Туган авылым Өчкаен

Өчкаен авылы урамы

Өчкаен авылы урамы

Яңа җиргә яңа өметләр белән Туган авылым Өчкаен Ульяновск һәм Самар өлкәләренең чиге булып торган Карамал елгасыннан өч чакрым ераклыкта урнашкан. Безнең Яңа Малыклы районы җирләре элек Самар губерниясенең Ставрополь өязенә, аннан Куйбышев өлкәсенә кергән булган. Районның бүгенге алты татар авылы Иске Исәнтимер, Урта Исәнтимер, Иске Төгәлбуа, Өчкаен, Зирекле Куак, Әбдери һәм чикнең икенче ягында калган Мачәй, Каенлы, Тупли, Алмалы, Идәй исемле татар авыллары бер оя булып утырып, аларның халкы да элек-электән аралашып, бер-берсенә йөрешеп, туй уйнатып яшәгәннәр. Кызганыч, бүген инде бу татар авылларының халкы елдан-ел кими бара, кайберләренең исемнәре генә калды.

1Элек Россия авылларында крестьяннар җирсезлектән интеккән, шул сәбәпле еш кына кан коелган. Өлкәнең татар авылларының күпчелегендә XIX йөз азагы – XX йөз башында ике-өч мең кеше яшәгән, кайберләрендә халык саны дүрт-биш меңгә җиткән.

Россиянең авыл хуҗалыгы министры П.А. Столыпинның 1906 елгы җир турындагы яңа Указы буенча, һәр крестьян, үзенең общинасыннан чыгып, аерым хутор яки отруб оештыру мөмкинлегенә ия була. Авылыбызның бүгенге Искатруб («иске отруб» сүзләреннән) дигән урамы да шул реформа нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Урта Исәнтимернең Япон сугышында (1904–1905) катнашкан солдатларына иң беренче булып яңа җирләр бирелә, һәм алар Карамал буена килеп утыралар. Бүген ул урам русча Солдатская дип йөртелә. Анда беренче күчеп килүче Сафин Исхак, Вәлиәхмәтов Вәлиулла, Низаметдинов Нәҗметдин, Исхаков Сөләйман, Садыйков Гимади, Сабиров Миңлебай, Ханәфиев Һади бабайлар арасында, әлбәттә, андыйлар булгандыр. Җир реформасыннан файдаланып, ул елларда Урта Исәнтимер халкы Чардаклы районында яңа отруб (Колмаер отрубы) – Яңа Исәнтимер авылын нигезли.

Баткак мәчете

Баткак мәчете

Ә авылның калган биш урамы 1920–1922 елларда барлыкка килә. Алар да Урта Исәнтимер, Иске Төгәлбуа кешеләре тарафыннан төзелә. Чәчүлек җирләре ерак булганга, авыр кыр эшләреннән соң көн саен 15–20 километр өйләренә кайтып йөрүдән арыган крестьяннар (бигрәк тә 1921 елгы корылык вакытында) бөтенләйгә монда күчеп киләләр. Шулай итеп, бер-берсенә күрше булып, һәрберсе үз автономиясен саклап, биш урам (авыл) барлыкка килә: Өчкаен, Әмир, Гимран, Баткак, Молоток. Өчкаен авылын оештыруда башлап йөрүче Шәмсетдинов Кыям, Гимранда – Гимранов Шәймәрдән була. Әмиргә нигез салучылар арасында иң активы Вәлимөхәммәт Әмиров мәчеттә имам вазыйфасын да башкарган. 1950 елларда аның тырышлыгы белән авыл яныннан үтүче Куйбышев тимер юлында Амировка разъезды ачыла, һәм авыл халкы
Якушка станциясенә йөрүдән туктый. Молоток бер урамнан төзелә, ә зират турысында аркылы урам – соңар канат ясала. Кыяфәте буенча  авыл чүкечкә охшаганлыктан, аңа Молоток дип исем бирәләр. Авылга беренче килүчеләрдән Миннафин Шәрифулла, Мингалиев Әхмәтсафа, Бахитов Туктар, Хәсәнов Минсафа, Шәмсетдинов Фәсах, Хөснетдинов Кыям, Йосыпов Гыйният абыйлар була. Молоток ул вакытта Степная Шентала (хәзерге Самар өлкәсе, Кошки районы) авыл Советына кергән, чөнки 1920 елдан Иске Төгәлбуа Куйбышев өлкәсенең Шентала волостена караган. 1929–1930 елларда Молотокның кайбер крестьяннары буш җирләр артыннан Самар өлкәсенең Идәй, Бакчасарай, Алмалы авылларына күченгәннәр. Баткак авылына кешеләр Урта Исәнтимердән генә түгел, Иске Исәнтимердән, берничә йорт Карамал авылыннан да килгән. Беренче килүчеләр – Вафин Вафа, Миннекаев Минневәли, Галиуллиннар, Сафиуллиннар, Шәйдуллиннар, Зәйдуллиннар.

