
Искиткеч матур табигатьле Иске Мастяк авылы (Ульян өлкәсе) кочагында назланып үскән, хәзер Самар шәһәрендә гомер итүче шагыйрә Наилә ханым ХӨСӘЕНОВА.
Балачактан хатирәләр
уелганнар күңелемә гомерлеккә,
Барлый-барлый, түкми-чәчми тезәм
мин аларны җепкә…
Бу хатирәмне Санюк исемле сыердан башлыйм, һәм бу юкка түгел. Санюк кызыл төстәге бик матур, сөтле терлек булса да, аның кирелеге безгә дә, күршеләргә дә, авыл көтүчеләренә дә яхшы билгеле иде.
65 – 70 елларда авылда атлары булмаган кешеләрнең күбесе, сыерларын җигеп, печәнен, утынын ташыдылар. Йорттан тирес чыгару, бәрәңге алып кайту кебек эшләр дә сыер ярдәме белән башкарылды.
Иртән көтүгә куылган Санюкны кичен өйгә алып кайту миңа йөкләнгән булгач, мин аның артыннан инештәге күпернең бу ягына барып, көтеп тора идем.
Шушы җиргә җиткәч, көтүче сыерларны инеш янында туктатып, су эчерә. Ә аннан алар инде үзләре йортларына кайтып җитәләр.
Тик безнең кире сыерыбыз еш кына өйгә кайтмый иде. Инештән су эчкәч, ул китә дә югала. Аны эзләп, күпме күз яшьләрем түгелүе әле дә истән чыкмый.
Әгәр дә Санюкны каршы алырга биш кенә минутка булса да соңга калсаң, бетте, аны тиз генә табам, дип уйлама да. Ул шунда ук, упкынга баткан кебек, юкка чыга иде.
Ә минем, 7 – 8 яшьлек баланың, башына нинди генә уйлар килми! Бүре ашамаса ярый иде, упкынга батып үлмәсен иде, кирәгеннән артык ашап, күбенмәсә иде, колхоз ашлыгына кереп, аны каравылчылар тотмасын иде, дип, догаларымны укый-укый эзлим үзен.
Санюкны таба алмыйча, өйгә кайтып, әби белән әнидән шелтә сүзләре ишеткән чаклар да күп булды. Ул бит безнең ашатучыбыз иде. Гаиләне сөт, каймак, катык, эремчек белән тәэмин итә. Әле үзебездән калганнарын базарга чыгып сата да идек.
Менә шул сыйфатлары өстенә тагын бер мөһим әйбер әйтеп үтәсем килә. Ул һәр ел безгә бер матур гына бозау бүләк итә иде. Шундый иде безнең Санюгыбыз! Әлбәттә, без дә аны, халык кебек үк җигеп, ат урынына да куллана идек. Җигәр алдыннан ул җигү әйберләрен, арбаны күргәч үк үзенең холкын күрсәтә башлый. Арба тәртәсе артына басмый, хамытларын кимичә, муенын тирә-якка боргалый, капкадан чыкканда аның баганасын ватып чыгардай була. Шулай итеп, безгә буйсынырга теләмәвен белгертергә тырыша ахрысы. Тик ни дә эшләп булмый, шундый ысул белән кышка җитәрлек, без аңарга да, сарыкларга да печән, өй ягырлык утын хәстәрлибез.
Менә шуңа күрә әби белән әнинең иртәгә урманга барганнарын ишеткәч үк, минем дә, сыерныкы кебек, күңелем төшә иде. Гомердә дә мин аларга бармыйм, дип әйтмим, тик, бәлки, әле иртә белән яңгыр явар, урманга барырга туры килмәс, дип, үз-үземне генә тынычландыра идем. Шул вакытларда “Ник соң әтием юк, әтиле кешеләрнең балалары әби-әниләре белән печән, утын хәстәрләп йөрмиләр”, — дип, зар кыла идем.
