Матурлыкның юктыр чикләре

img-20140508120215-554Гүзәлләрдән дә гүзәлрәк Минсәгыйть кызы Кыямованың «Лайма» матурлык салонын Камышлы районында белмәгәннәр бик сирәктер. Бигрәк тә хатын-кызлар арасында.

1993 елда Гузэл Камышлыда үз эшен ачып жибәрде һәм ялгышмады, дияр идем мин. Дөрес, арада, авыл жирендә мондый яңалыкларга урын табылырмы, дип уйлаучылар да булгандыр. Чөнки, сер тугел, шәһәрнекеннән аермалы буларак, авылда хатын-кыз күбрәк өй-йортны кайгыртырга күнеккән. Хәер, бер уйласаң, болар бер-берсенә комачауламый: хатын-кыз эштә дә, өйдә дә һәрвакыт матур, күркәм булырга тиеш.

- Хезмәтемдә үземнең таптым, диеп уйлыйм. Хатын-кызның барысы да матур, үзенчәлекле Әмма күпләр шул үзенчәлекне күрсәтә белми. Мин аларны шул матурлыкны тудырырга, үз-үзеңне яратырга, тәрбияләргә өйрәтәм. Әлбәттә, үзем дә бу юнәлештә туктаусыз эшлим, укыйм, өйрәнәм. Шөкер, хәзер өстәмә курслар бар, кирәк чакта Интернет ярдәмгә килә, махсус журналлар да күп. Ә белгәнне һәрвакыт башкалар белән дә уртаклашасы килә. Минем салонга йөрүче хатын-кызларны өй шартында да көндәлек прическалар ясарга, бит-кулны, чәчне дөрес тәрбияләргә, бизәнергә өйрәтәм мин. Хатын-кызларга яхшы кәеф бүләк итү, күңел бәйрәме тудыру искиткеч рәхәт. Теләк булганда а-зан гына косметика белән дә узеңне матурлык белән чорнарга була. Киресенчә, теләгең булмаса, акчаң бер букча булса да, ул үзеннән-үзе сиңа матурлык өстәми. Иң элек кеше узен яратырга, аннан инде гәүдә-кыяфәтен, өс-башын, күңелен тәртиптә тотарга тиеш. Шунда гына анын эчке дөньясы бай, узе матур һәм сөйкемле, купшы, нәфис булачак, дип саный Гүзәл.

Эш-мәшәкатьләр белән көндә салоннарга йөреп булмый инде анысы. Ә менә бәйрәм-кичәме, юбилей яисә туймы — ул вакытта һичшиксез Гүзәл кебек могжизалар тудыручы белгеч янына барырга киңәш итәр идем. Үкенмәссез.

Бу очрашуда мин Гүзәлгә үземне, гомумән хатын-кызларны кызыксындырган сорауларымны да бирдем. Ул бик теләп аларга җавап кайтарды һәм Гүзәлнең киңәшләре күпләргә файда итәр.

- Чәчләр сәламәт булып, тизрәк уссен, ефәк сыман елкылдап торсын өчен нишләргә? Бәлки кына бе­лән буяп караргадыр? Эллә үсемлек майлары сыларга микән?

- Әби-әниләребез чәчләрен кына белән буйыйлар иде. Чын кына үләненнән ясалган порошок, чынлап та чәчләр өчен файдалы. Эмма ул бик кыйммәт. Безнен кибетләрдә сатылганы, арзанлысы, чын түгел аның. Дөрес, анын бе­лэн юганнан соң чәчләр ялтырап китә китүен, тик файдасы шуннан артмый. Бераздан чәч бик нык корый, кына аларның бар дымын суыра. Соңыннан аны юып та бетерә алмыйсың, чәчне бары тик кисәргә генә кала. Алай гына да түгел, кына белән юган­нан сон, чәчне башка төрле буяу белән буярмын димә — кына өстеннән буяу йокмый. Чәч майларына килгәндә, әрекмәк мае, белеп куллансаң, чынлап та файдалы. Күп хатын-кызлар аны чәчнең тамырына сөртергә ярата. Мин исә аны чәчнең үзенә сөртергә киңәш итәм. Анда да зәгыйфь урыннарга гына, чөнки мондый майлар чәчне бик нык авырайта.

- Шампуньнарны ничек сайларга? Составында со­циум лаурен сульфат кергән шампуньнар баш тиресе өчен зыянлы, диләр?

- Содиум лаурен сульфатсыз гына ясалган шампуньне таба алуыгыз икеле. Шампунь күбекләнсен өчен кушалар аны. Дерестән дә, башка шам­пунь сылап, 30-40 минут тотсаң, бу матдә тирегә үтеп керәчәк, тик баш бит, күп дигәндә, биш минут эчендә юыла, һәм ул тирегә тәэсир итәргә өлгерми.

- Чәчне дәвалаучы шампуньнарны һәркем кулланса да ярыймы?

- Юк. Мондый шампуньнар­ны кирәксә-кирәкмәсә дә кулланырга кинәш итмәс идем. Андый шампуньнарда май бизләренең эшчәнлеген арттыручы матдәләр бар. Шунлыктан чәчегез ешрак пычраначак, димәк аны ешрак юарга кирәк булачак. Чәч коелган яки тоныкланган очракта гына дәвалаучы шампуньнар кулланыгыз.

- Хәзер сатуда нинди генә чәч буяулары юк: бик кыйммәтләре дә, арзан бәялесе дә?

- Арзанлы буяуга кызыкмагыз. Чәчне махсус салонда буятканда, белгеч окислительне чәчнең төренә карап, һәр кешегә аерым билгели. Чәчнең беришенә азрак кирәк ул, беришенә — күбрәк. Ә менә сатудагы буяуларга аны гел бер күләмдә кушалар — буяу теләсә кайсы чәчкә йогарлык булсын. Кайбер хатын-кызларның чәч бөртеге бик нәзек һәм мондый конөентраөия аларны яндыра. Шуңа күрә дә чәчне чәчтарашханәдә буятуың хәерлерәк.

- Салкын кыш узып бара. Яз аена аяк юастык. Хатын-кызларның чибәрләнәсе килә. Битне агарту, пилинг ясатуның файдасы бармы, Гүзәл? Сипкелләр чыкмасын өчен ниләр кулланырга ярый?

-Язын-җәен пилинг тирегезгә зыян гына салачак, чөнки әлеге чарадан соң тире кояш нурларының тискәре йогынтысына бирешүчән була. Пигмент таплар, киресенчә күбәергә мөмкин! Кемдер ли­мон, петрушка маскалары бе­лән агарта тирене. Әмма әлеге маскаларны фәкать кыш һәм көз көне генә ясарга ярый.

Тыштан керү белән битне юарга ашыкмагыз. Сәгать ярымнан, ике сәгатьтән соң гына — тире температура алмашуга күнеккәч кенә юыныгыз. Урамга чыгар алдыннан да, аеруча салкын җил искәндә, йөзегезгә су тидермәвегез яхшы. Сипкелләр чыкмасын өчен көн саен сыгылган һәм бераз шикәр комы сибелгән ярты стакан кәбестә согы эчегез. Йә булмаса, иртән һәм кичен ач карынга 2-3 аш кашыгы тозлы кәбестә ашап куегыз.

-      Гүзәл файдалы киңәшләрең өчен бик зур рәхмәт. Сине газета укучылар исеменнэн яз бәй­рәме белән чын кунелдән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм эшеңдә иҗади унышлар телим.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА. 

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1398

Комментирование запрещено