3

Авылның балта остасы Әсхат Сабировның өй җиһазлары «раскулаченный» Сабиров Миңлебайулы)

Бу урыннарга беренче килүчеләр, йорт салып кергәнче, землянкаларда яшиләр. Кое казып, суның тирәнлеген тикшерәләр. Төрле сәбәпләр аркасында аларга бер урыннан икенче урынга да күчәргә туры килә.

Ил язмышы – халык язмышы

 1918 елның 12 сентябрендә Кызыл армия гаскәрләре Семберне акгвардиячеләрдән, интервентлардан азат иткәч, аклар Идел елгасы буйлап Уралга чигенә. Алар безнең татар авыллары аша да узалар. Александровка күперен шартлатырга керосин биргәннәр дип, өч кешене аталар. Башта үзләреннән кабер казыталар. Авыл халкы терлек-туарын гына түгел, буй җиткән кызларын да дошманнардан мич башына, идән асларына яшерергә мәҗбүр була.

Татар авыллары беркайчан да мәчетсез яшәмәгән. Безнең авылның алты урамында да, заманаларның авыр булуына карамастан, берничә ел эчендә мәчетләр калкып чыга. Алар урам уртасына чыгарып салына. Һәр мәчетнең үз имамы була: Иска-трубта – Исхак мулла, Әмирдә – Вәлимөхәммәт Әмиров, Гимранда – Габдрахман Искаков, Баткакта – Гиматдин бабай һәм Хәсәнҗан дамулла Гобәйдуллин, Молотокта – Әхмәтсафа Мингалиев, Өчкаенда – Йосыф мулла, Вәлиәхмәт Садыйков.

1930 елларда илдә дин әһелләрен эзәрлекләү башлангач, ул безнең муллаларга да кагылмыйча
үтми. Исхак һәм Вәлимөхәммәт хәзрәтләр Урта Азия якларына китеп өлгерәләр. Вәлиәхмәт мулла Иске Төгәлбуада имамлык иткән, ул дин әһеле булган өчен унбер ел Кандал төрмәсендә утыра, аннан чыккач, Өчкаенга килә. Йосыф мулла төрмәдән чыккач, авылга кайтмый. Габдрахман мулланың язмышы да үкенечле: аны Мәләкәс шәһәреннән алып китәләр, шуннан ул югала.

Хәсәнҗан хәзрәт Баткакка килеп төпләнгәнче, бик күп авырлыклар күрә. Аны, атаклы Кизләү мәдрәсәсенең шәех исемен йөртүче мөдәррисен (директорын), шул караңгы елларда өеннән куып чыгаргач, ул гаиләсе белән Таҗикстанның Тирмиз шәһәренә күчеп китә. Биш елдан соң Гобәйдуллиннар гаиләсе туган якларына кайта, Самарда, Мәләкәстә яши. Хәсәнҗан хәзрәт бу вакытта инде ике хатынын җирли. Баткакка ул өченче хатыны белән, авыру хәлдә «халык дошманы» булып, яңа эзәрлекләүдән качып килә. Башта землянкада яши, аннары халык аңа мәчет каршына өй салып бирә. Яңа хакимият монда да аңа тынгы бирми. Аны эзләп, авылга милиция килгәч, бригадир Галиуллин Ибәт, монда андый кеше юк, дип, хәзрәтне яшерә. Соңыннан да миһербанлы авыл халкы Хәсәнҗан хәзрәтне яңа куылудан алып кала.

Алты авылны берләштергән «Берлек» колхозы

1929 елда илдә күпләп күмәк хуҗалыклар төзү башлангач, авылда «Берлек» колхозы оеша. Аның беренче рәисе итеп Иске Төгәлбуа авылыннан коммунист – «егермебишмеңче» Алиев Мингалине куялар, ә беренче авыл Советы рәисе булып Зәйнетдинов Сәхаб сайлана. Сугышка кадәр авылда ике авыл Советы була: Әмирдә һәм Өчкаенда.

Зур хуҗалыклар оешканчы, авыл кешеләре болай да кечкенә әртилләргә кергән булалар, чөнки авыл хуҗалыгында барлыкка килгән техниканы әртил генә күтәрә алган. Әмма яңа сәясәт күмәк хуҗалыкларга керүне бар кешегә дә мәҗбүр итеп куя. Үз сыерың, үз атың белән. Шуңа күрә иң элек колхозларга атсыз, сыерсыз ярлы кешеләр кергән. Җирдә нык басып торучылар, әлбәттә, ярлы-йобагай белән мал-мөлкәтен, эшләп җыйган байлыгын бүлешергә теләми. Шуңа күрә халык арасында ыгы-зыгы китә. Башта колхозга кермәгән крестьяннарга бик зур налог салалар, аннары 61нче статья буенча раскулачивание башлана. Аерым хуҗалык булып яшәүчеләрнең мал-мөлкәтләрен, терлек-туарларын тартып алалар, өйләреннән куып чыгаралар, ә кайберләрен Себергә, Казахстанга сөргенгә озаталар.