Иртән таң алдыннан кызарып чыккан кояш нурларын күргәч, өметемнең юкка чыкканы аңлашылды. Хәтимә әбиемнең йомшак итеп чәчемнән сыйпап: “Тор, балам, күгәрченемнең күк түшкәсе, кызыл тәпие син, әнкәң сыерны җикте, юлга чыгарга вакыт”, — дип, мине назлы итеп күтәреп торгыза да, яңа сауган сөтне кулыма тоттырып, эчәргә булыша иде. Минем йоклыйсым килгәнне белеп, әйдә, балакаем, арбага хуш исле печән салдым, юлда йоклап барырсың, дип, юатып куя иде. Ул вакытта мин әле күп нәрсәне аңламый идем.
Хәзер озак вакыт үткән инде. Бүген дә әбиемнең елмаю аралаш чыккан күз яшьләрен күңелемдә саклыйм. Нинди наз, ярату, жәлләү хисләре иде аның карашында. Ни дә эшләп булмый шул, минем кебек баланы өйдә ялгызын калдырып китәргә курку, ә икенче яктан булышуым бик әз булса да, минем урманда үз вазыйфаларым бар иде.
Шулай итеп, хуш исле печән өстенә ятып, әбиемнең догаларын, көйләгән моңнарын тыңлап ята идем. Мин, әлбәттә, юлда йокламый идем. Шагыр-шогыр иткән арбага утырып, чакырлы-чокырлы юлда барганда, йокы дигәннәре бер мизгелдә юкка чыга. Анда утырып баруы да бик кыен, эчеңдә булган бөтен нәрсәләреңне астын өскә китерә иде. Әле сыерның да бер туктап, бер чабып, өркеп китүе дә теңкәңә тия. Бик тә инде тауга менәргә һәм таудан төшәргә яратмый иде Санюк.
Ул вакытларда, әнием арбадан төшеп, сыерның башыннан тотып: “Курыкма, мин янәшәңдә”, — дигәндәй, алар икәүләшеп бергә атлыйлар иде.
Шундый “Сират күпере” кебек авыр булган юлны үтеп, урманга җитә идек. Әнием чалгы, әбием урак белән урган печәнне җыеп арба янына ташучы мин идем, әлбәттә.
Шул арада сыерга да күз төшергәләп алырга кирәк була иде, чөнки ул үзен бәйләгән дилбегәсенә чоргалырга мөмкин.
Әле бит, хайваннарны чыгырыннан чыгаручы кигәвеннәр, чебенчеркиләр дә урманда бик күп. Алар Санюкны тешләп, бөтен яктан чолгап алалар. Эш арасында шуларны куарга да өлгерергә кирәк. Тик өстә язылган хәлләрне авыр, дип әйтсәм дә, күңел күтәренкелеге безне ташламады.
Печән чабып, әзрәк арыгач, ял итәргә утыра идек. Үзебез белән алып килгән ипи, сөт, үләнле чәй, йомырка Аллаһының оҗмах ашлары кебек тоела иде. Әбием белән әнием ял иткәндә мин чәчәк бәйләмнәре җыеп, ялгыз гына хыялланып, йә көйләп, йә шигырь рифмалаштырып, урман буйлап йөрергә яраттым.
Әзрәк ял итеп алгач, печәнебезне арбага төягәч, кайтасы юлга чыга идек. Киңәнечебезне яшереп булмый, печәнне күп итеп җыялдык, Ходайга шөкер. Хайванга авыр булмасын, дип, үзебез арбага утырмыйча, аның янәшәсендә атлый идек. Әнием инде сыер янында барса, без әбием белән арба артыннан кайтабыз. Әбием, урагын җилкәсенә сала да, минем кулымнан ала. Ниләр генә сөйләми иде ул шундый вакытларда. Үзенең яшьлеген, ачлык елларны ничек ялланып, Иделнең аръягында эшләүләрен, сугыш елларын, авыл халкының ничек төшкенлектә гомер итүен.
