Год назад, 5 марта 2014 года, на 53-м году жизни скоропостижно скончался Заслуженный артист РФ, Народный артист РТ, гармонист-виртуоз, уроженец Самарской области Рустам ВАЛЕЕВ.
Этот талантливый человек играл на баяне, двухрядке, тальянке и плюс на других народных инструментах, это – флейта, сорнай, кубыз и другие. Благодаря своему мастерству он известен не только в Татарстане и России, но и во многих других странах: Америке, Канаде, Финляндии, Турции…
А с чего же начинал знаменитый артист свой творческий путь? Какими были первые шаги к успеху? Наверно, мало кто думал, что из простого татарского паренька из Куйбышева когда-то вырастет большой музыкант.
Да, родился и вырос он в нашем городе. Воспитывался в очень хорошей семье. Отец работал водителем автомашины, а мать занималась воспитанием двух сыновей и дочери. Рустам Валеев — старший из них. Родители любили музыку и как бы ненавязчиво, само собой и очень аккуратно передавали эту любовь детям.
Рустам сначала учился в музыкальной школе, потому что с детских лет увлекался игрой на баяне. А в семнадцать лет (тогда учился уже в Самарском музыкальном училище) пришел в ансамбль «Ялкынлы яшьлек» и его душу окончательно, бесповоротно и на всю жизнь захватила татарская музыка.
Три года в ансамбле «Ялкынлы яшьлек», потом армия… После демобилизации Рустам, поняв, что на большую сцену путь лежит через Казань, уехал учиться в государственную консерваторию имени Н. Жиганова.
Уже во время учебы на факультете национальных инструментов начал работать в татарской государственной филармонии, познакомился со многими артистами татарской эстрады. Вошел в состав группы певицы Зухры Шарифуллиной, потом гастролировал с Альфией Авзаловой.
Особую известность и успех ему принесло сотрудничество с Ильгамом Шакировым, ведущим солистом Казанской Государственной филармонии им. Тукая, одаренным и талантливым исполнителем, голос которого передает всю глубину, содержание, красоту и милизм татарской народной мелодии. Более 20 лет являлся неизменным аккомпаниатором И.Шакирова. Много гастролировал вместе с ним, побывал в разных странах с концертами, что называется — увидел мир.
Рустам Валеев был не только первоклассным мастером игры на баяне, гармони и тальянке, он также писал музыку и песни, которые вошли в репертуары самых ярких звезд татарской и башкирской эстрады.
* * *
Моннан бер ел элек, 2014 елның 5 мартында, көтмәгәндә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант, тумышы белән Самара өлкәсеннән булган милләттәшебез Рөстәм Вәлиев 53нче яшендә фани дөньядан китте.
Рөстәм Вәлиев үзенең осталыгы белән Татарстан һәм Россиядә генә түгел, ә Америка, Канада, Финляндия, Төркия кебек чит илләргә дә танылды. Бу талант иясе баянда, ике рәтле һәм тальян гармуннарда, флейта, сорнай, кубыз кебек халык уен коралларында уйный иде.
Күренекле артист иҗат юлын ничек башлаган? Уңышка алып килгән беренче адымнары нинди булган? Куйбышев шәһәрендә туып-үскән гади малайны киләчәктә шундый дәрәҗәле музыкант булыр дип кем уйлады икән?
Әйе, шәһәребездә туып-үскән ул. Яхшы гаиләдә тәрбияләнгән. Әтисе машина йөртүче булып эшләгән, әнисе балалар (ике ул һәм бер кыз) тәрбияләгән. Рөстәм – гаиләдә олы бала. Әти-әнисе сәнгатькә гашыйк булганнар һәм әкренләп балаларына да шул хисне күчергәннәр.
Рөстәм Вәлиев кечкенәдән баянда уйнарга яраткан һәм шәһәрнең сәнгать мәктәбенә укырга кергән. Унҗиде яшендә (Самара шәһәренең музыка училищесында укыганда) “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә килгән. Анда шөгельләнгәндә аның күңелен татар музыкасы тулысынча биләп алган.
Өч ел “Ялкынлы яшьлек”кә йөргәннән соң армия хезмәтенә алынган. Аннан Нәҗип Җиһаншин исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенә укырга кергән.
Бер үк вакытта халык уен кораллары факультетында белем алган һәм Татар Дәүләт филармониясендә эшли башлаган. Күп кенә татар эстрадасы артистлары белән танышкан. Җырчы Зөһрә Шәрифуллина группасына кергән, соңрак Әлфия Афзалова белән гастрольләргә чыккан.
Халыкка танылуны һәм уңышны аңа Илһам Шакиров белән хезмәттәшлек китерә. Илһам Шакиров – Г.Тукай исмендәге Казан Дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисты, гаҗәеп башкаручы. Аның көчле, матур тавышы татар көйләренең тирән эчтәлеген, миллилеген ача. Рөстәм Вәлиев егерме елдан артык Илһам Шакировның аккомпанияторы була, аның белән чит илләргә гастрольләргә чыга. Дөнья гизә.
Рөстәм Вәлиев – төрле музыка уен коралларында уйнаучы гына түгел, ә җыр һәм көй иҗат итүче дә иде. Аның әсәрләрен татар һәм башкорт эстрада йолдызлары башкара.
Просмотров: 1793