Красный Яр районының Яңа Кызылсу авылы зираты уртасында гадәттән тыш зур һәм күп исемнәр язылган яңа һәйкәл калкып чыкты. Анда 1944 елның язында септик ангина авыруыннан һәлак булган авылдашларның исемнәре язылган. Читать полностью
Архив за день: 02.10.2015
Новый номер журнала «Самар татарлары» выйдет 8 октября
Сдан в печать очередной осенний номер журнала «Самар татарлары» («Самарские татары»).
Журнал издается уже третий год и, несмотря ни на что, из номера в номер увеличивает свою читательскую аудиторию. Издание поступает в 17 крупнейших библиотек России, адресно рассылается в регионы, страны СНГ и дальнего зарубежья. Отрадно, что растет и число его авторов, пишущих на самые разнообразные темы, связанные с нашим татарским народом, его историей и культурой. Читать полностью
Тыныч булсын җаннарың
Сез бу фоторәсемдә хезмәт ветераны Галия апа Хәсәншинаны һәм аны караучы социаль хезмәткәр Сания ханым Дәрҗеманованы күрәсез. 1 октябрь — Галия апа өчен икеләтә бәйрәм — Өлкәннәр көне һәм гомер бәйрәме.
Галия 1927 нче елны, Камышлы авылында, Шәмсебәдәр апа һәм Әхмәтваһаҗ ага Минһаҗевлар гаиләсендә дөньяга килә. Вакыты җиткәч, яшьтәшләре белән бергә, мәктәпкә китә кыз. Ләкин аңа тирән белем алып, мәктәпне тәмамларга насыйп булмый — фашист илбасарлары илебезгә каршы сугыш башлый. 14 яше дә тулмаган Галияне Куйбышевка ФЗУ га җибәрәләр. Анда күргән михнәтләре турында сөйләү генә түгел, исенә дә төшерәсе килми Галия апаның. Ачлык, ялангачлык, авыр, пычрак эш. Кызларның башлары бетләп бетә, торакларында кандала ашаганга чыдарлык булмый. Болар турында без шул елларда ФЗУ да булган абый-апалардан ишетеп беләбез инде. Кайберләре авырлыкка чыдый алмый качып китә булганнар. Аларны эзләп табып, кире китерә булганнар, йә булмаса аннан да авыррак эшкә кушканнар. Заманы шундый булган аның: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен. Читать полностью
Яшьләрне тәрбияләүгә алар да үз өлешләрен кертәләр…

Чараның мөхтәрәм кунагы — Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин ашка килүчеләр белән аралаша.
Өлкәннәр көне — якты һәм күңелгә ятышлы бәйрәм. Бу көнне без әти-әниләребезне, әби-бабаларыбызны аеруча зур игътибар белән уратып алабыз.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә Өлкәннәр көне хөрмәтенә Корбан ашы үткәрелде. Билгеләнгән вакытта мәктәп фойесы ак яулыклы апалар, әбиләр, түбәтәй кигән абзыйлар, бабайлар белән шыгрым тулган иде. Читать полностью
“Уильям Шекспирны үз телебездә сәхнәгә куярга җөрьәт иттек”
Самара театрларында II “Театраль Идел» фестивале гөрләп узды. Татарстанның Әлмәт театры быелгы фестивальдә дә Санкт-Петербургның танылган режиссеры Искәндәр Сакаевның эшен күрсәтте. Бу юлы ул бөек Шекспирның “Ромео һәм Джульетта» спектаклен сәхнәгә куйган. Ә I фестивальдә әлмәтлеләр Бертольд Брехтның «Мещан туе» спектакле белән лауреат исемен яулаган иделәр.
Әлмәт театры татар телендә “Ромео һәм “Джульетта” спектаклен алып килә, дигән сүз таралгач, “Берегись автомобиля” кинофильмында һәвәскәр режиссер ролен уйнаган танылган артист Олег Ефремовның: “А не замахнуться ли нам на Уильяма нашего Шекспира” — дигән сүзләре искә төште. “Бөек инглиз язучысы Уильям Шекспирның драматургия әсәрен татарчага тәрҗемә итсәң, нәрсә була инде ул?”- дип шикләндем мин. Шуңа күрә “Самарская площадь” театрына килү белән, Әлмәт театрының директоры Фәридә Исмәгыйлеваны эзләп киттем. Читать полностью
ФОТООТЧЕТ: в селе Старое Ермаково прошло мероприятие, приуроченное ко Дню пожилого человека
Ко Дню пожилых людей сотрудники отделения социального обслуживания на дому и социально реабилитационного отделения села Старое Ермаково ГБУ СО «ЦСО м.р. Камышлинский» подготовились основательно. Они бесплатно провели уборку территорий получателей социальных услуг, приготовили поделки из природных материалов, овощей для праздничной выставки, также приняли участие в праздничном концерте, организованном совместно с сотрудниками СДК им. Халика Садри. Читать полностью
Муфтий Гайнутдин призвал “позитивно воспринимать” действия России в Сирии
Российское военное участие на стороне президента Сирии не является поддержкой одной части мусульман против другой, заявил глава Совета муфтиев России Равиль Гайнутдин.