Мондый ачы язмышка дучар булучылар: Миннекаев Миңлебай, Сабиров Мәхмүт, Ганиев Гыйлач,
Вәлиәхмәтов Нурулла, Йосыпов Нургали, Хәмидуллин Нәбиулла, Зәйнетдинов Гайнетдин… – барлыгы утызга якын гаилә. Бер кешене, атын суеп ашаган өчен, биш елга төрмәгә ябалар. Билгеле, мондый куркытулардан соң халык колхозга кермичә булдыра алмый. Тик кергәч тә әле, крестьяннар арасында ыгы-зыгы китереп чыгарган тагы бер вакыйга була. Бу – Сталинның газета битләрендә басылып чыккан «Головокружение от успехов» дигән мәкаләсе. Халык моны каяндыр ишетә. Рус хәрефләре белән, укый белмәсәләр дә, кайдандыр газета табып, аны урамда селкеп йөри башлыйлар. «Менә күрәсезме, Сталин ничек әйткән, безне алдап, көчләп колхозга керттеләр!» – дип тавыш кузгаталар. Баш күтәрүчеләр колхоздан атларын, эш коралларын кире алып кайталар. Кайберләре колхоздан чыксалар да, колхоз башлыклары аларга малларын (ат, сыер, бозау) кире бирми. Кешеләр яңадан колхозга керергә мәҗбүр була. Бу хәбәр югары органнарга барып җитә. Районнан ГПУ вәкилләре килеп, халыкны кулга ала, төрмәгә утырта башлый. Крестьяннар кая качарга белми. Ирләр төнлә сәке, идән асларында, авыл артындагы чокырларда куналар, чөнки ГПУ төнлә килә торган була. Андыйларга авылда яшәргә мөмкинлек калмый, һәм күп кеше читкә чыгып китә.

Күз яшьләре белән килгән Җиңү

Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл ветераннары. 1995 ел

Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл ветераннары. 1995 ел

Колхозлар ыгы-зыгысыннан соң авыл тормышы күпмедер хәлдә җайга салынып килгәндә, халык өстенә яңа сынау, сугыш кайгысы килә. Бөек Ватан сугышына алты урамнан 250 кеше киткән, тик шуларның 80 генә туган якларга әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Кайтучылар, күбесенчә, 1920 елларда туып, сугыш азагында фронтка алынучылар иде. Алар арасында сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен Миннекаев Фәсих Минневәли улы — I, II дәрәҗәле Дан орденнары, Вафин Шәйдулла Вафа улы - II, III дәрәҗәле Дан орденнары, Хәсәнов Миннеәсхат Минсафа улы - II дәрәҗәле Дан ордены, ә Нагуманов Мөкатдис Гатаулла улы,Хафизов Сәлихҗан Нуриҗан улы, Сафин Ибраһим Исхак улы, Батдалов Шәрәфетдин Кыяметдин улы, Гарифуллин Әхмәт Гарифулла улы кебек абыйлар Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнәләр. Исән кайтучылардан барлыгы 25 кеше төрле хәрби орден, медальләргә лаек була. Алар илебезнең төрле авыл һәм шәһәрләрен дошман гаскәрләреннән азат итүдә катнашалар. Бүгенге көндә авылның бердәнбер сугыш ветераны Сәлихҗан абыйга сугышның беренче айларында Мәскәү өчен барган каты көрәшләрдә катнашырга туры килә, соңыннан ул разведчик була, берничә мәртәбә яралана, әмма шатлыклы Җиңү көнен күрүгә ирешә. Әхмәт абый белән Мөкатдис абыйлар Ленинградны саклыйлар, ә Ибраһим абый Сафин Совет Армиясендә 1940 елдан 1946 елга кадәр хезмәт итә. Ул 2 нче Белоруссия фронтының «Смерш» исемле контрреволюцион оешмасында көрәшә. Хатын-кызлардан Сәгыйрова Нәйрә Әхмәт кызы, Латыйпова Мәрьям апа да фронт юлларын үтәләр.

«Без – 41нче ел балалары...»

