елда шәһәребездә нинди уңышлар булды?

- Бүгенге көндә Россия Федерациясе хөкүмәте, Самар өлкәсе Губернаторы дәрәҗәсендә җирле үзидарә белән бәйле мәсьәлә карала. Ягъни 2015 елда район депутатлары сайланып, алар, үз чиратларында, араларыннан шәһәр Думасына депутат сайларга тиеш булалар. Район депутатлары халык мәнфәгатьләрен шәһәр, өлкә, ил хөкүмәте биеклегенә чыгарырга тиешләр.

Алдыбызда торган мөһим проблемнарның тагын берсе – кешеләрне сәләмә өйләрдән яңаларга күчерү. Бигрәк тә Безымянка, Советский, Железнодорожный районнарында шундый өйләр күп. Мин шәһәр Думасы каршында халыкны сәләмә өйләрдән күчерүне контрольдә тотучы эш төркеменең рәисе булып торам.  2014 елда без 170 гаиләне яңа өйләргә күчердек.

Шулай ук шәһәр Уставына үзгәрешләр кертелде. Хәзер бездә шәһәр Думасы рәисе шулай ук шәһәр түрәсе дә булачак. Тагын бер яңа вазифа — Самар шәһәре администрациясе башлыгы (сити-менеджер)  булдырылды. Ул — башкаручы орган.

Шәһәребезне төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, быел күп кенә юллар, скверлар, парклар яңартылды.

Яшьләрне тәрбияләү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Аларны тәрбияләү  ниятеннән күп кенә спорт чаралары оештырабыз. Ватанпәрвәрлекне хисен сеңдерер өчен ветераннар ярдәмендә “Батырлык дәресләре” үткәрелә, мәктәпләрдә Бөек Ватан  сугышы каһарманнарына багышланган музейлар ачыла.

Пенсионерларга, инвалидларга да ярдәм итәбез.

Мәктәпләрне төзекләндерү дә актив бара. Әйтик, быел 10нчы мәктәпне койма белән уратып алдык. Анда яңа корт булдырылды, асфальт җәелде, йөгерү сукмагы ясалды. Шулай ук спорт җиһазлары алынды. Шәһәрнең һәр мәктәбен шулай тәэмин итәргә нитялибез.

Хәзер икенче татар мәктәбе ачу буенча эш алып барабыз.

- Ир-ат, әти, бизнесмен, депутат булган кешенең психологик сыйфатларга ия булуы мөһим. Сездә мондый сыфатлар бармы?

- Мин 21 яшемнән җитәкче вазифаларын башкарам. Мастер, прораб, участок начальнигы, баш инженер, директор урынбасары, директор булып хезмәт итү дәверендә бай тәҗрибә тупладым. Кешеләр төрле бит. Шуңа күрә җитәкче кеше аларның һәрберсенә акыллы сүз, үгетләү серләрен белергә тиеш.

Шулай ук җитәкче иң беренче үзеңә таләпчән булу дигән сүз. Әгәр дә ул эшчеләре алдында зур абруйга казана икән, хезмәткәрләре белән эшләве дә җиңел.

- Сез — ике малай атасы. Балаларны тәрбияләүдә ни мөһим дип саныйсыз?

- Гаиләдә ата белән ана бик зур роль уйныйлар. Баланың холкы 2 – 3 яшендә үк формалаша. Шуңа күрә тәрбиядә шушы вакытта аеруча игътибар бирелергә тиеш. Шулай ук балачактан киләчәк тормышка әзерләү, гаиләдә ир белән хатын вазифаларын аңлату тиешле.

Балаларга кечкенәдән дин нигезләрен өйрәтү дә тәрбиядә — уңай күренеш.

Сезгә, җитәкчсе буларак,  кешеләрне өйрәтергә туры килә. Ә үзегез кемнән дә булса өйрәнәсезме, үрнәк кешегез бармы?

Мнем өчен  әтием үрнәк булды. Ул бик абруйлы, акыллы кеше булганга, кешеләр аңа киңәш сорап киләләр иде. Әтием үз сүзендә торучан, җаваплы, эшен җиренә җиткереп башкаручы иде. Аның шушы сыйфатлары миңа да күчкәненә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне әйтәм.

Сәясәтче (политик) буларак илебез башлыгы Владимир Путинны хөрмәт итәм.

- Минәхмәт әфәнде, “Сәлам” гәҗитәсен укучыларга теләкләрегез бармы?

- Иң беренче исәнлек-саулык телим. Өйләрегезгә иминлек, муллык, гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык насыйп итсен Ходай. Һәм инде киләчәктә дә “Сәлам” гәҗитәсенә язылып, милли тормышыбызны хуплап, бергә булыйк, дуслар! Яңа ел мөбарәк булсын!

 

Минәхмәт Хәлиуллов белән Миләүшә Газыйм серләште.

«Сәлам».

Просмотров: 1295

Комментирование запрещено