«Хәзерге көндә яшәмибез, исән калу өчен көрәшәбез генә»

11_62Халыкара  наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан

Самарда яшәүче иптәш кызым Фәридә һәм аның ире Марат 24әр яшьтә өйләнешеп, башта балда-майда гына яшиләр. Марат яхшы эшкә урнаша һәм акча эчендә рәхәтләнеп йөзә башлый. Аннан соң акчаны уңга-сулга туздыручы ир-ат җиңел наркотиклар белән мавыга башлый, тиздән көчлерәгенә утыра… Шул көннән тормышлары түбәнгә таба зур тизлек белән тәгәри башлый да инде. Туплаган мал-мөлкәт сатыла, чират яшьләрнең Аврора урамында урнашкан фатирларына да җитә. Аннан Зубчаниновка бистәсендәге коммуналь торакта бүлмә «снимать» итеп яши башлыйлар алар. 

- Акчалы чакта 150 мең сум акча өстәл өстендә, кеше күз алдында аунап ята иде. Ә ике бүлмәле фатирыбыз ничек зәвыклы итеп ремонтланган, кыйммәтле җиһазлар белән шыплап тутырылган иде! Элеккеге фатирыбыз урнашкан йорт тирәсеннән үткән саен тәрәзәсеннән күзне ала алмыйм. Бөтен бәхет, уңышлар, яктылык шунда калды. Ә хәзерге көндә яшәмибез, исән калу өчен көрәшәбез генә, – дип сөйли Фәридә.

Рәхәттә яшәсәләр дә, бала табарга ашыкмады иптәш кызым. Тормышларына «кара полоса» киләчәген күңеле сизгән, күрәсең. Бала булса, хәзер ул якты көн күрмичә, газапланыр гына иде шул.

Маратны инде әллә ничә тапкыр дәвалану үзәгенә салып карадылар. Иң авыр вакытта ятып, беренче этапта дәвалана да, аннары кача. Аны гел саклап торырга кирәк, ә Фәридәнең вакыты юк. Әгәр эшен ташласа, кем тормышны сөйрәп барсын? Бөтен эшләгән акча Маратка доза алуга китеп бара, үзенә бер тиенен тотканы да юк… «Кешенекен урламасын гына», – ди иптәш кызым, күз яшенә буылып.

- Нигә аерылмыйсың? Наркоманнар барыбер ахыргача терелми бит. Ә син әле яшь, бөтен тормышың алда, — дим аңа.

- Барысы да шулай ди. Юк, алай булдыра алмыйм. Авыр чакта да бергә булырга дип өйләнештек без. Аннары, яратам мин аны, чын-чынлап яратам! — ди ул.

Без капчыкта ятмаган кебек, Маратның наркоман икәнлеге ачыкланып тора һәм күршеләренә мәгълүм була бара. Шуңа да аларны барлык “коммуналка”лардан куып торалар. Соңгы яшәгән урыннарында Марат күршеләренең кер юу машинасы белән берәүнең кыйммәтле курткасын урлап саткан әле. Фәридәнең узган айлардагы хезмәт хакы шуларны каплауга киткән.

Исемем редакция өчен генә.

samtatnews.ru

Просмотров: 1827

Комментирование запрещено