Уразага кагылышлы сораулар һәм аларга Мәрбия ханым Сафинаның җаваплары

Марбия-Сафина--240x300

Самар шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында «Туган тел» татар җәмгыяте каршында  «Мин-Ниса» исемле хатын-кызлар оешмасы эшләп килә. Шәһәребездә яшәүче күп хатын-кызлар: яше дә, карты да оешмага дини белем алырга дип килә. Ислам дине белгече, мөгаллимә Мәрбия ханым Сафина биредә дәресләр алып бара.

Остаз сүзләренә карганда, мәҗлесләрдә аңа бик күп сораулар бирелә. Алар арасында уразага кагылышлылары да байтак. Мәрбия ханым аларны искә алып, җавапларын кызганмады. Әлеге кызыклы сорау-җавапларны түбәндәрәк урнаштырып, укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдык.

- Сәбәпләр булып ураза тотмаган очракта авыз ачу мәҗлесенә барырга ярыймы?

- Чакырганнар икән — барыгыз. Беренчедән, сез аралашасыз, бердәмләшәсез. Икенчедән, Коръән аятьләре укып, тәртипне күреп китәсез бит.

- Тәравих намазын кайда уку дөрес: өйдәме яисә мәчеттәме?

- Икесе дә дөрес булыр. Мәчеттәге намаз, күмәк укылганга күрә, җайлырак тоелыр. Мәчеткә барсагыз, аннан дәрт-куәт тә алып кайтуыгызны да онытмагыз.

- Фитыр садакасы ничә сум тәшкил итә һәм аны кемгә бирергә?

- Ул 1600 г бодайның бәясеннән чыгып исәпләнә. Аны ятимнәргә, мохтаҗларга бирү дөрес булыр.

- Безнең авылда татарлар бик күп, әмма уразаны тотучылар аз. Миңа аны тоту фарызмы?

- Әлбәттә, фарыз. Бәндәләрнең гамәлләре шәхси. Бер кеше өчен икенчесе җавап бирми бит. Ураза, намаз кебек гамәлләр тугры, ният илә булганда, бәндә өчен бик файдалы гыйбадәтләр. Ләкин моның файдасы бәндәләрнең үзенә генә булып, болар илә башка кешеләргә һич файда күрсәтә алмый.

- Авыз ачу мәҗлесенә ничә кеше чакырырга кирәк? Тугыз кеше җыелмаса, ул мәҗлес дип саналмый, диләр? Бу дөресме?

- Аны һәркем үзенең мөмкинлегенә карап эшли. Хәлеңнән килмәсә, бер кешене авыз ачтырсаң да дөрес булыр.

- Уразага ниятне эчтәнме яисә кычкырып әйтергәме?

- Ике очракта да дөрес булыр.

- Ураза вакытында өшкерергә, никах укытырга ярыймы?

- Өшкерү — ул Коръән аятьләрен уку. Ә ураза вакытында бу сәламләнә генә, әлбәттә. Яшьләргә кыенлыклар килмәгән очракта никах уку да мөмкин.

samtatnews.ru


Мәрбия ханым Сафина турында:  

Йөзе нурлы, күңеле киң аның

 

Просмотров: 2252

Комментирование запрещено