Илһамлы гомер (ВИДЕО)

shakirov2Татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка — 80 яшь. Татар музыка мәдәниятенең тулы бер эпохасы аңа нисбәтле. Илһам аганың кабатланмас тавышы борынгы милли көйләребезнең бөтен моңын, хис тирәнлеген ачып бирергә сәләтле. Атаклы җырчының матур тембрлы баритон тавышы, башкару осталыгы, әсәрләрне сайлауда талымлы булуы, зур таланты тыңлаучыларны дистә еллар буе рухландырып, канатландырып торды.

Юбилей мөнәсәбәте белән Илһам ага авызыннан төрле елларда яңгыраган фикерләрне туплап укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Вакыт ага гына, аны туктатып булмый. Гомер үтә дип көенмим, узган еллар эчендә мин бик күп нәрсәләр эшләргә өлгердем – дөнья гиздем, анда татарлар белән очраштым, алар өчен дә, башкалар өчен дә җырладым. Гомумән, әгәр кешенең җанында моң яшәсә, ул беркемгә дә явызлык кылмаячак, дип саныйм.

Җырчыларның төрлесе бар. Җырчы нинди булырга тиеш? Аңа нинди таләпләр куела? Миңа бу сорауны еш бирәләр. Җырчы, беренче чиратта, үзенә нәрсә кирәк икәнен белмәсә, шул «кирәк»не эзләп тапмаса, беркайчан да чын җырчы була алмый. Җырчы шәхес, илче, дипломат, галим дә булырга тиеш.  Халкыңның үткәнен, хыялларын, омтылышын,  җанын тоймасаң, әйбәт җырчы булуың икеле…

Кешенең асылы тышкы кыяфәтеннән түгел, ә эчке кыяфәтеннән тора бит. Эчке кыяфәтендә, эчке кичерешләрендә моң-хисләре, милли тойгылары калган икән, димәк, ул яши.

Коръәнне укыганда да көйләп, моңланып укыйлар. Мөнәҗәтләр дисеңме, бәетме, башкасымы — алар барысы да үзебезнең борынгы фольклорга,  борынгы көйләргә, дингә кайтып кала торган нәрсәләр. Азан әйтсәң дә, көй белән, моң белән әйтелә, менә шулар халык күңеленә моңны-көйне сала баралар, менә шул саклап кала да инде милләтне.
Телисеңме-юкмы, сәясәт үзе синең иҗатыңа, тормышыңа килеп керә. Әйтик менә, бүгенге көндә үзебезнең социаль хәлебез турында уйламасак, шул хакта җырламасак, без бу җәмгыятькә кирәк тә булмыйбыз бит. Җырчы ул, телиме-юкмы, әгәр үзен, чыннан да гражданин, үз халкының улы яки кызы итеп тойса, сәясәткә катнашмыйча булдыра алмый.

Милли, озын, борынгы җырларны җырлаучылар арабыздан китеп баралар.  Ә халык көйләрен саклау, аларны җырлау халыкны да саклау, аның милли хис- тойгысын уяту дип атала. Борынгы, үзебезнең чын милли көйләрне җырлый алучылар юк түгел. Аларның тешләре дә үтә торгандыр. Ләкин менә хәзер шундый заман килде, бүген ниндидер җиңелчә генә көйләрне көйләп, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китә торган җыларны җырлап, кул чаптырып, шуның белән уңыш казанырга теләүчеләр күбәйде.

Авыз ачып җырлау гына әле җырчы булдым дигән сүз түгел. “Сүзләрен ятладың, нотасын өйрәндең дә җырладың” белән генә эш бетми. Өйрәндең дә җырладың дип яшәүчеләр озын гомерле җырчылар түгел.

Без кечкенәдән үк, үзебезне белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин соңгы бала булып туганмын, төпчек. Миңа ике яшь чакта, әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана да инде. Шуннан безгә кара мөһер сугылып калды. Ул озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел, үзгәртеп кору елларында гына төшеп калды әле.

Үзем турында язарга теләгем бар иде. Уйладым-уйладым да, кемгә кирәк соң минем тормыш, дип кул селтәдем.

Музыка училищесына X сыйныфны тәмамлап килдем. Шуңа күрә башкалар мәктәп программасы белән чиләнгәндә, минем фортепиано  һәм башка музыкаль фәннәрне үзләштерергә вакытым күбрәк кала иде.

Әсәрне нинди динамика белән башкарырга кирәклеген җыр үзе әйтә. Мәсәлән, “Әдрән диңгез”не пышылдап кына җырлый башлау сорала.  Ә опера җырчылары аңа үкерүгә якын “атака” белән керешәләр. Бу бит мәхәббәт турындагы җыр!

Хатлар күп язалар. Элек тагын да күбрәк иде. Акылга зәгыйфь, авыру кешеләр дә язды. Мине сихерләп үзенә каратырга теләгән бер ханымның хатлары һич онытылмый. Бервакыт әрҗәдән калын гына хат тартып алдым. Конверт эченнән … тоз коелды. Хат эченә салып шикәр комы, бәрәңге кабыгы, хәтта майлы коймакларга хәтле җибәрәләр иде.

Яшь чакта гына тегене эшлим, моны булдырам дип, хыялланып йөрисең. Әгәр элек эшләгән эшләремне кабул итсәләр, кайберләрен хәзер тормышка ашыра алсам, Аллага шөкер, дип дога кылам.  Җил кай якка исә, шуңа риза булып йөрисең. Искән җилләр көенә яшим.

Төнлә уятып сорасалар да, чабата тукып бирә алам, яшьтән калган һөнәр… Теләнче Тамак базарына чабата сатарга бара идек, тамак туйдырырга кирәк иде бит.

Аллага шөкер, мин әле дә яшь чагымдагы шикелле җырлыйм. Минем өчен иң кыйммәтлесе шул. Музыкант тормышында иң мөһиме – ничек уйнавы һәм җырлавы. Минем Илһам исемен йөртүем дә очраклы түгел бит. Илһамланып җырларга кирәк, тыңлаучыны илһамландырырга. Тамашачыма олы рәхмәтемне җиткерәм, алар мине илһамландыра һәм яшәртә. Татар җыры булганда, безнең халыкның киләчәге бар.

14 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә атаклы җырчы хөрмәтенә концерт, ә 15 февральдә Г.Камал театрында аның юбилей кичәсе оештырылачак. 13 мартта исә, Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилее уңаеннан зур концерт узачак.

Белешмә:
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам  Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган. 1954 елда Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптән соң Казан музыка училищесына укырга керә. Ә бер ел үткәч Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына килә. 1960 елда консерваторияне тәмамлый. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә солист булып урнаша.
Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын табып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрвиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» җырлары – әнә шундыйлардан.
И.Шакиров иҗатында, татар халык көйләре белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын алып тора. Үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүз.), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүз.) һәм «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүз.) кебек үзенчәлекле җырлар халык тарафыннан яратып кабул ителде.
1970 елда И.Шакировка 1968-1969 еллардагы «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.
2000 елда И.Шакиров Мәскәүдә Бөтенроссия «Алтын Аполлон» премиясе белән бүләкләнә.
Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрде. Илһам ага башкарган әсәрләр татар мәдәниятенең «алтын фонды»на керде.

intertat.ru

Просмотров: 1574

Комментирование запрещено