Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты / Президент Татарстана встретился с представителями татарской общины Кыргызстана

print_47529Татарстан  Президенты Рөстәм Миңнеханов Бишкекта Кыргызстан Республикасындагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге активистларының татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм гомум рухи байлыкларны арттыруга керткән өлешләрен югары бәяләде. Ул Кыргызстан Республикасы җитәкчелегенә Кыргызстанда яшәүче татарларга туган телләрен һәм мәдәниятен саклап калуга уңай шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татарларын берләштерергә, туган телләрен саклап калырга ярдәм итә торган, Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда мәгариф һәм фән өлкәсенә җитди игътибар бирелүен аерым ассызыклады. Казанда бик күп югары уку йортлары бар, диде ул. Алар арасында — Казан федераль университеты һәм тагын милли тикшеренү университеты статусын алган ике югары уку йорты. Татарстан Президенты быел укуларын тәмамлаучыларны Казан югары уку йортларына чакырды.

Очрашуда татар телен өйрәнергә теләгән Кыргызстан балаларының Татарстанга — балалар өчен җәйге савыктыру лагерьларына — махсуслаштырылган сменаларга килү мөмкинлеге турында сөйләшеп килештеләр.

Белешмә өчен: Кыргызстан Республикасында 50 мең татар яши. Шул исәптән, Бишкекта —16 меңләп татар.

intertat.ru

* * *

С представителями татарской общины Кыргызской Республики встретился в Бишкеке Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов. 

Он высоко оценил вклад активистов татарской общины в сохранение татарских языка и культуры, в преумножение общих духовных ценностей, а также выразил признательность руководству Кыргызстана за создание благоприятных условий для сохранения и развития культуры татар, проживающих в этой стране.

В ходе встречи Рустам Минниханов рассказал о проектах, которые реализует Татарстан для сближения татар во всем мире, чтобы помочь татарам, независимо от страны проживания, сохранить родной язык. Это, в том числе, программа дистанционного онлайн-обучения татарскому языку в интернете «Ана теле», а также спутниковый телеканал «ТНВ-Планета», который транслируется за рубежом. 

Президент РТ особо подчеркнул, что в Татарстане уделяют серьезное внимание сфере образования и науки. «В Казани большое количество вузов, — сказал он. — В их числе Казанский федеральный университет и два вуза, получивших статус национальных исследовательских университетов». Он пригласил выпускников школ продолжить учебу в Казани.

На встрече была достигнута договоренность о том, что дети из Кыргызстана, желающие выучить татарский язык, приедут в Татарстан – в детские оздоровительные летние лагеря (в рамках специализированных смен), сообщили в пресс-службе Президента РТ. 

На сегодня в Кыргызской Республике проживают около 50 тыс. татар. В частности, в самом Бишкеке – примерно 16 тыс.

В Бишкеке планируется проведение в мае международного конкурса-фестиваля «Играй, гармонь» («Уйнагыз гармуннар»), в сентябре пройдут Дни Татарстана в Кыргызстане.

В Кыргызской Республике 25 лет функционирует республиканское общественное объединение татарско-башкирского национально-культурного центра «Туган тел» Ассамблеи народов Кыргызстана. Кроме того, существует общественное объединение «Татулык» (Иссык-Кульская область).

При татарских общественных объединениях «Туган тел» и «Татулык» работают воскресные татарские школы, действуют татарские бизнес-сообщества, в вузы Татарстана направляются на учебу студенты из Кыргызстана. Ежегодно проводится национальный праздник «Сабантуй», на который съезжаются татары изо всех регионов Кыргызской Республики.

«Татар-информ» 

Просмотров: 1137

Комментирование запрещено