Крутой и Метшин первыми увидели татарстанского мишку на выставке «Minis United Buddy Bears» / “The Minis United Buddy Bears”ка Татарстан аюы да кушылды

002Вчера вечером к всемирно известной выставке «Minis United Buddy Bears» присоединился расписанный в татарском стиле казанский мишка, занявший почетное место хозяина среди своих собратьев, представляющих 114 стран мира.

Мероприятие носило достаточно торжественный характер. Его посетили мэр Казани Ильсур Метшин и российский композитор, автор сценария церемоний открытия и закрытия чемпионата мира по водным видам спорта Игорь Крутой.

«Сама идея выставки и конкурса понравилась. Это тот самый случай, что когда не победа важна, а участие. Хотелось бы, чтобы и в дальнейшем нас окружали подобные мероприятия. Чем больше таких событий, тем ярче палитра культурной жизни города. Казанский медведь мне понравился тем, что его можно узнать. Во-первых, тюбетейка – мимо не пройдешь, во-вторых, наши национальные узоры. Он именно наш. Я очень рад, что не был членом конкурсной комиссии, которая выбрала этот эскиз, потому что выбирать было бы очень сложно», — поделился своими впечатлениями мэр столицы.

Удалось журналистам пообщаться и с художницей, чей эскиз стал победителем в конкурсе на раскраску казанского медведя. Зовут ее Миа Мусина. Она с отличием окончила детскую художественную школу. Занимаясь самообразованием, увлекается традиционной и цифровой живописью. А в дальнейшем планирует поступать в архитектурный институт. В этом году ей исполнится 18 лет.

По словам девушки, она никогда не участвовала в подобных мероприятиях и победа для нее стала полной неожиданностью. Для этого ей пришлось три дня изучать специальную литературу, осматривать существующих медведей и рисовать сначала от руки, а затем в компьютерной программе.

«Я приняла решение сделать его декоративным, лаконичным и цельным. В нем должны были сочетаться основные цвета нашей республики, в частности – зеленый, являющийся символом достатка. Важно было увидеть его объемно, а не как полотно. И то, что он теперь установлен здесь, – для меня лучшая награда», — рассказала Миа.

Медведь покрыт акриловыми красками в несколько слоев. На нем тюбетейка и национальный татарский орнамент, на ногах – ичиги. По словам художницы, она, создав эту работу, отдала городу, а затем и миру частичку себя. Сам процесс покраски занял два дня. В этом девушке помогали родители, потому что физически успеть было трудно.

«Наш медведь уникален, он отправится в Берлин. Ранее это было позволено только медведям, окрашенным в цвета стран ООН. От региона же это впервые», — добавила президент фонда творческих инноваций и руководитель нового культурного движения «Татарсис» Ольга Паранина.

Надо сказать, презентация мишки прошла с музыкой и театрализованным представлением. Он был установлен чуть впереди своих коллег, как подобает хозяину. Причем тут же стал объектом массовых фотосессий, в том числе журналистов и сотрудников мэрии.

Выставка продлится до 31 августа.

* * *

1 июльдән “Казан” гаилә үзәге янында эшләүче “The Minis United Buddy Bears” күргәзмәсендә кичә Татарстан аюы да барлыкка килде. “Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, Татарстан аюы милли үрнәкләр белән бизәлгән. Алар аюның гәүдәсендә генә түгел, йөзенә дә төшерелгән. Татарстан аюы милли бизәкләр төшерелгән читекләр, түбәтәй һәм камзул кигән. Камзулның аркасына “KAZAN” дип язылган. Түбәтәй исә аю башының бер ягына кыңгыр салынган.

Аю Татарстан башкаласына бизәлмәгән килеш китерелгән иде. Аны “киендерү” буенча конкурс уздырылды һәм анда Казан кызы Мия Мусина җиңеп чыкты.

