Хәрби элемтәче бабам

бабайМинем әниемнең бабасы – Моталлап Билал улы Әюпов 1923 нче елның 8 сентябрендә Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылында Билал карт бабам белән Фатыйма карт әбием гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әти-әниләре барлык балаларын да иркәләп һәм яшьтән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Моталлап бабам бик акыллы, зирәк бала була. Ул беренче сыйныфка авылдагы башлангыч мәктәпкә укырга керә. Яхшы укыганы өчен дүртенче сыйныфны Мактау грамотасына тәмамлый. Бишенче сыйныфтан башлап, укуын күрше Әхмәтле авылында дәвам итә. 1941 нче елда, сугыш башлангач та, ул мәктәптә укуын ташламый. Анда да бик тырышып укыган карт бабамны 1942 нче елның 23 февралендә комсомол сафларына алалар. Иртәгесен ул үз теләге белән фронтка китәргә ниятләнеп, Николаев районы хәрби комиссариатына килә. Ә 25 февральдә инде аны Ерак Көнчыгышка 1129нчы хәрби частькә озаталар. Монда гаубицалы артиллерия полкы урнашкан була. Бу частьтә ул хәрби радист-телеграфистка укый. Шуннан соң аны сержант званиесендә Киевтан ерак түгел булган 3нче Белорус фронтына озаталар. Анда ул 478нче дошман танкларын юк итүче артиллерия полкы карамагында булган радист-телеграфистларның отделение командиры була (полк – 5 – АК).
Моталлап бабам Белоруссия, Литва, Польша, Көнчыгыш Пруссия җирләрендә, Кенигсберг (хәзерге Калининград), Нюрденберг, Гумбинин, Мользак, Зак шәһәрләре өчен барган каты сугышларда катнаша. Бу бәрелешләрдә командование куйган сугышчан бурычын намус белән үтәве өчен ул инде 1945 нче елның язында «За отвагу», «За Победу над Германией», «За взятие Кенигсберга » дигән медальләр белән бүләкләнә. Бу чорда минем карт бабама җимерелгән шәһәрләрне күрергә, сугыш кырларында бик күп полкташларын югалтырга туры килә. 9 Май – Җиңү көнен ул Кенигсберг (Калининград) шәһәрендә каршылый.

Инде сугышлар тынды, тиздән туган якларга да кайтып китәрбез дигәндә генә, аны 1945 нче елның 24 июнендә япон самурайларына каршы сугышка озаталар. Көчле һәм мәкерле фашистик Германияне җиңгән совет солдатларын төягән хәрби эшелон Орел, Саратов, Уральск һәм тагын әллә нинди шәһәрләр аша Ерак Көнчыгышка ашыга. Нәкъ бер айдан соң алар Чита шәһәренә килеп төшәләр. Ә инде 27 июльдә снарядлар төягән йөк машинасы аларны Доросун станциясеннән совет-монгол чикләренә алып китә. Тик Читадан 110 километр чамасы киткәч, бу машина авариягә эләгә: ул җиргә әйләнеп каплана. Кузовтагы солдатлар кайсы-кая җиргә егылып төшәләр, ә карт бабам машина астында кала. Яраланган бабама 4 сәгать буе ярдәм көтеп, шунда ятарга туры килә. Тикмәгә татарлар «Бәла аяк астыннан чыга» димиләрдер шул. Тагын «Юл газабы – гүр газабы» да диләр халыкта. Менә көтмәгәндә генә шундый хәлгә тап була да инде минем фронтовик бабам. Бәхетенә, тиздән сугышчан иптәшләре кузовтагы снарядларны җиргә бушатып, якындагы авылдан ярдәмгә килгән күтәрткеч кран белән машинаны җиргә бастырып куялар. Шулай итеп, Моталлап бабам шундый хәтәр үлемнән котыла.

29 июльдә ул үзенең радист-телеграфистлар отделениесе кергән 478нче артиллерия полкы составында Монголиянең башкаласы булган Улан-Батор шәһәренә таба юл ала. Аннан алар 31нче июльдә Үлем Үзәненнән ерак булмаган Чойболсан шәһәренә күчәләр. 1945 нче елның 8 августыннан 3 сентябрьгә кадәр полк Үлем Үзәнендә япон империалистларына каршы көрәшә. Бу сугыш барышында күрсәткән батырлыгы өчен карт бабама командиры «За Победу над Японией»
дигән медаль тапшыра. Ерак Көнчыгыштагы совет-япон сугышы да безнең өчен уңышлы бетә, һәм Япония капитуляция игълан итә. Тик батыр карт бабама әле аннан соң да хәрби хезмәтен дәвам итәргә туры килә. 1947 нче елның 21 мартында гына ул, запаска китү сәбәпле, үзенең радист-телеграфистлар отделениесе командиры вазифасыннан азат ителә. Шулай итеп, Моталлап бабам өчен Икенче Бөтендөнья сугышы бары тик 1947 нче елда гына тәмамлана. 1942 нче елдан алып 1947 нче елга кадәр аңа ничә илләрне гизәргә, ничә канкойгыч сугышларда катнашырга, күпме шәһәр-авылларны азат итәргә туры килде икән?

Ниһаять, 1947 нче елда ул үзенең туган авылына авыр сынауларда чыныккан чын ир-егет, җиңүче булып кайтып җитә. Анда Румия карт әбиемә өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Алар биш кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Балаларына ныклы белем алырга, әле югары уку йортларында укырга да мөмкинчелек тудыралар. Шуңа да алдан Куйбышев (Самар) өлкәсенә, ә соңрак шәһәрнең үзенә дә күчеп киләләр. Бабам авылда да, Самарда да төрле җаваплы эшләрдә эшли. Инде яше җитеп, пенсиягә чыккач та, ул мәчеткә йөри, намазын укый, балаларына һәм оныкларына булышудан тәм табып яши. Тик кеше гомере чиксез түгел шул. 2009 нчы елның 26 ноябрендә карт бабам Самарда вафат була. Мин Моталлап бабам белән горурланам, чөнки ул яшь булса да, Көнбатыш Европадан Ерак Көнчыгышка кадәр хәрби элемтәче булып, шундый озын сугыш юлын үткән батыр солдат булган бит.

Самар шәһәре «Яктылык» мәктәбенең 7 «Б» сыйныф укучысы Наилә ГАЗИЗОВА.

(Укытучысы - Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА).

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1447

Комментирование запрещено