Рустам Минниханов и президент Исламского банка развития обсудят итоги KazanSummit с Эльвирой Набиуллиной / KAZANSUMMIT–2015 ислам банкингына багышлана

sammit-730x469Врио президента РТ Рустам Минниханов и президент группы Исламского банка развития из Саудовской Аравии Ахмед Мохаммед Али аль Мадани обсудят итоги KazanSummit-2015 с председателем Центробанка Эльвирой Набиуллиной. На встречу с главой ЦБ они отправятся сразу после форума, который пройдет в Казани с 15 по 16 июня. Об этом на брифинге сообщила руководитель агентства инвестиционного развития РТ Талия Минуллина. Она отметила, что для организаторов форума большая честь принимать гостя такого уровня. Ранее сообщалось, что Набиуллина может приехать на казанский форум. 

Международный форум KazanSummit впервые прошел в 2009 году. Начиная с 2010 года он стал проводиться под патронажем руководства РТ. В 2012 году KazanSummit получил поддержку Совета Федерации. Целью форума является содействие улучшению и укреплению экономических и торговых отношений Российской Федерации и стран организации исламского сотрудничества. Саммит предоставляет возможность вести открытый диалог о тенденциях в бизнесе, инвестиционных перспективах и торговых направлениях в России и странах ОИС. Планируется, что в этом году форум посетят более 600 участников из 30 стран мира, сообщает business-gazeta.ru.

* * *

15-16 июньдә Казанда халыкара икътисади саммит узачак. 2009 елдан бирле уздырылып килә торган бу чараның быел колачы да күпкә киңрәк һәм ул яңалыкларга да бай булачак. Ислам банкингы өлкәсендә конкрет фикер алышулар, бу өлкәдәге проблемаларны хәл итү буенча юнәлешләр билгеләү,  бер төркем килешүләр төзү дә көтелә.

Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади багланышлары – KAZANSUMMIT –2015 елдан-ел күбрәк катнашучыны җәлеп итә. Быел башкалабызда узачак чарага дөньяның 31 иленнән 650дән артык кеше теркәлү узган инде. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, узган елда катнашучылар исәбе азрак булган.

- Саммит тагын да киңрәк колач җәя. Быел ул дәрәҗәлерәк тә булачак. Халыкара форум бу юлы  “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары” темасына багышланган. Шуңа да саммитка ислам банкингы өлкәсендәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен махсус VIP кунаклар чакырылды, — дип билгеләп үтте Талия Миңнуллина.

Шәрәфле кунаклар арасында Ислам үсеш банкы президенты Әхмәд Мөхәммәд Али – бик мөһим сәяси фигура,  мөселман илләрендә генә түгел, бөтен дөньяда ислам финанслары юнәлешендә мөһим карарлар кабул итүче шәхес, 16 илче,  Ислам хезмәттәшлеге оешмасы сәркатибе урынбасары, Федерация Советы һәм Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре  булыр дип көтелә.

- Ислам банклары бүген бөтен дөнья буенча эшли. Аларның саны 40тан артык. Әлеге банклар бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә генә түгел, Европа илләрендә дә тәкъдим ителә. Мисал итеп Бөекбритания, Германияне китерергә була. Бүген Ислам банкингының дөньякүләм активлары, белгечләр исәпләвенчә, 1 триллион доллардан алып 2 триллион долларга кадәр тәшкил итә, — дип сөйләде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Бездә дә ислам банкингы иртәме-соңмы гамәлгә кертелер дип ышаналар. Талия Миңнуллина сүзләренчә, бу безнең өчен  Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән зур күләмдәге инвестицияләр вәгъдә итә. Шул рәвешле инвесторларга займнар алу, банклар белән элемтәләр җайлау җиңеләячәк. Әмма ислам банкларын бездә булдыру әлегә мөмкин түгел. Моның өчен федераль дәрәҗәдәге кануннарга үзгәрешләр кертү таләп ителә, ди җитәкче.

Узган елдан аермалы буларак, быел саммитның күргәзмә экспозициясендә Татарстанның традицион предприятиеләрен һәм республикабызның экспорт мөмкинлекләрен тәкъдим итеп кенә калмыйча, аның инвестицион потенциалын һәм инфраструктура үсешен чагылдыручы сәнәгать мәйданнарын, технопаркларны да  күрсәтәчәкләр.

Бүген Татарстан  инвестицияләр җәлеп итү өчен уңышлы мәйдан сыйфатында үз позицияләрен ныгыта. KAZANSUMMIT безнең республика данын тагын да үстерергә мөмкинлек бирә.

intertat.ru

Просмотров: 1030

Комментирование запрещено