Иске Ярмәк авылында “Нигез ташлары” спектакле аншлаг белән үтте

концерт (3)16 февраль кичендә Иске Ярмәк мәдәният йортында алма төшәр урын юк иде, дисәм һич ялгыш булмас. Чөнки анда Казаннан артистлар килгән иде.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үткән елның 26 нчы ноябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында 25 еллык юбилеен билгеләп үткән. Тантанада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының китабы тәкъдим ителгән һәм театрның иң соңгы премьерасы — язучы Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектакле күрсәтелгән. Ә менә бу кичне театр артистлары искеярмәклеләрне таң калдырдылар.

Театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Аюпов бу спектакльне юкка гына сайлап алмагандыр. Спектакльне бик уңышлы дип саныйм. Туфан Миң­нуллин  әйтергә теләгән фикерләр бүген дә актуаль. Монда тормыш фәлсәфәсе бар. Артистлар әйтүе буенча режиссер 1970 елда язылган пьесаны премьера итеп чыгарганда авторы Туфан Миңнуллин белән берлектә аны яңартканнар, диалогларны камилләштергәннәр.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының китабын эшләүгә артист, музей-архив эшен алып баручы Нуриәхмәт Сафин зур өлеш керткән. Анда театр студия буларак оешкан вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр театрда уйнаган артистлар турында мәгълүмат бирелгән. Шулай ук китапта спектакльләрдән өзекләр, театр турында язмалар урын алган.

Ә артистларга килгәндә, бу спектакльне бик тә эмоциональ уйнадылар. Залда кү­бесенең күзләре яшьләнде, ә тамаша тәмамлангач сәхнәгә менеп чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, көндез театр артистлары язучы Рафис Корбанның “Бүре һәм кәҗә” әкият-тамашасын балаларга тәкъдим иттеләр. Яшь тамашачыларга бу чын мәгънәсендә бәйрәм булды. 

Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Камалиева (Гөлҗиһан), Илфат Камалиев (Хәмит), Халидә Сөнгатуллина (Гүзәлия), Рәмзия Закирҗанова, Фәнис Калимуллин (Хәниф), Гөлнара Абитова, Фирюзә Зиннәтуллина (Сәрия), Илнар Низамиев (Хәлил), яшь артистлар Зөлфәт Гәрәев, Алмаз Гыйльметдинов (Хәлим), Лилия Низамиева, Лидия Галиева (Сәрия), Гөлназ Якупова, Искәндәр Низамиев (Флорид) һәм төп  Гарифулла рольендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин.

Казан артистлары үзләренең иҗат җимешләрен 17 февральдә Яңа Усман авылы, 18 февральдә — Камышлы авылы тамашачыларына тәкъдим иттеләр.

Фәния КӘРИМОВА.

«Камышлы хәбәрләре».

КОНТЕКСТ:

Татар театры — солдатларга!

* * *

Кариев театры Самар өлкәсенең татар авылларына килә / Театр Кариева выступит в татарских селах Самарской области

* * *

Габдулла Кариев театры Самарда хәрби хезмәт итүче солдатлар белән очрашачак / Театр имени Габдуллы Кариева встретится с солдатами воинской части поселка Кряж

* * *

ЭХ-Х, КҮҢЕЛЛЕ ДӘ ЧЫРШЫ БӘЙРӘМЕ!

 

Просмотров: 1687

Один комментарий

  1. САМАРАГА ДА КИЛСЕННЯР АЛЕЕЕЕ.БЕЗ ДЯ БАРЫР ИДЕК!!!!!КАЗАННР КИЛДЕ НО МИН ЯЛДА ИДЕМ((