Туры Туфан иде ул… (ӘДИП ТУРЫНДА ФИКЕРЛӘР, ЯЗУЧЫНЫҢ КАНАТЛЫ СҮЗЛӘРЕ)

948825b02b9d264addfc0fdb9de2c79d_MӘсәрләре ничәмә-ничә еллар буе сәхнәдән төшмәгән, халык телендә “туры Туфан” дигән исем казанган, Татарстанның халык язучысы, М.Җәлил һәм К.Станиславский премияләре лауреаты, Г.Тукай бүләге иясе Туфан Миңнуллинның тууына тиздән 80 ел тула.

Туфан абый күп кенә әңгәмәләрендә Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында утыртылган агач белән горурлануын әйтә иде. Аның күләгәсендә күпме әсәрләрен иҗат иткәндер мөхтәрәм әдибебез… Туфан аганың тәнен кояш кызуыннан саклаган мәгърур агачны ни өчендер милли каһарманнарыбыз белән чагыштырасы килә. Югары мөнбәрләрдән газиз халкын яклап, татар дип җан аткан олуг трибун, милләтпәрвәр язучы, мәгърифәтче иде ул. Аның хакында халкыбызның алгы сафында атлардай, милләтне көйдергеч эсседән, корыткыч афәтләрдән саклардай узаман дип авыз тутырып әйтергә хакыбыз бар.

Олуг юбилей уңаеннан әдипнең үз авызыннан чыккан фикерләрне, канатлы сүзләрне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез:

- Авылны ярату минем канымдадыр. Авыл кешесенең психологиясе каныма сеңгән. Мин аны акылым белән түгел, йөрәгем белән яратам. Кеше психологиясен аңлый белүче Марсель Сәлимҗанов моны сизә иде, миңа “аграрий” дигән кушамат такты.

- Минем төп эшем, яшәвемнең максаты, бәхетем, куанычым — язу. Шуңардан мин тәм табам, горурланам, хәтта ки мактанам да. Бүтән юлдан китеп адашып йөрмәвем өчен язмышыма рәхмәт укыйм.

- Мин дә күп тапкырлар ялгышам. Ялгышларымны төзәтәм дип, тагын ялгышкан чакларым булды. Әлбәттә, үкендерә. Ләкин эш узгач үкендең ни, үкенмәдең ни. Шулай да бер юаныч – үкенә белгән кеше начар кеше түгел инде ул, икенче тапкыр үкенмәслек гамәл кылырга тырыша.

- Тормыштагы уенны уйнап туйганнан соң, дөреслекне күрер өчен, кеше театрга бара.

- Татар теле белән кая барып була дигән сорау, рухи асылын югалтып, матди юнәлеш алды – “татар теле белән корсакны тутырып буламы” дигәнгә әйләнде. Газет-журнал, китапларның аз  укылуы да шул – рухи хәерчелекнең нәтиҗәсе.

- Килгәнеңне күрмәсәләр, киткәнеңне сизмәсләр.

- Өйләнгәнче үзеңнең ахмак икәнеңне белмисең.

- Язарга утырганда ике куркыныч нәрсә сагалап тора: берсе — үз көчеңә ышанмау, икенчесе – кирәгеннән артык ышану.

- Авылыңа сыерчыклар килсен дисәң, башта сыерчык оялары ясарга кирәк.

- Кешеләрдәге уртак сыйфат: министр итсәң, үзен президент дип уйлый, президент итсәң, Аллалыкка дәгъва кыла.

- Әгәр дә синнән көнләшмиләр икән, димәк, синең потың бер тиен.

- Әләк язучыны сүгәргә түгел, кызганырга кирәк, чөнки ул гарип бәндә.

- Яшьлек үтми, тән картая — шунда бәла.

- Утка салсаң, карт агач та яшь агач кебек яна.

- Ахмакларның әмерен акыллылар үти башлаган илдә революцион вәзгыять туа.

