Инсафовлар — Камышлының үрнәк гаиләсе (ФОТОСУРӘТЛӘР)

image (4)

Гөлсинә Әбдерахман кызы һәм Сөләйман Фәләхетдин улы Инсафовлар гаиләсе

​Камышлы авылының  иң зур байлыгы – аның тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре.

Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә. Камышлы авылында андый күркәм гаиләләр бик күп. Мин сезне шуларның берсе белән таныштырып үтәргә телим.

Гөлсинә   Әбдерахман кызы һәм Сөләйман Фәләхетдин улы Инсафовлар аллы-артлы дөньяга килгән өч кызларын - берсеннән-берсе чибәррәк Гөлкәй, Румия, Гөлияне - тәрбияләп үстерделәр. Гөлсинә апай колхозда хисапчы, экономист булып эшләде, Сөләйман абый комбайн-тракторда да йөрде, механик та булды, склад мөдире вазифасыннан лаеклы ялга чыкты.

Бүгенге көндә Гөлсинә апа һәм Сөләйман ага — урман буендагы бөтен уңайлыклары булдырылган өйләрендә, ә кызлары гаиләләре белән Санкт-Петербургта яшиләр. 

Инсафовлар кош-кортын да, терлеген дә асрыйлар, бал кортларын да үрчетәләр, бакчаларында җиләк-җимешен, яшелчәсен дә үстерәләр. Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Шуңа да, һәрьяклап тәртип ярата торган хуҗа кулы сизелә аларда. 2012 елда Инсафовларның йортлары Самар өлкәсендә үткәрелүче  «Иң матур йорт» бәйгесендә җиңү дә яулаган иде әле. 

Җәйләрен аларның йорты умарта күче кебек гөҗ килә: җиде онык, балалар ялга кайта. Ислам дине кануннары буенча яшәргә тырышучы әби белән бабай кунакка кайткан оныкларның әхлагын үстерү өстендә дә эшләргә онытмыйлар. 

Әйтергә кирәк, Инсафовлар — музыкаль гаилә. ​Сөләйман ага  яшьтән тальян гармуны уйнап үскән, районыбызда үткәрелеп килгән барлык фестивальләрдә дә катнашып тора ул, ә Гөлсинә апа бик матур итеп җырлый. 

Ялгышмаганнар Гөлсинә апа белән Сөләйман ага бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы. Гаиләдә алар бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә кайгыртучан әти белән әни, җиде оныгына кадерле бабай белән әби, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләр, авылдашларына аларның ышанычын, хөрмәтен казанган, киң күңелле чын кешеләр.

Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә барлык авылга үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, барлык якыннарының горурлыгы булып, инде кырык ел бергә гомер итә. Бу матур парга алтын, энҗе туйларга кадәр җитәргә насыйп булсын, дияргә кала.

image (6)image (4)image (2)image (5)

image (10) image (11) image (12) image (13) image (14) image (15) image (16) image (17) image (18) image (19) image (20) image (21) image (23) image (24) image (25) image (27) image (28) image (29) image (30) image (32) image (33) image (34) image (35) image (36) image (37) image (1) image (3) image (8) image (9)

 «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

КОНТЕКСТ:

Гульсиня ИНСАФОВА: «Мое село похорошело!»

* * *

Бәхетле итә алдың

 

Просмотров: 1812

2 комментариев

  1. Дерестя урняк семья .

  2. Молодая семья срочно снимет в Камышле однокомнатную квартиру на длительный срок.Своевременную оплату, порядок и частоту гарантируем.
    Все предложения по телефону 89370643390
    89277323234