Рамазан бабама ничек кияүгә урлаганнарын. Аның хатыны үлеп, дүрт бала белән калган була. Үзләренең ике балалары тугач, ничек куанганнарын. Авылларда медицина ярдәме булмагач, ” тиф”, “оспа”, тагын әллә нинди эпидемияләрдән авыл халкының бик күпләп үлеп бетүләрен. Һәм шул елларда бабам да үлеп китә. Әбием шул алты бала белән ялгыз калып көн күрүен бәйнәбәйнә сөйләве бүгенге кебек исемдә. Кайчак күңеле нечкәреп, сөйләвеннән туктап, халык җырларын яки бәетләр көен моңлы итеп суза иде. Сабыр холыклы әбиемнең күңелле хәлләр сөйләп, туйганчы көлдергән чаклары да күп булды.
Үзем дә уйланып, кара әле, ул вакытта нинди тормыш авыр булган, ә халык барысына да түзеп яшәгән, хәзерге авырлыклар белән чагыштырсаң, алар каршында бер ни дә юк кебек тоела. Сугыш юк, ашарга, эчәргә, өскә кияргә — бөтенесе бар.
Менә кышка җитәрлек печәнен, утынын ташыдык, шөкер Ходайга, дип, нәни күңелем белән шатланып куйдым.
Өйгә җиткәч, әнием белән икәү печәнне кибәргә җәерәткәнче, әбиемнең самавыры кайнаган, бәрәңгесе пешкән була инде. Мин тиз генә базга төшеп, катык белән каймак менгерәм, һәм яңа җыйган мәтрүшкә белән чәй эчәргә утырабыз. Чәйләр эчеп алгач, эш бетте, дип, уйларга ярамый иде. Ике чиләкне көянтәгә элеп, урам очындагы “Воин бабай” коесына суга чаба идем. Өй эшләренә булырлык, терлекләрне эчерерлек, бакчада үскән яшелчәләргә сибәрлек су ташырга да өлгерергә кирәк була.
Дөрес, су ташырга күп вакытта әнием дә булыша иде. Аның да бит йорт эчендә эше күп, ир-ат өйдә булмагач, бөтен эш аның җилкәсендә булды. Мин аны бик жәлли идем. Тик, авырлыкларга карамыйча, күңелем күтәренке, дөньям төгәл иде. Бит-башны юып, тупны яки сикергечне алып, әшнә-дуслар янына урамга чаба идем. Нишлисең, ул вакытта мин нибары 7-10 яшендәге бала гына идем шул…
Әниемнең дусты
Хәтеремдә: әнкәй сыерын сатты,
Күңеле ярсып, чыкты яшьләре.
Әллә шунда аңладымы икән
Дәрт-дәрманы ташлап киткәнне.
Текәлде дә күзе бер ноктага,
Озак кына дога укыды.
Гомеремнең бер кисәге идең, дип,
Шатландымы әллә юксынды.
Ризыгы да калды хайванымның,
диде,
Нишләтермен соң аны мин әле.
Кулына алып, битенә назлап куйды,
Үзенең кулы чапкан печәнне.
Сөтен, маен күрше-күләнгә дә
Күчтәнәчкә биреп яшәде.
Баласы да, дусты булды кайчак,
Эч серен дә аңа сөйләде.
Сабыр бул, дип, юатырга теләп,
Әнием иңен сыйпап кагылдым.
Аклап хәлен, ниләр сөйләсәм дә,
Кирәкле сүз таба алмадым.
Калдыр, кызым, диде, үтәр инде,
Бәхил булып киткән булсачы.
Йортым ятим калды, җансыз,
Шуны күрү миңа бик ачы.
Искиткеч матур табигатьле Иске Мастяк авылы (Ульян өлкәсе) кочагында назланып үскән, хәзер Самар шәһәрендә гомер итүче шагыйрә Наилә ханым ХӨСӘЕНОВА.
Просмотров: 1374