- Кешегә кайчан акыл керә? Үзенең дивана икәнлеген аңлаган мизгелдә.

- Һәр империянең гомере кеше гомере кебек – кыска да була, озын да була, әмма барыбер үлә.

- Әдәбиятның иң беренче таләбе: шигырь ятланырга, проза укылырга, драматургия әсәре каралырга тиеш.

- Тамыр аста, җимеш өстә. Тамыр җимешсез яши ала — җимеш юк. Өстәгеләр моны белергә тиештер.

- Хушлашканда һәрвакыт әйтелмәгән сүзләр кала…

Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, драматург:

- Туфан ага мин студент чагында матбугатта “Шигырь язарга өйрәтәм” дигән мәкалә чыгарды. Минем шигырьләремә мөнәсәбәтен белдереп язган иде ул. Минем өчен зур вакыйга булган иде. Япь-яшь шагыйрь турында танылган язучы, драматургның игътибар итүе сөендергән иде. Әлбәттә, ул анда мине тәнкыйть итә… Шуннан соң ул минем язганнарымны күзәтеп барды. Мин дә аның матбугатта чыккан һәр мәкаләсенә кадәр укып бара идем. Ниндидер әсәр язганда, язып тәмамлаганда күңелемдә һәрвакыт, Туфан абый нәрсә әйтер икән, дигән фикер булды. Аның игътибарына лаеклы булырга тырыштым. Туфан абый телефоннан шалтыратып та, юлда очраганда да миңа үз фикерен әйтмичә калмый иде. Тормыш итү рәвешенә ризасызлык белдергән чаклары да булды. Миндә бу хакта язган хаты да саклана. Болар барысы да — остаз белән шәкерт арасындагы мөнәсәбәтләр. Остазым Туфан Миңнуллин гына булды дип әйтә алмыйм. Бу дөреслеккә туры килмәс иде. Шулай да иҗатының тәэсире көчле булды. Ул драматург буларак танылды. Ә мин аны шагыйрь буларак та бик  хөрмәт итәм. Робагыйларын укыгач: “Сез, Туфан абый, бәлкем халык күңеленә шагыйрь буларак кереп калырсыз”, — дип әйткән идем.. Ә ул миңа: “Мин драматург булмасам, ул шигырьләрне син мәңге укымаган да булыр идең”, — диде. Әгәр дә ул драматург булмаса, шушы робагыйлары белән дә бик кызыклы  һәм гыйбрәтле шагыйрь булып әдәбиятыбызда калыр иде.

Рөстәм Галиев, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры:

- Күңелемдә ятимлек хисе бар. Ул хисне гади сүзләр белән генә әйтеп тә, аңлатып та бетереп булмый. Була шундый кешеләр: алар якты дөньядан киткәч, урыннары озак еллар буш тора. Шәхсән үзем урманга баргач, сөялеп торырдай ныграк  агач эзлим. Мин бәләкәй чагымнан көтү көтә идем. Еш кына япан кырда яңгыр астында калгаларга туры килә иде. Шул вакытта ышыкланыр урын эзли идем. Тыпырчына торгач табасың, тормышта да шулай. Туфан ага Миңнуллин да ышыкланып булырдай шәхес иде. Тормышта андыйлар сирәк очрый. Туфан абый үз фикере, сүзе белән кешеләрне җил-яңгырдан саклады. Дуслар да күп, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре дә шактый, ләкин алар ничектер Туфан абый көченә ия түгелләр, аның дәрәҗәсенә җитә алмыйлар. Аңарда табигатьтән килгән көч, илаһилык бар иде. Аның туган көнен коллектив белән ел саен зурлап билгеләп узабыз. Быел да шактый чаралар оештырылачак.

Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры:

 - Туфан Миңнуллин пьесаларында Камал театры актерларының берничә буыны тәрбияләнде. Кече театрда Островский ничек булса, Туфан Миңнуллин да безгә шулай булды. Башта — шаяртып, ә аннан чынлап та без аны “тере классик” дип атап йөрттек.  Туфан Абдуллович чынлыкта да шундый кеше иде. Аңа әле без озак еллар мөрәҗәгать итәчәкбез, чөнки аның әсәрләрендә күтәрелгән темалар дистә еллар узгач та үз актуальлеген югалтмаячак.

Әлфия Миңнуллина-Юнысова, Туфан Миңнуллинның кызы:

- Әтинең иҗат итү стиле бик кызыклы иде. Ул берьюлы берничә әсәр яза. Мәсәлән, “Әлдермештән Әлмәндәр”не язган вакытта, параллель рәвештә берничә әсәр иҗат итте. Аның пьесалары күп кенә театрларда куелды. Башкортстандагы театрлар белән дә бик актив эшләде. Олыгайгач, тизлеге кимесә дә, эш алымы шул ук калды. Соңгы елларда үзен үткен телле публицист буларак та танытты. “Кызыл тышлы дәфтәрләр” — алар башта ничектер көндәлек, шәхси әйбер сыман башланып киткән иде, аннан соң үзенә күрә бер публицистик жанр рәвешен алды. “Миңһаҗ маҗаралары”н да яратып язды. Язганнары барысы да диярлек басыла килде. Аның әйберләрен бастырырга көтеп торалар иде бит.

Тормышта бик җитди кеше иде. Ул миңа гел Әлфия дип дәшә иде бит. Кырык яшемнән соң гына “кызым” дип әйтә башлагач, сәер яңгырады, әлбәттә. Ә кечкенә чагымда язган хатларында “кызым” дигән. Ул мине яратканын күрсәтмәде, ә Диләрәне күрсәтеп ярата иде. Аркасыннан сөеп, “минем матур кызым” дия-дия ярата иде. Оныгым Сәйдә белән дә шулайрак булды, ә минем белән төчеләнгәнен хәтерләмим. Сөйләшкән вакытта да җитди темаларга гына кагылды. Кайчагында проблемаларым белән уртаклашканда елап җибәрә торган гадәтем бар, ә ул миңа: “Елама! Көрәш!” — дия торган иде. Елаганымны җене сөймәде. Әтинең өйдә — бер, кеше янында башкасын сөйләү гадәте булмады. Кешеләр белән нәрсә хакында сөйләшсә, шул әйберне үк өйдә дә сөйли иде. Һәрвакыт милләт, татар мәдәнияте дип яшәде, театрлар тормышын кайгыртты.

Земфира Гыйльметдинова, журналист:

-Туфан абыйның миңа  бүләк иткән  “Тормышым — булмышым” китабында үзем өчен бик кадерле булган, яшәү рәвешемне ахыргача билгеләгән сүзләр бар: “Зимфирага — мөстәкыйль холыклы, тәвәккәл, көчле татар кызына  шундый ук татар бабаеннан хөрмәт белән. М.Туфан. 7.06.2010”.  Шундый ук… Туфан абый   язган бу  тәңгәллек — гаять зур җаваплылык та, сынау да.  Чынлыкта, тормышның уйлый белгән шәхесләрне таушалдыра торган чаклары, елатырлык мизгелләре күп. Җебеп төшәргә дә, битараф булырга да, күңелең кабул итмәгән хәлләргә түзәргә дә ярамый. Туфан абыйның васыяте шундый. Аның белән якыннан аралашып эшләү мөмкинлеге биргән язмышыма мең рәхмәтлемен…

Мөршидә КЫЯМОВА әзерләде.

intertat.ru

КОНТЕКСТ:

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре / С 24 по 26 августа в Москве пройдут Дни Республики Татарстан

* * *

Туфан Миңнуллин тууына 80 ел. Мәскәүдә — кичә, Олы Мәрәтхуҗада — «Мулла» / В Москве пройдет вечер памяти драматурга Туфана Миннуллина

Просмотров: 1543

Комментирование запрещено