Рейхстагны алуда катнашкан бабам

1Минем әтиемнең бабасы – Нурулла углы Фәйзулла Әпсәләмов 1921нче елның 1 апрелендә Самар өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында туа. Күп балалы ярлы крәстиән гаиләсендә икенче бала була ул. Әтисе бик иртә үлеп киткәнгә, тормыш көтүе бик авырга кала. Шуңа карт бабам шул елларда авылда оешкан күмәк хуҗалыкта бик тырышып эшләп, әнисенә хәленнән килгәнчә ярдәм итә.

1940нчы елның ноябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар һәм Ерак Көнчыгышка, Манчжурия белән безнең илебез арасындагы чиккә 102нче погранполкка хезмәт итәргә җибәрәләр. Бу Советлар Союзы иминлегенә Япония янаган вакыт була. Тик Ерак Көнчыгыштан көтелгән афәт безгә көнбатыштан килә, чөнки 1941нче елның 22 июнендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә каршы сугыш башлый. Минем Фәйзулла бабамны да — кичәге чик сакчысын – Көнбатыш фронтка күчерәләр.

1-1Шулай итеп, 1941нче елның көзендә ул Суворов орденлы Уралда оешкан 175нче дивизиягә кергән 120нче батареяда миномётчы итеп билгеләнә. Аларның шушы дивизия сугышчылары төялгән тимер юл составлары Куйбышев тимер юл станциясендә тукталыш ясый. Шуңа фронтка китүче бу дивизия 1941нче елның 7нче ноябрендә Бөек Октябрь бәйрәме хөрмәтенә Куйбышев шәһәрендәге Куйбышев мәйданында үткәрелгән хәрби парадта катнаша.

Тиздән парадта катнашкан сугышчыларга кулларына корал тотып, Мәскәү юнәлешендә башкалабызга ыргылучы немец илбасарларына каршы көрәшергә туры килә. Бабам да бу бәрелешләрдә беренче тапкыр сугыш чирканчыгы ала. Менә шул вакыттан алып, алар дошманны көнбатышка таба куа башлыйлар һәм инде Смоленскига кадәр барып җитәләр. Шәһәрне дошманнардан азат иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен Әпсәләмов “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Тик “Батыр ярасыз булмый”, диләр халыкта. Атакага барганда ул яралана һәм Кострома шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Анда хәрби табиблар Фәйзулланы аякка бастыргач, ул яңадан фронтка китә.

1943нче елның җәендә язмыш аны Курск тирәсендә барган сугыш кырларына китерә. “Курская дуга” дип аталган мәхшәр җире була ул. Прохоровка авылы янындагы совет һәм немец танклары бәрелешендә миномётчы буларак катнаша егет. Аларның дивизиясе үзләреннән күп тапкырга көчле булган дошман һөҗүменә каршы тора.

Шушы бәрелештә үзен кыю солдат итеп күрсәткән Әпсәләмовка командиры “Дан” ордены тапшыра. Бу сугышта ул икенче тапкыр каты яралана. Госпитальдән терелеп чыккач, аңа яңадан үзенең частен куып җитәргә туры килә. Ә полкташлары бик еракка, хәтта безнең көнбатыш чикләребезгә кадәр үк барып җиткән булалар. Сугышчыларга юлда биек тауларга менәргә, шаулап аккан Днепр, Буг, Висла елгаларын, салларга яки понтоннарга утырып, кичәргә туры килә. Висланы кичкәч, алар фашистларны Польшаның башкаласы Варшавага кадәр куып баралар. 1945нче елның 17 гыйнварында бу шәһәрне дошманнардан азат иткәне өчен бабам “За освобождение Варшавы” дигән медальгә лаек була. Ике тапкыр контузия ала ул монда.

Аның 120нче батареясы да кергән 1нче Белоруссия фронты сугышчылары Германиягә кадәр барып җитәләр. 1945нче елның апрелендә бу фронт башка фронтлар белән берлектә Германиянең башкаласы булган Берлинны чолгап ала. Бик каты барган канкойгыч сугыштан соң, ниһаять, Берлин шәһәре бирелә.

Инде ефрейтор дәрәҗәсендә булган Фәйзулла Әпсәләмов Берлиндагы Рейхстагны алуда күрсәткән батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз” ордены һәм “За взятие Берлина” медале белән бүләкләнә. Соңрак аңа “За Победу над Германией” дигән медаль дә тапшыралар. Шулай итеп, 9 Май – Җиңү көнен ул Берлинда каршылый. Үзенең тиздән Мәскәүдә узачак Җиңү Парадында катнашачагын белгәч, аның шатлыгы эченә сыймый.

1945нче елның 24 июнендә илебезнең башкаласы – Мәскәүдә Кызыл мәйданда уздырылган Җиңү парады сафларында барганда да, җиңелгән фашист Германиясе армияләренең хәрби әләмнәрен Мавзолей янына ташлаганда да, совет солдаты Фәйзулла Әпсәләмов горурлык хисе кичерә.

1946нчы елда солдат туган авылы Байтуганга әнисе янына кайта һәм гомере буе биредә яши. Нинди эштә эшләсә дә, үзенең бөтен гомерен данлы хезмәткә багышлаган кеше ул.

Батыр Фәйзулла бабам 88 яшендә вафат була.

Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Альбина ӘПСӘЛӘМОВА.

(Укытучысы - Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА).

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел, «Салям» газетасы.

Просмотров: 2002

2 комментариев

  1. И смелый образ этого односельчанина!Мы будем вечно в памяти беречь!

  2. Файзулла абый наш сосед и мы помним его рассказ, как он в мешке немца-языка на себе притащил.Помним, гордимся.