Юллар, юллар, авыр булса, булсын. Тик соңгысы гына булмасын

1Җырның бу сүзләре гомер буе рульдә йөрүче кешеләргә гимн итеп алырлык. Әйе, шофер булу – җиңел эш түгел. Ә менә транспортта кешеләрне йөртү икеләтә авыр, чөнки ул пассажирларының сәламәтлеге, хәтта гомере өчен дә җаваплы.

Тупли авылында туып-үскән Нәбиулла углы Мотыйгулла Альмушов шушы авыр эшне менә инде 31 ел башкара.

Армиядән кайткан егет Самарга килеп урнашкач, 49нчы маршрутта автобус йөртүче булып эшли башлый. «Ике ай гына эшләп карыйм да китәрмен», – дип автопаркка килгән Мотыйгулланың гомере шунда узып китә.

– Беренче тапкыр маршрутка чыккандагы кичерешләрегез хәтердәме? – дип сорадым мин аңардан.

– Әйе. Беренче мәртәбә бигрәк авыр булды. Бу бит утын ташу түгел, халыкны йөртү. Бу җаваплылыкны гомерем буе тоеп яшим. Рейска чыгар алдыннан һәрвакыт догаларымны укып,
Аллаһы Тәгаләдән хәерле юллар сорыйм, – дип җавап тотты Мотыйгулла абый.

Милләттәшебез иртәнге дүртенче яртыда торып, сәгать биштә инде эш урынында була. Ә өенә кичке тугыз-уннарда гына кайтып керә. Эшләре тәмамлангач, шоферлар әле автомойкада озак чират торып, автобусларын юып китәргә тиешләр икән.

Кырык тугызынчы маршруттан соң Мотыйгулла абый яңа ачылган 70нче маршрутка күчә. Монда ул 28 ел хезмәт итә.

Бүгенге көндә Мотыйгулла Альмушов 66нчы маршрутта эшли.

Хезмәт итү дәверендә Мотыйгулла абый, шөкер, бер тапкыр да авария ясамый. Тәртипле булганы, яхшы эшләгәне өчен милләттәшебезгә автомобилистларның иң югары бүләген – «Россиянең хөрмәтле автотранспортнигы» дигән медаль бирәләр. Ә быел губернаторыбыз Николай Меркушкин аны «Хезмәт даны» билгесе, акчалата премия һәм алтын кул сәгате белән бүләкләде.

Мотыйгулла абыйның үз җитәкчелеге биргән Мактаунамәләр дә бихисап. Ел саен Автомобилистлар көнендә аларны котлап, премия дә тапшыралар.

– Кешеләрне ташучы автобус хуҗасы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – дип сорадым әңгәмәдәшемнән.

– Җаваплы, игътибарлы, тиз реакцияле, – диде ул.

Мотыйгулла абый – шушы сыйфатларга ия кеше. Шундый булмаса, аңа эшеннән өч бүлмәле фатир бирерләр идемени?!

Моңардан тыш, ул әле бик гадел, намуслы. Автобуста еш кына зур акчалар, мөһим документлар калдыралар икән, ул аларны, хуҗасын табып, кайтарып бирә.

– Безне әти-әниебез кечкенәдән кешенең әйберенә тияргә ярамый, дип тәрбияләделәр. Бервакыт балачакта урамнан акча табып кердем. Әти аны кире урынына илтеп куярга кушты.

Аның: «Улым, үзем сиңа акча бирәм, тик кешенекенә беркайчан да тимә», – дигән сүзләре әле дә хәтеремдә минем. Гәрчә, мин гомерем буе шул сүзләргә тугры булып яшим, – дип сөйли Мотыйгулла абый.

Ә бервакыт ул үзен чын геройларча тота. Соңгы тукталышында Альмушов үзенең автобусында башка 70нче автобус артына килеп баса. Шул вакытта аннан бер хатын елап чыга. Мотыйгулла абый аңардан ни булганын сорый. Автобуста берничә ир-ат аның яңа гына алган хезмәт хакын тартып алганнар икән. Шуннан Мотыйгулла абый автобустан чыгып баручы теге ир-атларны тотарга маташканда тегеләр, куркып, акчаны җиргә ташлыйлар. Шулай да берсен тотып калырга өлгерә ул һәм аны милициягә тапшыра.

– Автобус йөртергә яшьләр киләме?

– Килсәләр дә, бер-ике ай гына эшлиләр дә китеп баралар. Авыр хезмәткә түзә алмыйлар.

Мотыйгулла абый хатыны Гөлия белән ике малай үстерәләр.  Олысы Илдар нефть оешмасында эшли, кечесе Ильяс техникумда укый.

Автобусы – Мотыйгулла Альмушовның икенче өе дисәм, ялгышмамдыр. Аның гомеренең күп өлеше эштә уза бит. Мин дә аның белән автобусында сөйләшеп утырдым.

– Эшләсәң, кадере була аның. Тырышып, җаваплылык, намус белән эшләргә генә кирәк, – дип
саный Мотыйгулла абый.

Үзе шушы сыйфатларга ия булучы, хезмәтен җаны-тәне белән яратып башкаручы, ничәмә еллар бер бәла-казасыз эшләүче Мотыйгулла абый Альмушовның автобусында йөрүче кешеләр үз сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен, һичшиксез, тыныч була алалар.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1423

Комментирование запрещено