Шәһәр үсешенә мин күп көч куйдым…

300F1628-EQRDBDsETA525393-400x300Әнвәр Бульхинны шә­һә­ребездә белмәгән кеше юктыр. Ул 60 ел гомерен “Самара кабельләр компаниясе”енә багышлаган, мастердан башлап, генераль директор дә­­рәҗәсенә күтәрелгән шәхес. Бүгенге көндә Әнвәр Кашшаф улы шу­шы  ябык акцио­нерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе булып тора.

Әнвәр әфәнденең хез­мәте хөкүмәт тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнде. Аның төрле елларда алган бүләкләре санап бетергесез: ул Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе, “Почет билгесе” орденнары, Петр Великий исемендәге милли премия, губерна Думасының һәм өлкә губернаторының Мактау грамоталары һәм дипломнары белән бүләкләнгән… Һәм менә тагын дәрәҗә — аңа “Самара шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.

Без Әнвәр Кашшаф улы Бульхинны шушы югары исемне алу уңаеннан тәбрикләп, бу бүләкнең Самара алдындагы нинди казанышлары өчен бирелүе турында кызыксындык.

- 1970 — 80 елларда шәһәребез бик тиз үсеп китте, бер-бер артлы яңа микрорайоннар калкып чыга башлады. Ә анда хастаханәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзергә кирәк иде. Илдә бар нәрсә дә дефицит чакта электр кабельләре дә җитешми иде. “Куйбышевкабель” (ул вакытта завод шулай дип атала иде) компаниясенең генераль директоры буларак, минем алга төзелешләрне кабель белән тәэмин итү бурычы куелды.

Ул елларда план буенча эшли идек бит. Заводка кабель җитештерү буенча бер план бирсәләр, мин алдыбызга икенче, күпкә югарырак бурыч куя идем һәм ул һичшиксез үтәлергә тиеш иде. Моның өчен эшчеләребезгә рәхмәт, сынатмадылар.

Шәһәребездә метро төзелә башлагач, силовой кабельләр дә кирәк булып чыкты. Мәскәүдән безгә: “Гариза язып куегыз, биш елдан соң булыр”, — дип җавап бирделәр. Биш ел көтәргәме?! Мин “Кама кабеле” оешмасы директорына шалтыратып, проблеманы сөйләп бирдем. Без алар белән телефон кабелен силовой кабельгә алышу турында килешү төзедек һәм метро төзелеше дәвам итте. Шулай, шәһәр үсешенә минем дә өлешем керде һәм бу хезмәтем югары бәяләнде.

- Әнвәр әфәнде, без сезне берничә ел буе өлкә “Туган тел” татар җәмгыятен җитәкләгән кеше буларак та беләбез. Самараның һәм өлкәбезнең иҗтимагый тормышында да актив катнашасыз. Күп­тән түгел район со­вет­ларына депутатлар сайлау өчен кан­дидатлар билгеләү буенча праймеризлар үт­кә­релде. Хәзер де­путатларны халык үзе сайлаячак. Сез моңа ни­чегрәк карыйсыз?

- Зур, кискен нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк, дип уйлыйм, вакыт күрсәтер. Шулай да бу — сайлауларның яхшы ысулы дип әйтер идем. Элек халык ха­кимияттән читтәрәк торган булса, бүген ул үз районының проблемаларын белүче ышанычлы кешеләрне баштан район советларына депутат итеп сайлаячак, аннан шулар арасыннан шәһәр Думасына депутатлар сайлап алына. Бу, һичшиксез, әйбәт. Мин моны астан өскә сайлау ысулы дип атар идем. Депутатлар үзен сайлаган халыкның ышанычын акларлар, дип ышанасы килә.

Кандидатлар арасында мил­ләттәшләребезнең дә булуы куанычлы хәл. Киров районы сайлау округы буенча праймеризда җиңеп чыккан Рифгат Хуҗинга һәм Промышленность районыннан депутатлыкка кандидат итеп сайланган Шамил Хисаметдиновка сентябрьдә үтәчәк сайлауларда уңышлар теләп калам. Ә татарларны безнең халык үз итә, хөрмәтли. Хакимият тә ышаныч белән карый. Димәк, алга таба да шулай бер булып, бердәм булып яшәячәкбез.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Әнвәр әфәнде, сезне тагын бер мәртәбә “Самараның Мак­таулы гражданины” исе­менә лаек булуыгыз белән кот­лый­быз!

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

КОНТЕКСТ:

Депутаты самарской гордумы выбрали троих новых Почетных граждан Самары

* * *

Анвар Бульхин выдвинут на присвоение высокого звания Почетный гражданин городского округа Самара

* * *

Анвар Бульхин: «СРЕДИ ТАТАР Я ТАТАРИН, СРЕДИ РУССКИХ — РУССКИЙ»

* * *

История Самарской кабельной компании и судьба Анвара Кашафовича Бульхина

Просмотров: 1229

Комментирование запрещено