Татарстан Баддиен тәкъдим итү чарасында Казан мэры Илсур Метшин, Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионаты ачылыш тантанасында тамашачыларга тәкъдим ителәчәк “Пилигрим” спектаклен сәхнәгә куючыларның берсе, композитор һәм продюсер Игорь Крутой, Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары башлыгы Тимур Алибаев һ.б. катнашты. Иң элек мәртәбәле кунаклар күргәзмә белән танышып чыкты, шуннан соң журналистлар белән фикер алышты.

“Миңа бу күргәзмәнең идеясе бик ошады. Кешеләрне берләштерә торган шундый кызыклы, креатив бәйгеләр безне тагын да якынайта, — диде Илсур Метшин һәм Татарстан аюын бизәкләү буенча уздырылган конкурсны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт әйтте. – Конкурска 176 эш юлланылган. Бәхеткә, мин конкурс комиссиясендә катнашмадым, чөнки җиңүчене сайлау бик авыр булыр иде. Конкурста җиңеп чыккан аюны Татарстанныкы икәнен әллә каян танырга була: ул татар милли бизәкләренә бай. Казанда мондый чаралар никадәр күбрәк булса, каланың мәдәни тормышы тагын да баерак булачак”.

Казан мэры конкурс җиңүчесе Мияны бу вакыйга белән котлады һәм аңа алга таба да уңышлар теләде.

Мия үзе дә мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашуын һәм җиңүенә шат булуын яшермәде. Аның сүзләренчә, аюны бизәргә 2 көн киткән һәм бу эштә кызга әти-әнисе дә булышкан.

“United Buddy Bears” күргәзмәсе (Бадди аюлары берлеге) — бөтен дөньяга танылган проект. Ул Җир шарының 5 кыйтгасында булырга өлгергән. Аюларны Берлин, Токио, Буэнос Айрес, Париж, Нью-Дели, Сидней, Варшава шәһәрләрендә яшәүчеләр тамаша кылган. Казан исә — күргәзмәне кабул итүче 3 нче шәһәр. Аюларның 2 метрлы һәм 1,2 метрлы зурлыктагы күчерелмәләре бар. Мәскәү һәм Санкт-Петербург калаларында Баддиларның 2 метрлылары тәкъдим ителгән булса, Казандагылары — 1,2 метрлы. Сәбәбе —күргәзмәне шәһәргә китерү өчен берничә ел алдан язылу кирәк, чөнки дөньяда ул бик популярлык казанган. Шуны да әйтергә кирәк: күргәзмәнең кечкенә варианты Россиядә беренче тапкыр.

“United Buddy Bears” халыклар арасында тынычлык, мәхәббәт, сабырлыкны пропагандалый. Аюлар алгы тәпиләрен өскә күтәргә. Янәшә бастыргач, алар “кулны-кулга” тотына һәм, шул рәвешле, бердәмлек, дуслыкны гәүдәләндерә.
БМОга кергән илләрнең символлары булган аюларда илнең халкын, табигатен, тарихын һ.б. чагылдырган сурәтләр урын алган. Россия аюы рәссам Марина Музалевская тарафыннан бизәлгән һәм милли күлмәктән. Күргәзмә тәртибе һәрдаим яңартылып тора, чөнки аюлар җирле алфавит тәртибендә тезелә.

Күргәзмә тәмамланганнан соң, Татарстан аюы Берлинга, аюлар саклана торган галереяга җибәреләчәк. Берникадәр вакыттан соң, безнең аю ватанга кире кайтачак, дип белдерде Казан шәһәренең туризмны үстерүгә ярдәм комитеты директоры Евгения Лодвигова.

«Татар-информ»

КОНТЕКСТ:

Татарстанский медвежонок Бадди в тюбетейке появится у казанского загса 23 июля / Татарстан аюы читекле-түбәтәйле булачак

* * *

Во что одеть татарского медведя?

 

Просмотров: 37606

Комментирование запрещено