«Без – 41нче ел балалары…»

Бөек Ватан сугышы чорының ачысын-төчесен татыган газиз әбиләр, әти-әниләребез сөйләгәннәрне аерым китап итеп чыгарып булыр иде. Алар күргәнне бүгенге халыкка күрергә язмасын.Шәмсия әбием: «Көне буе иген кырында эшли идек, төннәрен ындырда ашлык киптердек. Ничек Ходай көч биргән. Төнге сменага бармасаң, ач каласың, фәлән-фәлән апалар эшләмәделәр дә, балалары соранып йөрде», – дип, шуларны санап китә иде. Ул елларда авыл хуҗалыгының бөтен авырлыгын үз өсләренә салучы хатын-кызлар нәрсә генә эшләмәгәннәр. Мәсәлән, Рәйсә Исхакова, Сара Миннекаева, Мәрьямбану Нагуманова, Хәерниса Нәбиуллина тракторга утыралар, Халисә Исхакова, Бәдәрия Хафизова һәм башкалар окоп казып йөриләр. Шуның өстенә, ирләрен югалту кайгысы, чабуларына ябышкан балалар…

Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең күз яшьләре белән килгән Җиңү көне бүген дә иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Тик үзләре генә арабызда юк.

Бабамның якты истәлеге

Үткәннәрне уйлаганда, мин сугыш кырында hәлак булган ике бабамны да читтә калдыра алмыйм. Бер әбием иртәрәк вафат булды, икенче әби, бәхеткә, озак яшәде, hәм аның күп санлы хикәяләренең берсе ире Сабирҗанга багышлана иде.

Сабирҗан һәм Шәмсия Латыйповлар

Сабирҗан һәм Шәмсия Латыйповлар

Бабай, Сабирҗан Латыйп улы Латыйпов, тумышы белән Иске Төгәлбуа авылы кешесе. Кечкенәдән мәдрәсәдә белем алып, заманына күрә укымышлы кеше була. Аның яшьлеге күмәк хуҗалыклар оештыру вакытына туры килә, hәм ул да бу эшкә җиң сызганып тотына. Әтисе Латыйп, улы иртән эшкә киткәндә, артыннан кычкырып кала икән: «Улым, алдан барма, башыңа сугарлар. Артта да калма, үкчәңә басарлар! Уртадан гына йөр!» – дип. Әмма улы hәрвакыт алдынгылар рәтендә була, беренчеләрдән булып трактор йөртергә өйрәнә, hәм күп тә үтми, аны тракторчылар бригадиры итеп куялар. Бабай эшкә батыр, юмарт була. 1937 елда Идел
буенда ашлык мөлдерәп уңа. Урак өстендә хезмәт көненә бабай бик күп иген ала. Аның шактыен ул Төгәлбуаның ярлырак кешеләренә, туганнарына өләшә. Алдынгы колхозчы буларак, бабай МТС, район җитәкчеләре тарафыннан бүләкләнә, берничә тапкыр Мәскәүдә була. 1940 елда аны
Өчкаен авылына колхоз рәисе итеп җибәрәләр. Монда да ул үзенә йөкләнгән эшне намус белән башкара. Аның үзе, гаиләсе турында да уйламыйча, җаны-тәне белән дәүләт эшенә чумып яшәвенә искитәрлек. Сугыш башлануга, бабайга беренче повестка килгәч, ул берничә көн чакыру пунктында үткәрә. Шул вакытта әби колхоз бригадиры янына барып, аңардан азрак иген сорарга мәҗбүр була. Бригадирның бу хәлгә исе китә. Бронь белән тылда калгач кына, бабай үзләренә иген алып кайта.

Бабайның сугышка алынуы да үзенчәлекле, ул бу очракта да үзенең намусына тап төшермәгән. Сугыш башлангач, язучылар, галимнәр, җитәкчеләрне бронь белән тылда калдырганнар. Бабайны да шулай бер елга сугыштан калдыралар. Тик аның өчен районның бер түрәсе колхоздан үзенә иген сорый. Бабай әйтә: «Халык кайда, мин шунда, әмма чәчүлеккә дигән
орлыкны бирә алмыйм, колхоз байлыгын да таратып бетерә алмыйм». Шуннан соң аңа икенче повестка килә. Бабай әбигә әйтә: «Курыкма, Шәмсия. Бу әле сугышка түгел… Куркыталар гына». Чыннан да, аны тагын бронь белән калдыралар. Түрәләрнең икенче юлы да өметләре акланмагач, өченче повестка килә. Бабай: «Монысы инде сугышка…» – ди. Шулай, 1942 елның март аенда кара айгыры аны туган җиреннән бөтенләйгә алып китә. Киткәндә ул әбигә бер генә сүз әйтә: «Кызларымны укытырга тырыш».

Ә алты яшьлек кызы, аерылуны сизгән кебек, әтисенең чанасы артыннан бик озак елап чаба. Кечкенә кыз хәзер инде олы яшьтәге ханым, әтисен ул бүген дә өзелеп сагына. Ул гына түгел, сугыш елларында ятим калган авыл да яу киткән улларын юксынып көтә сыман.

Резеда САДЫЙКОВА.

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1589

Комментирование запрещено