Айдиновларның пекарнясында пешкән икмәкне барсы да ярата, мактый! (ФОТОСУРӘТЛӘР)
Икмәк җитештерү иң кирәкле һәм иң авыр эшләрдән санала. Конкуренция заманында пешергән ризыгың тәмле дә, сыйфатлы да булырга тиеш. Камышлы авылында яшәүче шәхси эшкуарлар Рәфыйк Дамир улы һәм Сәрия Әфкәр кызы Айдиновларның җитештергән продукцияләре әйтелгән барлык тәлапләргә дә җавап бирә.
Камышлы авылында пекарня ябылгач, биредә яшәүче Рәфыйк һәм Сәрия Айдиновлар үз йортларында шәхси пекарня ачарга булдылар. 2004 елда кирәкле җиһазлар алдылар һәм эшкә керештеләр. Читать полностью
Минахмет Халиуллов: «Работы очень много и ее нужно делать планомерно»
21 сентября в администрации Промышленного района Самары состоялось первое заседание новоизбранного совета депутатов под председательством Минахмета ХАЛИУЛЛОВА. Члены райсовета сформировали комитеты и определили задачи на ближайшую перспективу. Времени на раскачку у депутатов практически нет, ведь в период избирательной кампании они получили много наказов от жителей. О том, какие вопросы райсовет Промышленного р-на будет решать в первую очередь и как организована работа депутатов, председатель райсовета и глава Промышленного р-на Минахмет Халлиулов рассказал в интервью Областному аналитическому еженедельнику «Хронограф».
Самарские башкиры возрождают традицию составления шежере
Интересными памятниками духовной культуры являются родословные, традиция составления которых сохранилась у разных народов. Всегда считалось престижным иметь большую родословную, где среди предков упомянуты знаменитые люди. И сегодня в разных регионах мира можно найти семейные генеалогические древа, восходящие к великим деятелям прошлого: правителю Древней Персии Киру, основателю Монгольской державы Чингисхану и многим другим известным людям. Такие записи часто действительно напоминают высокие ветвистые деревья, и их своеобразная причудливая форма только усиливает интерес у людей к текстам данных родословных. В некоторых родословных история тесно переплетена с легендой. Особенно интересны родословные народов Востока. Они продолжают играть важную роль в обрядности. Например, в некоторых местах перед заключением помолвки производится сравнение родословных жениха и невесты, чтобы выяснить, достойны ли молодые друг друга. Читать полностью
Камышлыда өлкәннәр бәйрәмгә җыелды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Урамда матур, алтынсу көз хөкем сөрә. Гомер көзләренә керү бераз моңсу булса да, икенче яктан шатлыклы да. Чөнки эшлисе эшләр эшләнгән, балалар үсеп, үзләренә оя корган инде. Өлкән яшьтәге әти-әниләргә, әби-бабайларга балалар, оныклар бәхетенә сөенеп, гамәл кылып яшәргә генә кала.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү Камышлы авылында күптән инде матур традициягә әйләнде. Кичә дә, 1 октябрьдә, район үзәгенең Мәдәният йортына Камышлы, Дәүләткол, Бозбаш авылларында яшәүче 130га якын әби-бабайлар җыелды. Алар өчен фойеда тәм-томнар белән тулы чәй табыны әзерләнгән иде. Чараны Камышлы авыл җирлеге администрациясе һәм район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре оештырдылар. Читать полностью
В Казани пройдет II Фестиваль тюркской молодежи / Казанда II Төрки яшьләр фестивале уздырыла
С 7 по 12 октября в Казани, в молодежном центре «Волга», состоится II Фестиваль тюркской молодежи. Об этом стало известно на пресс-конференции ИА «Татар-информ».
Организаторами фестиваля выступит молодежный центр «Идель», Федеральная национально-культурная автономия татар и Министерство по делам молодежи и спорту РТ. Читать полностью
Касыйм татарлары хакында документаль фильм төшерелә башлаган / О татарах Касимова снимают документальный фильм
Касыйм татарлары хакында фильм төшерелә башлаган. Документаль кинокартинаның режиссеры — Людмила Савинкина. Касыйм шәһәрендә (элеккеге Ханкирмән) төшереләчәк фильм режиссерның татарлар хакында булган 3 нче кинокартинасы була. Моңа кадәр ул “Беренче Бөтендөнья сугышы елларында Россия мөселманнары” һәм мишәрләр хакында документаль фильм төшергән. Касыйм татарларына багышланган кинокартина Рязань өлкәсендәге Касыймда, Касыйм районы авылларында һәм Сасово шәһәрендә төшереләчәк. Аны булдыруда ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Фәридә Шәрифуллина, Касыйм каласы туган якны өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Вероника Цеменкова катнашачак, диелә әлеге музейның матбугат хезмәте хебәрендә. Читать полностью