Рифкать Фәрзетдинов: «Бердәмлек» — саф чишмә суы ул

15-400x519Рифкать Ризаэтдин улы Фәрзетдинов — Яңа Ус­ман авылында яшәүче “Ка­мышлы районының Мак­таулы кешесе”, «Рос­сия Федерациясенең мәга­риф отличнигы”:

- “Бердәмлек» — татар халкы өчен көн саен эчә торган чишмә суы сыман дияр идем. Бу басма татар-мөселман хал­­кының тормышын, гореф-га­дәтләрен киң яктыртучы, тәрбия, әх­лак турында даими язучы күпкырлы газета булуы белән аерылып тора. Аның аша без кардәшләребезнең тормышы, көн­күреше белән танышып торабыз.

Билгеле, безне иң элек үзебезнең Камышлы районы турында язылган мәкаләләр кызыксындыра. Мине бигрәк тә “Кеше язмышлары” рубрикасы астында чыккан язмалар дулкынландыра. Бабама нахакка “халык дошманы” дигән исем тагып, аның гаиләсендәге дүрт кечкенә сабыйны урамга куалап чыгаргач, авыл халкы землянка казып, аларны шунда урнаштырган һәм туңып үлүдән коткарып калган. Шундый мәкаләләрнең берсен — “Ту­ганнарның табылган чагы” дип аталганын, журналист  Нур­си­нә Хәкимова язып чыккан иде.

Шулай ук газетада Фәния Кәримова, Эльмира Шәвә­лиева, Римма Нуретдинова, Фәния Гыйлаҗева кебек хә­бәр­челәр дә бик матур итеп, килештереп яза беләләр.

Минем күршемдә Кәримә апа Вәлиева яши. Тиздән аңа 84 яшь тула инде. Ул “Бердәмлек” газетасына бер генә елны да язылмыйча калганы юк. Һәр санын барлап, берәмтекләп җыеп бара. “Кәримә апа, бу газеталарны нигә җыеп барасың, алар нәрсәсе белән сиңа ошый соң?” — дип сорагач: “Миңа барысы да ошый, бигрәк тә хәзерге яшь хәзрәтләрнең дөньяга карашлары, вәгазьләре ошый”, — дип җавап бирде ул. Өлкән яшьтәге зур тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр шулай дип әйтәләр икән, димәк, бу газетаның киләчәге бар, дигән сүз.

“Бердәмлек” битләрендә бераз чеметә торган язмалар да басылса, тагын да яхшырак булыр иде, дип уйлыйм. Безнең тормышта әлегә барысы да ал да гөл генә түгел бит. Күп кеше хәзер эш таба алмыйча аптырап, каңгырап йөри, ә бәяләр һаман үсә, җирләрнең чәчелмәве дә йөрәкне әрнетә.

Алга таба да яраткан газетабызга зур уңышлар, хә­бәрчеләргә үткен каләм теләп калам.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1268

Один комментарий

  1. ​Алай гына да тугел, ул эле авылыбызнын да,тобэгебезнен дэ ин акыллы,кешелекле акыл иясе( мудрец-аксакал) ! Ул- бер кире ягы да булмаган,ягъни гел унай яклардан гына торучы, хэрбер кешенен яхшы ягын гына курэ белуче ( барыбыз да шулай була алсак иде дэ бит) К Е Ш Е исеменэ лаек! Гомумэн ул корган гаилэ алдында баш иям ! ! !