Айсылу АБДЕЕВА: «Мой двоюродный дед одним из первых устроил салют в честь Победы в самом центре Берлина» / Шәфигулла ТАТЛАЕВ: “Ветераннарның кадерен белегез!”

004Во многих семьях о войне знают не понаслышке, не исключение и наша семья Абдеевых-Татлаевых.

К сожалению, не все ветераны дожили до великого  праздника – 70-летнего юбилея Победы нашей Родины над фашизмом. Я хотела бы поделиться воспоминаниями о своём двоюродном дедушке по отцовской линии, ветеране войны  Шафигулле Ибрагимовиче Татлаеве, не дожившем  до этой знаменательной даты.

Каждый год в день Победы в нашей семье было непреклонным правилом позвонить Шафик-бабаю и поздравить его с этим праздником. Особенно ему было приятно когда звонили Гузяль и Тимур — моя дочь и племянник. Он по-детски радовался этим незамысловатым словам поздравления, любил когда мы приходили к нему в гости проведать его, почаёвничать и пообщаться. 

004

Он вспоминается мне всегда улыбчивым, приветливым. Даже в семейном альбоме все его фотографии искрятся настроением и нет ни одной, где бы он был с официальным выражением лица. Оценивающий взгляд с хитроватым прищуром, приятный  и добрый тембр голоса – всё это детские воспоминания. А в более взрослом возрасте пришло и осознание того, что этот человек повидал в своей жизни очень многое: и трудное детство, и войну, и послевоенную службу в Германии.

Шафигулла Ибрагимович Татлаев попал на фронт 17-летним юношей в 1943 году, окончив курсы командиров зенитной батареи, дошёл в этом качестве до Берлина.

Участвовал он в сражениях за освобождение Риги, Пскова, Выборга, Ленинграда, имел более 20 орденов  и медалей  разных рангов, среди которых «За оборону Ленинграда», «За взятие Берлина». Повидал очень много смертей своих однополчан и командиров. Всегда помнил  их фамилии и имена.

По его воспоминаниям, в  ожесточённых боях за Берлин их пушки были раскурочены фашистскими самолётами, оставшиеся  орудия они демонтировали и закрепили на танках и уже сражались в таком качестве вместе с танкистами, вынуждая  вывесить белый флаг не одно вражеское подразделение.

Известие о  капитуляции фашистской Германии он встретил на соседней улице с рейхстагом в кругу друзей-танкистов, все кричали и ликовали: «УРА!!». Плакали, не стесняясь своих мужских слёз, а он, будучи командиром взвода артиллеристов, одним из первых, по просьбе своих однополчан, устроил салют в честь Победы в самом центре Берлина. Это ощущение радости не покидало его всю жизнь и было ярчайшим воспоминанием.

Служба Шафигуллы Ибрагимовича закончилась не сразу с последними залпами снарядов и пушек, а еще 5 лет он прослужил на территории Германии, обучая молодых солдат науке боя. Был он человеком позитивным, выносливым и даже спортивным. Являлся призёром соревнований по бегу и борьбе, а также хорошим гармонистом.

Любовь к музыке объединяла моего отца Абдеева Рафика и двоюродного деда Татлаева Шафигуллу  неспроста, семья была музыкальная: Ибрагим-бабай — отец Шафигуллы, дед моего отца — был скрипачом, а его жена Нагимя-эби играла на гармони, дочери Раушания и Солтания -сестры Шафигуллы — очень красиво пели. Всё это передалось и нам.

Этот год был бы юбилейным и для него самого — ему в феврале исполнилось бы 90 лет.

Мой отец Абдеев Рафик – племянник Шафигулла-бабая по материнской линии. Он всегда ощущал поддержку своего дяди по жизни и, особенно,  в выборе профессии. Совсем юным парнишкой он приехал в Куйбышев в конце 50-х, а Шафигулла  Татлаев в то время уже был на хорошем счету в организации «Стальмонтаж», работал бригадиром и порекомендовал  устроиться к ним на предприятие.

На том же предприятии в те годы работал и Амир Джаббаров — труженик тыла, уважаемый всеми  человек, друг Шафигулла-бабая.

005

Шафигулла  Татлаев был женат на очень хорошей женщине — Таифя-апа. Она была строгой, но справедливой, чистоплотной  и хозяйственной женой, прекрасной мамой. Шафик и Таифя Татлаевы воспитали сына и дочь. Сами, будучи  простыми работягами, хотели, чтобы их дети были образованными и воспитанными, приобрели достойные профессии. Их мечта сбылась, Наиль Шафикович Татлаев – доктор медицинских наук, руководитель клиники  «Медицина для мужчин», Наиля Шафиковна Татлаева – известный врач-невропатолог.

