Фронтовик шагыйрь

скачанные файлы21 март көнне якташыбыз, шагыйрь Әнвәр Мортаза улы Давыдовның тууына 96 ел була. 2015 ел — Әдәбият елы. Юбилее булмаса да, шундый елны Әнвәр абыйны искә алып узмасак, дөрес булмастыр. Бу мәкаләбездә Әнвәр абыйның каләмдәш дуслары язган истәлекләрдән һәм шигырьләреннән өзекләр бирергә булдык.

“Сагыну авыр,  ләкин авыррак

Сагынырга кешең булмаса”,

- дип язды фронтовик-шагыйрь Әнвәр Давыдов үзенең “Ташу” исемле поэмасында. Ул татар шигъриятендә җуелмас эзләр калдырып китте. Аның йөздән артык лирик-фәлсәфи шигыре, егермегә якын поэмасы, бик тә сирәк очрый торган жанр-роман-симфониясе дөнья күрде. “Йокысыз төннән соң”исемле күләмле әсәре шагыйрь үлгәч дүрт елдан соң басылып чыкты. Образларның бирелеше, әсәрнең язылышы, тормышчанлыгы, киң колачлыгы белән аны мин эпик әсәр дип атар идем. “Йокысыз төннән соң” роман-симфония-бердәнбер, икенчесе татар шигъриятендә юк әле.

Шигырьләренә килгәндә, Әнвәр Давыдов лирик-фәйләсүф тә, публицист та. Ләкин ул беренче нәүбәттә-Җир улы, Җир-Ана шагыйре.  

Улын сагынып көткән ана кебек,

Ачты аңа җир киң күкрәген,

Тойдым төсле җылы туфракның

Тормыш көче белән тетрәвен,

диде ул үзенең “Беренче бөртек” дигән шигырендә һәм үзенең 1950 елда нәшер ителгән беренче шигырь һәм поэмалар җыентыгын да шулай атады.

Әнвәр Давыдов-табигать баласы, туган җир, туган як җырчысы. “Авылны сагынганда” дигән шигыренең строфалары шуны раслый да:

Күпме илләр, башкалалар гиздем,

Шомарып бетте юлда өзәнге,

Ләкин миңа, әй, Камышлым минем,

Син һаман да җирнең үзәге.

Биткә рәхәт салкынчалык биреп,

Зур диңгезләр мине дәшсә дә,

Минем өчен барыбер иң чибәре-

Алтын диңгез җәйге рәшәдә.

Киләчәк безгә киң ишеген ача,

Ил өстендә аның нурлары.

Авылым, синең яктың кушылмаса,

Бәхет миңа тулы буламы!

Шагыйрь Әнвәр Давыдов беренче нәүбәттә батырлык җырчысы. Кавалерист, элемтәче, пулеметчы буларак, ул 1941-1945 елларда сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша.

Әнвәр Давыдов каһарман шагыйрь Муса Җәлил көрәшкән Волхов фронтында барган канлы сугышларда катнаша, отделение командиры була, сугышчан батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә, сержант дәрәҗәсенә ирешә…

Кави Латыйп. (“Ватаным Татарстан” 19 март, 1999 ел).

Фронт һәм гомер юлын шагыйрь белән бергә тормыш иптәше Нина Прокопьевна да үтә. Шагыйрь бу үтә дә ягымлы, тыныч холыклы, сабыр тормыш иптәшенә бик күп шигырьләрен багышлаган.

Пар сандыкка гына сыешмыйлар

Безнең ис китәрлек мәһәрләр:

Көрәш белән үткән һәрбер карыш,

Бергә сугышып алган шәһәрләр…

Полкташлар арасында туган

Һәм чыныккан фронт дуслыгы

Күпне күргән солдат вәгъдәсенең

Утта сынау үткән ныклыгы.

Кыңгыраулар чиелдатып түгел,

Самолетлар, туплар гөрләтеп,

Төште туебыз, халык бәхете белән,

Җиңү туе белән берләшеп.

Мөлаем йөзле, сабыр, сихри, йомшак тавышлы Нина апа безнең күңелләрдә гел сакланып килә. Әнвәр абыйның юбилей елларында урта мәктәп чакыруы буенча кайта, мәктәпкә килә иде ул. Укытучыбыз Фәридә Сәлих кызы аның белән очрашулар оештыра иде. Соңгы тапкыр Нина апа Әнвәр абыйның 80 еллык юбилеена багышланган кичәгә кайткан иде.

Шагыйрьнең тормыш юлдашына багышлаган тагын бер шигырьдән өзек китерәбез.

Моңсуланма, иркәм, имә

башың,

Шикләнеп син миңа карама.

Керер диеп башка берәр

яшьлек

Синең белән минем арага.

Башка берәр күзләр

тотарлар дип

Күзләремнең соңгы нурларын,

Еллар буе сиңа карасам да,

Карашыңда коенып

туймамын…

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1642

Комментирование запрещено