Без һәрберебез үзебез теләгән, яраткан хезмәт белән шөгыльләнергә тырышабыз. Гомумән, дөньяда яшәгән чорда файдалы эш белән шөгыльләнү — кешеләрдә булган иң матур, асыл сыйфатларның берсе ул. Камышлы районының Камышлы авылындагы Сөләйман Сәүбан улы Шатдинов: «Әткәйдән мирас булып калган, тарихи ядкәр булып саналган әйберләрне ташларга намусым кушмады, менә шушы нәрсәләр янына башкалары да өстәлгәч, өемдә шәхси музей барлыкка килде. Дөрес, миңа туганнарым да, авылдашларым да үзләрендә сакланган истәлекләрне бүләк итәләр», – дип сөйләде.
Сөләйман Сәүбан улының музеендагы тарихи ядкәрләргә сокланып карап торганда, өстәл өстенә куйган патефон җырлап җибәрмәсенме! Бөек татар халкының сөекле җырчысы Илһам Шакировның популяр булган җыры бөтен бүлмәдә таралып, канатлы коштай, әкрен генә шушы музейда сакланган әйберләрне сыйпап үткәндәй, аларның язмышы турында гына түгел, ата-бабаларыбыз яшәп үткән еллар турында сөйлидер төсле тоелды миңа. Менә монда совет чорындагы юлбашчы Владимир Ильич Ленин бюсты. Миңа калса, ул — үзе бер тарих.
Сталин вакытындагы китапка күз салсаң, Самар өлкәсенең Куйбышев крае, Камышлы районының Байтуган районы булып, Камышлы авылы колхозының «Яңа тормыш», дип атап йөртелгәнлеге ачык чагыла. Биредә шушы колхоз тарихы тупланган. Ә менә монда элеккеге санау аппараты. Ул басуларда күпме уңыш үстерелгәне, бишьеллык планны үтәү өчен дәүләткә күпме икмәк, ит, сөт, май тапшырылганын, тырыш хезмәтчәннәргә хезмәт хакы өчен биреләчәк ашлык исәбен саный торган машина. Ул хәзерге калькулятордан калышмый, саныйсын санаган, аласын алган, кушасын кушкан, бүләсен бүлгән.
Түрдә урын алган «Без коммунистик хезмәт белән бергә атлыйбыз», дип язылган Кызыл Байрак әләме нәкъ күмәк хуҗалык тормышы турыда сөйлидер сыман тоела. Уңган колхозчыларны менә шушы, заманында гамәлгә яраклы булган фотоаппарат ярдәмендә сурәтләргә төшереп, менә шушы әйберләр белән фотоларга «җан өреп», рәсемнәрне мактау такталарына элгәннәр, газета битләрендә урнаштырганнар. Авыл кешеләре рәсемгә төшәр алдыннан киемнәрен тәртипкә китерер өчен хәзерге вакытта киштәдә сакланучы күмер үтүге бик ярап куйган.
Бүгенге көндә Камышлыда нәшер ителүче «Камышлы хәбәрләре» дип аталган газета 1974 елда «Ватан байрагы» исеме астында чыгарылган. Бергә тупланган шушы җыентык битләрендә район күләмендә башкарылган эшләр һәм башка материаллар урнаштырылган. Әйтергә кирәк, газетаның матур, тирән эчтәлеге ул вакыттагы хәбәрчеләрнең зур тырышлыгын, үз һөнәрләренә ихтирам белән карауларын чагылдыра. Аны кулга тотып, укып каравы да бик кызык.
Ә тынып калган җиз кыңгырау җигелгән пар атларда яшь кызларны сөйгән ярлары нигезенә килен итеп төшерү серләрен ача. Биредәге лампа аларның төннәр буе җырлый-җырлый яраткан егетләренә бүләк ителәчәк кулъяулыкка тугры, саф мәхәббәт кичерешләрен салып, төрле бизәкләр чигүләре, бирнә әзерләүләрен исбатлый. Менә шушы җайланмаларда алар йон эрләгәннәр, гөбе язып, май ясаганнар.
Стенада эленгән радиоалгыч авылда булачак Сабан туе, егетләрнең сөлге җыярга чыгулары турында хәбәр итәргә тиеш сыман. Ләкин ул сөйләп арыгандай, берни эндәшми. Ирексездән, ял итәр өчен вакытлыча тукталып калгандыр, дигән уйларга этәрә.
Җитездән-җитез агылган уйларым уңган хуҗа төзегән музейның икенче яртысына әйди. Монда төрле үлчәмдәге герлар саклана. «Александр Македонский», дип язылганы аның бөек полководец буларак, үз солдатлары белән зур походларда булуы турында тасвирлый.
Тагын биредә 700-800 еллардагы тимер акчалар, чит илнеке генә түгел, Россиянең төрле юбилейлар хөрмәтенә чыгарылган акчаларга килеп тоташа. Алар барысы да пөхтә итеп китап битләрендә тезеп куелганнар.
Әнә бүлмә диварында солдатларның штыклы винтовкалары, француз офицерларының револьверы элеп куелган һәм башка күптөрле дулкынландыргыч экспонатлар урын алган. Аларның барысын да санап бетереп булмас иде.
Әйтергә кирәк, Сөләйман Шатдиновның музей ачуына Камышлы район хакимияте дә битараф булып калмаган, элеккеге ике катлы мәктәп бинасында бүлмә биргән. Чөнки Сөләйман әфәнде һаман эзләнүдә, чөнки ул шушы мавыктыргыч эшкә ихлас күңелдән гашыйк. Аны аңлаучы тормыш иптәше Гөлфия ханым, үз гаиләләре белән яшәүче уллары Рифат, кызлары Руфия һәрчак аның ярдәмчесе, киңәшчесе булып торалар.
Авылының матур табигатенә гашыйк Сөләйман Сәүбан улының тагын бер шөгыле барлыкка килгән: ул күлдә балык үрчетергә керешкән. Бирегә килеп, ял итүчеләргә барлык мөмкинлекләрне булдырган, өстәвенә, борынгы тарихны чагылдыручы корылмалар төзегән. Ул боларның барысын да сату-алу өлкәсендә эшләп җыйган акчасына эшләгән.
Язмамны төгәлләр алдыннан ару-талу белмәс, бары тик матурлыкка омтылучы, әби-бабайларыбыз тарихына битараф булмаган, киләчәккә зур өмет-хыяллар белән яшәгән Сөләйман Сәүбан улына һәм аның гаиләсенә бары тик уңышлар гына телисе килә.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, №2 (11) июнь-август 2015 года.
КОНТЕКСТ:
Камышлы авылында яшәүче Сөләйман Шатдинов өендә музей оештырган (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Просмотров: 1569