22 август – Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне
Самарада Россия Дәүләт флагы көнен зурлап үткәрү көтелә. Шимбә иртәсендә Идел елгасы яр буеның икенче чиратында — Полевой урамыннан төшкән җирдә, масштаблы бәйрәм чаралары узачак.
- Бәйрәм Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин һәм Россия Федерациясенең Һава-космик көчләренең гаскәри башлыгы, Россия Герое генерал-полковник Виктор Николаевич Бондарев инициативасы буенча үткәрелә, — дип сөйләде журналистларга Россия Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү буенча үткәрелгән пресс-конференциядә Һава-космик көчләре полковнигы Андрей Душеба. Ә Самара өлкәсе губернаторы Администрациясенең җәмәгатьчелек белән элемтә тоту һәм эксперт эшчәнлеге департаменты җитәкчесе Дмитрий Холин шәһәребездә мондый гаять зур авиация тамашасы беренче мәртәбә үткәрелгәнен әйтеп, чараның программасы белән таныштырып үтте.
22 августта сәгать уникедән Идел елгасы яр буеның ЦСКА ВВС спорт сараеннан алып КИНАПка кадәр балалар, спорт яратучылар һәм яшьләр өчен төрле тематик мәйданчыклар эшләячәк. Биредә хәрби кием һәм хәзерге заман ату кораллары күргәзмәләре дә оештырыла. Биредә үк хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында контракт буенча хезмәткә яраклыкны да тикшертергә мөмкинчелек була. Бәйрәмдә Россиянең Һава-космик көчләре ярдәме белән “Россия Федерациясенең кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү — синең сайлау” дип аталган мәгълүмати пропаганда акциясе дә үтәчәк.
- Бу акция Россиянең күп шәһәрләрендә үткәрелде инде. Аның максаты — яшьләрдә армиядә хезмәт итәргә кызыксыну уяту. Шулай ук контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр моның шартлары һәм тәртибе белән дә таныша алалар, — дип белдерде журналистларга контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Кильдюшев.
Россия Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәмдә зур авиация тамашасы көтелә. Самаралылар шәһәрнең тарихында беренче мәртәбә “Рус Витязьлары” авиация төркеменең югары пилотаж фигураларын, хәрби самолет һәм вертолетлар очуын күзәтә алалар. Авиашоуда Ми-8 һәм Ми-24 вертолетлары, Су-27, Су-34, Миг-31 истребительләре катнашачак. Идел өстеннән беренче мәртәбә хәрбия авиация тарихында иң көчле ракета йөртүче бомбардировщик Ту-160 очачак. 150 – 550 метр биеклектә генә очкан бу машиналарны күзәтергә һәркемгә кызыклы булыр, мөгаен. ЦСКА ВВСның спортчы-парашютчылары, очучы-спортчылары да үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр.
Төп сәхнәдә барган концерт программасы да самаралыларның күңеленә хуш килер, дип көтелә. Анда бәйрәмне оештыручылар Россия Федерациясенең атказанган җырчысы Алексей Глызинны да чыгыш ясарга чакырганнар.
Ә концерттан соң Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкин сәхнәгә менеп, самаралыларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлаячак.
Бәйрәм чыннан да искиткич булырга охшаган. Бу тамашаны үз күзләрегез белән күреп, рәхәтләнеп ял итәргә ашыгыгыз!
Алия АРСЛАНОВА.
Андрей САВЕЛЬЕВ фотосурәте.
* * *
Жители и гости Самары в день государственного флага РФ увидят грандиозное авиашоу с участием боевых самолетов и вертолетов, которое станет зрелищной частью праздничного мероприятия, сообщает сайт правительства Самарской области.
В субботу, 22 августа, в Самаре на второй очереди набережной реки Волги под Полевым спуском в районе памятника Григорию Засекину состоится праздничное мероприятие, посвященное дню государственного флага России. В 12:00 здесь начнут работать многочисленные тематические площадки для детей, любителей спорта, молодежи. На центральной сцене выступит заслуженный артист Российской Федерации Алексей Глызин. Будет функционировать выставка военной формы одежды и современного стрелкового оружия. При поддержке Воздушно-космических сил России, пройдет информационно-пропагандистская акция «Военная служба по контракту в Вооруженных Силах Российской Федерации – Твой выбор».
В полутора часовой программе грандиозного авиационного представления лучшие летчики России продемонстрируют пролет боевых самолетов фронтовой и стратегической авиации ВВС России, пролет боевых вертолетов, выступление группы высшего пилотажа, выступление летчиков-спортсменов, спортсменов-парашютистов ЦСК ВВС.
Полеты будут осуществляться над акваторией реки Волга на минимально возможных высотах от 150 до 550 метров. В авиашоу примут участие вертолеты Ми-8 и Ми-24, истребители Су-27, Су-34, Миг-31. Впервые над Волгой на высоте 400 метров пролетит самый мощный в истории военной авиации сверхзвуковой стратегический бомбардировщик-ракетоносец с изменяемой стреловидностью крыла Ту-160. Фигуры высшего пилотажа выполнят на боевых истребителях летчики легендарной авиационной группы «Русские Витязи».
Просмотров: 1768