Самар татарларының “Идел” футбол командасы — Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгендә кунакта (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Кунак булып килделәр,  дуслар булып киттеләр

фото

Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин «Агротуризм» үзәгенең җитәкчесе Рәсыйх Латыйповка бавырсак бүләк итә.

Рифкать Туктар улы Хуҗин  җитәкчелегендәге Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе карамагындагы  Самар татарларының “Идел” футбол командасы Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгенә кунакка барырга җыена, дип язып чыккан идек инде. 22 августта, шимбә,  “Идел” егетләре һәм аларның хәләл җефетләре — барлыгы 20 кеше, «Волгопродмонтаж» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тәкъдим иткән автобуска утырып Гали авылында кунак булып кайтканнар. «Агротуризм» үзәгенең җитәкчесе Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйпов кунакларны үзе каршы алган.

фото

Кунаклар бүләксез килмәгәннәр, бавырсак һәм бал алып килгәннәр.

фото (13)фото (14)фото (12)

Галилеләр кунакларны татар аш-сулары, үзләре пешергән ипи һәм пәрәмәчләр, “Хәләл” колбаса цехында ясалган тәмле ит ризыклары,  хуш исле чәй белән сыйлаганнар. 

фото (9)фото (11)

Ашап-эчеп, тамак ялгап алган­нан соң, «Идел» командасы әгъзаларына, татар авылы тормышын үзләрендә татып карасыннар өчен, берничә мастер-класс тәкъдим иткәннәр. Берәүләр квадрациклларга утырып урманга барган, икенчеләр атка җигелгән арбада йөргән, өченчеләр кәҗә савып караган.

фото (8)

фото 1 (2)

фото 2 (2) фото 3 (1) фото 4 (1) фото 5

Төштән соң, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан,  Гали авылы стадионында дусларча футбол матчы оештырылган. Биредә Самар татарларының “Идел” футбол командасы авыл ветераннарыннан һәм яшьләреннән торган командалар белән уйнаган. Матчның исәбенә карамастан, “дуслык җиңгән” дип әйтәсе килә, чөнки Самардан килгән кунаклар һәм галилеләр дуслашудан ике як та отышта калган.

фото (1)

Рифкать Туктар улы Хуҗин (сулдан уңга), Рәсыйх Мөҗәһит улы Латыйпов оныгы Самат белән, өлкәбезнең урман хуҗалыгы министры Александр Ларионов, Кинель шәһәрендә урнашкан авыл хуҗалыгы академиясенең профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Исмәгыйль Хәкимов мавыктыргыч футбол матчын тамаша кылалар.

фото (7)

“Идел” футбол командасы егетләре.

фото (3)

фото (10)фото 1 (1) фото 1 фото 2 (1)

фото 2 фото 3

Кич җиткәч кенә кунаклар Расыйх Латыйповка һәм “Агротуризм” үзәгендә эшләгән хез­мәтчеләргә олы рәхмәтләрен белдереп, кайту юлына чыкканнар.

samtatnews.ru

* * *

Самара өлкәсендә 2011 елдан бирле “Мини-футбол буенча халыклар дуслыгы турниры” үткәрелә. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең  «Идел» футбол командасы бу турнирда катнашып, соңгы өч елда беренчелекне беркемгә дә бирмичә, гел җиңүләргә ирешеп килә.

«Бердәмлек” газетасыннан шундый хәбәрләр укыган саен шатланып, татар командасы җиңүенә сөенеп, җае чыккан саен татар егетләренең казанышлары белән мактанып алырга яратабыз. Ә кем бу команданы оештырган, ничек итеп шундый оста футболчылар тапкан,  аларны командага оештыра белгән һәм, ниһаять, каян акча алып тора соң? Кемнәр алар, милләтебезне үстерүче татарлар, дип бик сирәк уйланабыз.

