Фәрит һәм Роза ГАЛИЕВЛАРга!

кыз-туу-450x291Кадерле туганнарым!

Бүген өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән икән — кызыгыз дөньяга аваз салган. Сезне  шушы сөенечегез белән тәбрик итәм!
Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен. Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән вакытын, аның да әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын үзегезгә.

Барча туганнарыгыз исеменнән Ильяс Шәкүров.

Просмотров: 1040

Комментирование запрещено