HlFRaoaH6qw ligNh4wxT94

Ветеран ВОВ Шафигулла Ибрагимович Татлаев при жизни увидел успехи своих детей и успел порадоваться им.

Мой дядя Наиль Шафикович Татлаев «унаследовал»  от своего отца позитивный характер, талант человеколюбия и сострадания, спасибо ему за помощь и поддержку. Он, будучи специалистом международного уровня, получившим практику-стажировку в Алжире и Америке, снискал репутацию первоклассного специалиста, руководителя клиники «Медицина для мужчин», а его жена Наиля апа – верная спутница и соратник, тоже врач по профессии.

Ещё один мой дедушка — Абдеев Хаким Харисович погиб в сражениях под Смоленском. К сожалению, не сохранились никакие сведения и фотографии, знаю только,  что моя бабушка Солтания получила похоронку и очень сильно переживала потерю мужа. Был он, по её словам, человеком очень добрым и работящим, любил детей.

В своё время, много лет назад, на страницах газеты «Бердэмлек» была опубликована статья-беседа Амира Джаббарова с Шафигуллой Татлаевым. И мне запомнилось его «завещание» потомкам: «Помните о своих родных и близких, которые завоевали для вас эту победу над фашизмом и передавайте эту память потомкам, навещайте их пока они живы и не лишайте их своей помощи и поддержки, ведь иногда человеку нужны просто хорошее слово и ваша улыбка. Нас с каждым годом всё меньше и меньше, берегите нас и память о нашем подвиге!»

Присоединяясь к этим словам, добавлю, что поздравляю всех ветеранов ВОВ, тружеников тыла, детей войны, не видевших детства с этим великим праздником — Днём Победы, желаю вам  здоровья и внимания ваших родных и близких людей! 

 Айсылу АБДЕЕВА (КУРМАЕВА).

samtatnews.ru

* * *

Кызганычка, сугыш ветеран-нарының күпчелеге Бөек Җиңүнең 70 еллыгын күрү бәхетеннән мәхрүм. Ел саен аларның сафлары сирәгәя, сугышта катнашкан ата-бабаларыбыз бакыйлыкка күчә бара. Әйе, вакыт мәрхәмәтсез. Безнең оныклар сугышта катнашкан туганнары турында ишетеп кенә беләләр. Ә менә безнең буын кешеләре ветераннар белән аралашып үсте.

Һәр Җиңү бәйрәме алдыннан әтием Рәфыйк Әбдиевнең икетуган бабасы Шәфигулла Ибраһим улы Татлаевны 9 Май көнне шалтыратып котлау, хәлен белү гаиләбез өчен шарт иде. Бигрәк тә кызым Гүзәл яисә сеңелемнең малае Тимур шалтыратканда шатлана, хәлен белергә килгән кешене чәй эчермичә, озаклап сөйләшеп утырмыйча җибәрми иделәр. Гаилә альбомындагы фотосурәтләрдә дә гел өстәл артында көлеп-елмаеп утыра Шәфигулла бабабыз.

Мин аны елмаючан, кунакчыл, күзен кысып, бәя биреп карый торган кеше буларак хәтерлим. Аның тавышы да шундый ягымлы, күңелгә ятышлы, безгә, балаларга, гел аның сөйләгәннәрен тыңлап утырасы килә иде. Бу минем балачак хатирәләрем. Үсә төшкәч Шәфигулла бабайны күпне күргән, күпне белгән кеше итеп таный башладым. Аның балачагы да бик авыр булган, сугышта да катнашкан, гомере буе авыр эштә дә эшләгән ул.

Шәфигулла бабабыз сугышка 1943 елда зенит батареясы командирлары курсларын тәмамлаганнан соң алына. 17 яшьлек егет Рига, Псков, Выборг, Ленинград шәһәрләрен азат итүдә катнаша, Берлинга кадәр барып җитә. Егермеләп орден-медальләре арасында “За освобождение Ленинграда”, “За взятие Берлина” медальләре булуын хәтерлим. Ул безгә вафат булган полкташлары, командирлары турында еш кына сөйли иде. Үзенең вафатына кадәр аларның һәрберсенең якты истәлегенә дога кылып, яхшы сүз белән искә алып яшәде.