Самара өлкә администрациясе, Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә, милли командалар арасында мини-футбол буенча турнир уздыру турында карар чыгаргач та, Халыклар дуслыгы йортының милли-мәдәни җәмгыятьләре, “Крылья Советов” командасы җанатарлары, ГУФСИН һәм полиция, студентлар һәм иҗти­магый оешмалар үз командаларын җыярга керешәләр. Өлкә татар милли-мәдәни ав­то­номиясенең ул чактагы башкарма комитеты рәисе Мин­әхмәт Хәлиуллов  һәм Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкать Хуҗин: “Татарларның да футбол командасы булырга тиеш. Алынсак, без дә команда булдырачакбыз!” — дип, җиң сызганып эшкә алыналар.  Шул елда ук безнең команда ярышта катнашып, беренче үк булмаса да, призлы урынны яулый. Ә инде егетләр бер-берсен яхшырак белә, тренировкаларны ешрак үткәрә башлагач, “Идел”гә тиң башка команда булганы юк. Менә быел да, ике ай элек кенә, Куйбышев мәйданында үткәрелгән бәйгедә егетләр ике көн көрәшеп, «Милләтләр кубогы»н яулап алганнар иде. Хәзер инде менә  Казанга, татар  командалары  чемпионатына барырга әзерләнә башлаганнар.

“Футболчыларыбызга ял ки­рәк”, — дип, Рифкать Хуҗин команданы Гали авылының “Ямьле йорт” агротуризм үзә­генә алып барырга ният итә. Үзәкнең хуҗасы Расих Латыйпов та моңа бик шатланып риза була. Күптән түгел футболчылар хатыннары, балалары белән “Волгопродмонтаж” оешмасы биргән автобуска төяләләр дә безнең Гали авылына килеп төшәләр. Кунак­ларны Расих Мөҗәһит улы үзе каршы алды,  “Ямьле йорт” үзәге буйлап аларга экскурсия оештырды, аннары барысын да  чын татарча итеп  әзерләнгән аш-су табыны янына чакырды. Милли ризыкларны авыз итеп, хуш исле чәйләр эчеп туйган кунаклар  кайсы атка, кайсы дөягә,  кайсы квадрациклга атланып, Гали авылын, кыр-болыннарыбызны карап йөрделәр.  Хәер, биредә актив ял итү өчен барлык шартлар да булдырылган, иренмәскә генә кирәк.

Ә төшке аштан соң авы­лыбызның футбол командасы самаралыларны дусларча матчка чакырды. Бик шәп уен булды бу.  Самаралылар җитез булсалар  да,  безнекеләр  дә бирешмәде, яхшы уйнады егетләр, афәрин!  Әллә кунак­лар тыйнак, әллә хуҗалар кунакчыл булганга, уен 2:2 исәбенә тәмамланды.  Мондый очракта “дуслык җиңде”  диләр.  Шулай итеп, кунак кына булып килгән шәһәр егетләре авыл егетләренең чын дусларына әверелделәр.

Вакыт табып,  “Идел”  командасы капитаны Илдар Галиев һәм тренеры Җәмил Шәрипов белән сөйләшеп алдым.  Алар  бертавыштан: “Безгә монда барысы да ошады! Табын да мул, һавасы да рәхәт. Гали футболчылары да шәп уйный икән, шактый ук тирләттеләр безне.  Расих Мөҗәһит улына һәм  Рифкать Туктар улына шундый яхшы ялыбыз өчен рәхмәт әйтәсе килә. Рифкать әфәнде — безнең команданың  матди ярдәмчесе  дә, рухи җитәкчесе дә бит ул. Шәхси проблемалар килеп чыкканда да гел аның белән киңәшәбез. Без оештыручыбызга ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез”, — диделәр.

 

София СӘЛИМОВА.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Самар татарларының “Идел” футбол командасы Гали авылының атаклы “Агротуризм” үзәгенә кунакка барырга җыена

* * *

Ишекләребез һәрвакыт ачык / Рецепт успеха

* * *

В Самарской области развивается агротуризм

* * *

ФОТООТЧЕТ: в футбольном турнире «Кубок наций» «Золото» и «Серебро» поделили между собой татары (ФК «Идель») и башкиры (ФК «Салават Юлаев») / “Милләтләр кубогы” —   “Идел”дә!

Просмотров: 1736

2 комментариев

  1. А в татарских деревнях есть караван — сараи ? Сарай — дворец. Я речь веду о гостиницах, где могли бы останавливаться гости деревень. Предлагаю такой вид туризма — жизнь в деревне в условиях приближенных к реальности. Только гостиница (это может быть маленький домик) должна быть со всеми удобствами))) И желательно с интернетом (там, где это возможно). Думаю, что будут желающие пожить недельку — другую в реальной (даже полуопустевшей) деревне. Реклама может все.

  2. Кунак булып килделэр, дуслар булып киттелэр