«Аллаһы колы буласым килә»

1205Ульян шәһәрендә сигезенче тапкыр төбәкара Коръән укучылар бәйгесе узды. Конкурста Идел буе округының дини учреждениеләрендә укучы 10 – 17 яшьлек малайлар катнашты.

Самар өлкәсеннән, Ульян, Ырынбур, Казан, Буа шәһәрләреннән килгән шәкертләр “Коръәнне карап уку” һәм “Коръәнне яттан уку” номинацияләрендә үз белемнәрен сынап карадылар.

Самар өлкәсенең Гали авылы мәдрәсәсендә укучы Тәлгат Ситдыков конкурста “Коръәнне карап уку” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Ундүрт яшьлек Тәлгат – Кызыл Яр районының Кызылсу авылы малае. Гали мәдрәссәсендә ике ел укый. Мондый бәйгеләрдә беренче катнашуы.- Улыбызга Тәлгат исеме куштык. Тик менә күптән түгел ул үз теләге белән исемен “Абдуллаһ” (Аллаһы колы) дип үзгәртте. “Тәлгат исеме “нур сибүче” дигәнне аңлата. Фәрештәләргә тиң исемне йөртүемне дөрес дип санамыйм, минем Аллаһы колы буласым килә”, — дип аңлатты ул бу гамәлен, - дип сөйләде малайның әтисе Әхтәм Ситдыков.

Гали авылы мәдрәсәсеннән тагын бер шәкерт Ишмурат Саламатов исә “Коръәнне яттан уку” номинациясендә икенче урынга лаек булды.

Шул ук номинациядә Самарның “Нур” мәдрәсәсе шәкерте Мәхмүтҗан Хәйдәров өченче урын алды.

Конкурста катнашучыларның чыгышлары арасында бәйгедән тыш Коръән укырга тамашачылар арасыннан балалар да чакырылды. Кечкенәләрнең Изге Китабыбыз сүрәләрен шулкадәр илһамланып, самими укулары күңелләрне нечкәртеп җибәрде. Тамашачылар арасында Коръән укучыларның иң кечкенәсе – Салаватка әле биш кенә яшь. Ә алты яшьлек Мөхәммәд Исмадуллаев халыкны аеруча гаҗәпләндерде. Бу балакай шушы яшендә инде Коръәннең күп өлешен яттан белә икән. Аның чыгышы тамашачыларга шулкадәр ошады ки, аны икенче тапкыр сәхнәгә чакырып чыгардылар.

- Мондый чаралар төрле төбәкләрдә яшәп укучы шәкертләргә үзара тәҗрибә тупларга, дуслашырга, аралашырга мөмкинлек бирәләр, аларда Изге Китабыбызга мәхәббәтне арттыралар. Ә иң мөһиме – Коръәнне дөрес укып, аны дөрес аңлаучы яшьләребезнең туры юлдан тайпылмауларында ышаныч зур, — дип бәйгедә чыгыш ясады Ульян өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе, баш имам-ахун Илдар Сафиуллин.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Салям» газетасы, tatarlarsamara.org.

Просмотров: 1236

Комментирование запрещено