Һәр елны Рамазан аенда Самар өлкәсенә Төркиядән дин әһелләре килә. Аларның ай буена мәчетләрдә Коръән укулары матур бер гадәткә әверелде инде.
Менә быел да дүрт Коръән-хафиз Самар, Тольятти, Сызран шәһәрләрендә булдылар. Алар катнашында тәравих намазлары укылды. Самардагы Тарихи мәчеттә берәр пәра укып, ай буена Коръән тутырдылар. Дәресләр алып бардылар, төрле сорауларга җаваплар бирделәр. Аларның мәкаме, моңлы тавышлары халыкка аеруча ошады.
Самар Диния нәзарәте тарафыннан кунакларга зур хөрмәт күрсәтелә. Бу юлы да аларны мәркәзебез Казанга, “Булгар” тарихи тыюлыгына алып бардылар. Кунаклар күп нәрсәгә сокландылар. Татар тарихының бай һәм тирән булуына, Ислам диненең, татар теленең һәм милләтебезнең көчле басым астында да саклануына хәйран калдылар.
Төрек кардәшләребезне аеруча дулкынландырган вакыйга – Сызран шәһәрендә әсир төрекләр күмелгән җиргә зиярәт кылу булды. Алар яңа салынып килгән мәчет төзелешен дә карадылар.
Шулай ук төрекләргә Самар шәһәрендәге истәлекле урыннарны, мәчетләрне күрсәттеләр. Похвистнево шәһәренә, андагы Мәчәләй һәм Гали авылларына алып бардылар. Монда намазлар укып, вәгазьләр сөйләделәр, авыз ачтылар.
Ахырда Самар Җәмигъ мәчетендә хөрмәтле кунакларга истәлекле бүләкләр – чапаннар, түбәтәйләр һәм рәхмәт хатлары бирелде. Төркия Диния нәзарәтенә дә олы хөрмәт белән язылган рәхмәт хаты юлланды.
Безнең илгә һәр елны яңа Коръән-хафизлар киләләр. Беренче мәртәбә килүләре булганга, аларны биредәге күп нәрсә гаҗәпләндерә – татар халкының кунакчыллыгы, киң күңеллелеге, зур басымнар астында да Ислам диненең, татар милләтенең сакланып калуы, аларны үстерүгә омтылыш.Төрекләрне иң сокландырганы – бездәге җир иреклеге, табигать гүзәллеге һәм аның байлыгы.
Алар: “Мондый гүзәл җирдә торып та, сез соң нишләп Төркиягә барып ял итәргә ашкынасыз?” — дип гаҗәпләнәләр.
Әлбәттә, Төркиядә безне дә гаҗәпләндерерлек, үрнәк алырлык күп нәрсә бар. Андагы дин дәүләттән аерылган булса да, аңа карата олы хөрмәт яши. Төркиядәге үзара мөнәсәбәтләр, тәрбия мәсьәләләре һәм гореф-гадәтләр дингә таянган. Андагы дин мәсьәләләренең барысы да - дәүләт карамагында. Дин әһелләренә, дин хезмәткәрләренә дә хезмәт хакын хөкүмәт түли. Анда диннең әһәмиятен яхшы аңлыйлар. Шуңа да аңа тиешле әһәмият бирәләр һәм хөрмәт күрсәтәләр.
Төрек кардәшләребез ахырда телевидениегә интервью бирделәр һәм үзләренең олы рәхмәтләрен белдерделәр. Безгә уңышлар, хөкүмәтебез тарафыннан аңлашучанлык, теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтелүен теләделәр.
Төркия кунаклары Самар төбәге мөселманнары өчен Рамазан аеның матур бер бизәге булып, алар күңелендә тирән эз калдырдылар һәм рәхмәтлек хисләре уяттылар.
Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.
«Сәлам» газетасы.
КОНТЕКСТ:
В эфире телеканала «Самара-ГИС» — турецкие имамы, прожившие в Самарской области во время месяца Рамазан / «Самара ГИС» телеканалы эфирында — Самар өлкәсенә Төркиядән килгән Коръән-хафизлар (ВИДЕО)
* * *
Самарга Төркиядән Коръән-хафизлар килде / Имамы из Турции в Самару – продолжая традицию
Просмотров: 1323