Похвистнево районы Яңа Мансур авылында яшәүче карчыкны да (минем әбиемнең ахирәте ул) телефон мошенниклары талаганнар. 68 яшьлек әбекәйгә Самарда яшәүче “оныгы” шалтырата да коточкыч яңалык ирештерә. «Сугыштым әле, әби, ватык шешә пыяласы белән бер егетне кискәләдем», – ди малай. Бу хәбәр карчыкны телсез итә, әлбәттә. Бераз өненә килгәч, ул: “Тавышың да үзгәрәк”, – дип куя. Тегесе: “Авыз-борын җимерелгәнгә ул, әбекәй”, – дип мескенләнә һәм җинаять җаваплылыгыннан котылу өчен 100 мең сум акча сорый.
Карчык кеше ул кадәр сумманың булмавын әйткәч, онык адвокат белән сөйләшү өчен булса да ярап торыр дип, телефоны счетына 5 000 сум салырга үтенә. Карчык озакламыйча теге акчаны озата. Бераздан акча килеп җиттеме дип сорап, кызын хәйран калдыра. Тегеләр исә тыныч-имин генә яшәп яталар икән.
Айсылу.
КОНТЕКСТ:
Сак булыгыз! Татарстан мошенниклары Камышлы районының татар авылларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне “аулый”
* * *
Телефоннан да ялган килә…
Просмотров: 1093