23 февраль — Ватанны саклаучылар көне
Ватанны саклау – ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар.
- Без хезмәт иткәндә армиядә тәртип яхшы иде, егетләрдән чын ирләр ясый торган мәктәп иде ул. Дуслыкның кыйммәтен дә армиядә аңлыйсың. Ватан өчен җаваплылык та шунда тәрбияләнә, — ди Әфганстанда хезмәт иткән Илсур Муллахмәтов. Аның әти-әнисе тумышлары белән Камышлы районы Яңа Ярмәк авылыннан булып, ачлык елларында бәхет эзләп Төрекмәнстанның Небит-Даг шәһәренә барып төпләнәләр. Илсур шунда туа, ә 19 яше тулгач, армия сафларына алына.
Украинаның Винница өлкәсендә алты ай хәрби курслар үтеп, ул авиация җиһазлары механигы һөнәрен үзләштерә, аннан соң аларны Ерак Көнчыгышка, Магдагачи шәһәренә җибәрәләр. Ике айдан соң, Илсур хезмәт иткән хәрби вертолетлар эскадрильясен Әфганстан сугышына илтеп кертәләр.
- 80 елларда күпләрнең язмыш сынавы булды ул сугыш. Без, авиация җиһазлары механиклары буларак, хәрби хәрәкәтләрдә катнашмадык. Төп хезмәтебез – Кандагарда урнашкан үзебезнең эскадрильянең вертолетларын тәртиптә тоту иде. Шулай да, Әфганстанда күргәннәр гомерлеккә истә калырлык. Сугышта дошманга каршы мылтык тотып кына сугышмыйлар бит, без Ватаныбыз алдында бурычыбызны намус белән үтәдек, — дип сөйли Илсур Муллахмәтов.
“Кан тартмаса, җан тарта”, — диләр бит татар халкында. Армиядән соң ул әти-әнисенең туган якларына кайтып, Тольятти шәһәрендә АвтоВАЗга эшкә урнаша. Әле яшүсмер чагында ук Яңа Ярмәк авылына кунакка кайтканда гашыйк булган кызы Рәмзиягә өйләнеп, гаилә корып җибәрә, бер-бер артлы кызлары Рания белән Альбина дөньяга килә.
Бүген Илсур Муллахмәтов Самара электр челтәренең Тольятти филиалында машина йөртүче булып эшли. Рәмзия ханым Тольяттиның 84 санлы мәктәбендә балаларга рус теле укыта.
- Армия сафларында барлыкка килгән дуслыкны вакыт та, ара да бозмый икән. Бигрәк тә кызу Әфганстан җирендә танышкан иптәшләр якын. Армиядән соң бер-беребезне югалтып торсак та, тормыш юллары безне кабат очраштырды. Ташкентта яшәгән Рәмзиянең туганнарына 2010 елда кунакка баргач, Нуретдинов Аброр иптәшем яшәгән йортны эзләп таптым. Безнең очрашудан булган шатлык әйтеп бетергесез! Ә икенче дустым Әбүзәр Габдрахмановны интернет челтәре аша эзләп таптым. Ул Татарстанның Тукай районында яши. Дустым да мине эзләгән икән, хәтта “Жди меня “ программасына хат язган булган. Әбүзәр зур көч куеп, Әфган сугышында катнашкан солдатлар истәлегенә Тукай районының Иске Абдул авылында “Гиндукуш” дип аталган Иҗтимагый патриотик музей да ачкан. “Татарстан Республикасында бу бик танылган музей, экскурсияләргә килүчеләр саны байтак. Мине дә, музей җитәкчесе буларак, төрле очрашуларга чакырып торалар, -дип сөйләде миңа Әбүзәр дустым. «Бу бик куанычлы хәл. Димәк, Әфганстан сугышында катнашкан дусларыбыз, милләттәшләребез хәтере исән, музейга килүче яшь буынга, Ватаныбызны киләчәктә саклаучы малайларга да патриотик тәрбия буларак яхшы тәэсир итә», — ди Илсур Муллахмәтов.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1392