- Берлин өчен сугышканда безнең позицияләрне бомбага тоттылыр һәм пушкаларыбызны сафтан чыгардылар. Без аларны сүттек тә, танк-ларга беркетеп, танк бригадасы белән бергә Берлинга кердек, - дип сөйләгән иде миңа.

Сугыш тәмамлану хәбәрен безнең бабай Рейхстагтан ерак булмаган урамнарның берсендә ишетә. Шул вакытта кырыс ирләрнең дә балаларча шатланып “Ура!” кычкырулары, кочаклашып елаулары турында сөйли иде.  Артиллеристларның взвод командиры буларак, ул беренчеләрдән булып Берлин уртасында салют уты ачарга боерык биргән. Бабай моның белән бик горурлана иде. Җиңү шатлыгы аның тормышындагы иң зур вакыйга булгандыр, мөгаен.

Җиңү көненнән соң Шә-фигулла Татлаев әле тагын биш ел Германиядә хезмәт итә, яшь солдатларны сугыш һөнәренә өйрәтә. Ачык йөзле, спорт сөючән батыр командирның күңеле нечкә булган, күрәсең. Ул бик яхшы гармунчы да иде бит әле. Минем әткәм Рәфыйк Әбдиев белән тальян гармуны, татар моңы аша дуслашып киткәннәр алар. Гомумән, безнең гаилә бик музыкаль булган: Шәфигулланың әтисе (минем әтинең бабасы була инде) Ибраһим бабай скрипкада уйнаган, ә аның хатыны Нәгыймә әби — гармунда. Кызлары, Раушания белән Солтания -җырчылар. Аларның музыка геннары безгә дә күчкән: әтием Рәфыйк — гармунчы, ә мин — җырчы.

Минем әти Куйбышевка килгәч, Шәфигулла бабай аны үзе бригадир булып эшли торган “Стальмонтаж” оешмасына эшкә урнаштыра. Шул ук оешмада Әмир ага Җаббаров та эшләгән. Соңрак “Бердәмлек” газетасына язылган кызык-лы һәм төпле мәкаләләре, мәчеттәге эшләре белән танылган Әмир ага гомер буе безнең әти белән дус булды.

Шәфигулла бабабызның хатыны Таифә апа да таләпчән, әмма гадел кеше иде. Аның өе гел чиста-пөхтә, ә өстәле мул ризыклы булды. Алар Шәфыйк бабай белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Үзләре гади кешеләр булсалар да, балаларын укытырга тырыштылар. Кызлары Наилә Татлаева — танылган невропатолог, ә уллары Наил Татлаев — медицина фәннәре докторы. Хәзер ул “Медицина для мужчин” клиникасын җитәкли. Алжирда һәм Америкада  практика алган белгечнең репутациясе бик югары, диләр. Наил абый әтисенә охшаган: шундый ук ачык күңелле, кеше хәленә керә белә торган табиб. Ярдәме һәм теләктәшлеге өчен гел рәхмәт укыйбыз аңа. Шунысы куанычлы, Шәфигулла бабай, бакыйлыкка күчкәнче, балаларының уңышларын күреп, сөенеп яшәде.

Тагын бер бабам - Хәким Харис улы Әбдиев, Смоленск тирәсендә барган каты сугышта һәлак булган. Кызганычка, аның документлары да, хәтта фотолары да сакланмаган. Солтания әбием, ире вафат булуы турында кара кәгазь алгач, бик кайгырган, дип сөйләгәннәр иде миңа. Чөнки бабабыз бик яхшы һәм эшчән кеше булган, балаларын да, хатынын да бик яраткан.

Күп еллар элек “Бердәмлек” газетасы битләрендә Әмир ага Җаббаровның Шәфигулла Татлаев турында мәкаләсе бастырылган иде.  Анда Шәфигулла  бабайның киләчәк буыннарга әйткән васыяте дә бар: “Фашизмны җиңеп, азатлык бүләк иткән ата-бабаларыгызны онытмагыз. Исәннәренең хәлен белегез, кулыгыздан килгән кадәр ярдәм итегез. Кайчакта аларга сезнең яхшы сүзегез генә дә җитә бит. Ветераннарның саны елдан-ел кими бара, кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларның батырлыгы турында онытмагыз, кадерләрен белегез!”

Шәфигулла бабайның шу-шы сүзләренә кушылып, бөтен сугыш ветераннарын да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйм, исәнлек-саулык, туганнарыгызның игътибарын һәм игелеген күреп яшәвегезне телим.

Айсылу ӘБДИЕВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1714

Комментирование запрещено