Хезмәтеңә күрә хөрмәтен күр

тат статья (2)Җир йөзендә меңләгән һөнәр бар. Шулар арасында иң мөһиме һәм иң кирәклесе, мактаулысы булып табиблар һөнәре тора. Медицина уку йортының стеналарыннан чыкканда булачак табиб Гиппократ антын бирә һәм шул антына гомере буе тугры булып үзенең вазифасын башкара. Дөрес, медицина хезмәткәрләре арасында да төрлесе очрый. Яшерен түгел, кайбер табибка приемга барасы да килми. Ләкин һөнәренә чын йөрәге белән бирелгән медицина хезмәткәрләре күбрәк. Бүгенге язмам шундыйларның берсе, Яңа Ярмәк авылы фельдшеры Зөлфия Шамил кызы Шиһапова турында.

Зөлфия 1960 елның 26 мартында Яңа Ярмәк авылында дөньяга килә. Аның әтисе Шамил абый гомере буе колхозда тырышып эшли, ә әнисе - Әлфия апа мәктәптә балалар укыта.

Укытучы баласы булганлыктан, Зөлфия бар яклап та үрнәк булырга тиеш икәнен аңлап үсә. Ул тәртипле, тырыш, яхшы укый, мәктәптә уздырыла торган барлык чараларда да актив катнашып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Богырыслан шәһәренең медицина училищесына укырга керә. Менә ул укуын уңышлы гына тәмамлап, дипломлы белгеч булып туган авылына кайта һәм эшкә урнаша.

Зөлфия сөйгән егете белән кушылып тормыш сукмагыннан атлап китә. Аларның бәхетен тулыландырып игезәк кызлары дөньяга аваз сала. Ләкин Ходай Тәгалә Зөлфиягә пар канат булып яшәргә насыйп итмәгән икән шул: яшьләрнең арасыннан кара күләгә уза һәм аларның юллары аерыла. Тормышның бөтен авырлыгы, ике нәни кызчыкны үстерү һәм “башлы-күзле” итү, барысы да яшь хатын-кыз җилкәсенә төшә. Шушы катлаулы эш һәм авыр тормыш шартларында ике алма кебек кыз үстерә Зөлфия ханым.

Лилия әнисе эзеннән китә — Самара медицина университетын тәмамлый. Аның белән генә тукталып калмый ул. Бүгенгесе көнне шушы уку йортында ординатурада белем алуын дәвам итә. Лилия — уңган һәм бөтен яклап булган кыз: ул өч бала анасы да бит әле! Ире Мөдәрис белән балаларына дөрес тәрбия биреп, аларны һәр яклап үстерәләр.

Икенче кызы Алия, Восточный институтының психология бүлеген тәмамлый. Үзенең һөнәрен хөрмәт итсә дә, асылда иң яратканы — журналистика була. Бүгенгесе көнне ул өлкәбездә чыгып килүче “Бердәмлек” газетасы редакциясендә корреспондент булып эшли. Ире Рәмис белән ике бала үстерәләр.

Зөлфия апаның кызлары уңган, тырыш, игелекле булып үстеләр һәм әниләрен бик кадерләп, хөрмәт итеп яшиләр.

Зөлфия апабыз авыл халкының җир йөзендәге фәрештәсе дисәм дә, һич ялгышмамдыр. Чөнки 36 еллык хезмәтендә ничәмә-ничә гомерне беренче ярдәм күрсәтеп, саклап калган ул! Салкын дими, кар-яңгыр дими — бер шалтыратып чакыруга йөгереп килеп тә җитә. “Зинһар ярдәм ит”, — дип аңа караган өмет тулы күзләрне һәм күңелләрне тынычландырып җибәрә. Авыл халкы Зөлфия апаны “безнең врачыбыз”, дип атый.

Хөрмәтле Зөлфия ханым! Сезне бөтен авыл халкы исеменнән ихлас күңелдән юбилеегыз белән котлыйм. Сезгә корычтай исәнлек, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, җаваплы һәм катлаулы эшегездә уңышлар, үстергән балаларыгызның бәхетле тормышына куанып озын гомер белән яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә мең-мең рәхмәтләребезне белдерәбез!

Язмамны авылыбыз шагыйрәсе Гөлсинур апа Гафурованың “Рәхмәт Зөлфиябезгә” дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйм.

…Хезмәт итәсең халкыңа

Ныклы белемең белән,

Тынгы белмәс, мәрхәмәтле

Олы йөрәгең белән.

Дәвалыйсың үз балаңдай

Бөтен авыл баласын,

Бик күп еллар үз эшеңә

Тугрылыклы каласың.

Яңгыр дими, буран дими

Сумкаң тотып чабасың,

Әҗәлдән башка чирләрнең

Син дәвасын табасың.

…Борчу-сагышларың күптер

Китек күңелләреңдә,

Бул бәхетле, сау сәламәт

Алдагы көннәреңдә.

Рәхмәтле гомер йомгагың

Тәгәри инде көзгә,

Дәрәҗәләрнең олысы-

Рәхмәт Зөлфиябезгә!

Алисә ХАМАТШИНА.

Яңа Ярмәк авылы.

Искәрмә: Алисә! Шундый да матур, эчтәлекле язмаң өчен сиңа рәхмәтемне белдерәсем килә һәм алдагы көннәрдә дә безнең белән аерылма. Уңышлар теләп, Рәйсә апаң.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1474

2 комментариев

  1. ​крепкого вам здоровья,долгих лет и терпения в вашей нелегкой работе

  2. Фэрештэбезне юбилее белэн, без аны бик яратабыз хэм хэрмэт итэбез!