
Илебездә дингә иреклек бирелгәч, авыл халкы тырышлыгы белән җиденче мәчет заманча матур, җыйнак һәм күркәм итеп төзелде.
Кайсы гына авыл тарихын алсаң да, ул һәрвакыт анда яшәгән дин әһелләренең һәм анда корылган мәчетләрнең язмышына бәйләнгән.
Хәзерге Камышлы, Похвистнево районнары, Татарстан Республикасындагы Әлмәт, Лениногорск, Шөгер, Минзәлә, Сарман районнары Казан ханлыгы алынгач чукындырудан качкан халык белән тулган. Бигрәк тә Сок һәм Кинел елгалары арасындагы башкорт биләмәләре дип аталган әрәмәләргә, урманнарга һәм болыннарга, бай җирләргә качкыннар күпләп килеп урнашканнар. Бу хәзерге Камышлы районы тарихын күзаллаганда ачык күренә.
Хәзерге Камышлы районына кергән авылларның җирләре унсигезенче гасырның икенче яртысында тарханнар нәселеннән булган Ярмөхәммәднең җир биләмәләренә кергәннәр. Ярмөхәммәднең идарә үзәге хәзерге Иске Ярмәк авылына күчүенең сере – ул пристав һәм исправник яшәгән Исаково авылына якынрак булу исәбенә бәйләнгән. Читать полностью →