Рөстәм Вәлиев каберенә таш куелды/ На могиле Рустама Валеева появился памятник (ФОТО)

0f8e51b600b2892a6aef59658d7253e5_L2 октябрьдә виртуоз музыкант, атаклы баянчы һәм гармунчы, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев каберенә таш куелды. Казанның Киндери мөселман зиратында узган чарада Вәлиевнең сәхнәдәш дуслары, якыннары һәм музыкантның иҗатын яратучылар җыелган иде. Мәрхүм рухына дога кылдылар.

Гармун-баян телләренең хикмәтен үзенчә ача белгән моңсар егет киң күңелле, ачык йөзле шәхес иде. Ул елмаеп килеп керсә, һәр җирдә җанлану башлана, тормыш кайный. Илһам ага, Әлфия апа кебек олуг җырчыларга кушмалык итүеннән тыш, аларга уллары сыман ярдәм күрсәтеп тә яшәде…

Хатыны Диләрә ханым белән тату гаилә корып, ике инсафлы бала үстерделәр. Улы Ислам да сәнгать юлын чит итмәде, кызының укудагы уңышларына да ата кеше бик куана иде. Арабыздан вакытсыз киткән Рөстәм Вәлиевнең иҗат планнары зур иде әле, ди аның якыннары. Языласы китаплар, истәлекләр, яңгыратасы көйләр, туасы җырлар калды. Музыкантны искә алырга җыелганнар Рөстәм абыйның саф, нечкә күңелле һәм талантлы шәхес булуына кат-кат басым ясадылар…

… Моннан ярты гасыр элек Самарада туып, шунда ук музыка мәктәбе һәм училещесын тәмамлаган егет, мишәрчәсеннән ояла-ояла гына Казанга килә. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары бүлегенә укырга керә. Берочтан Татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаша. «Яшәргә урын булмаганлыктан баш очыма гармунны салып, фортепиано өстендә филармониядә кунып калган чаклар аз булмады», — дип сөйли иде Рөстәм абый үзе. Күпмедер вакыттан соң ул җырчы Зөһрә Шәрифуллина бригадасында эшли башлый. Себер гастрольләре вакытында Союзны аркылы-буйга иңләгәндә ул машина йөртүче, музыкант, пародияче артист вазифаларын да башкара.

Атаклы баянчының аннан соңгы иҗаты Әлфия Авзалова төркеме белән бәйле. Биредә гитарист булып эшләүче Кәрим Габидуллин белән алар тәмам дуслар булып китәләр. Инде 30 елга якын Рөстәм Вәлиев күренекле җырчыбыз Илһам абый Шакировка уйнады.


Кабер ташы кую чарасында, Рөстәм абый үзе дә шаян холыклы, гастроль юлларында күпне белүче, байтак җирне күргән, акыл утырткан, бай тәҗрибәле юлдаш, ул һәрчак олы бер табыш сыман, әйләнә-тирәдәгеләренә һәрчак булышырга әзер тора иде, дип искә алдылар.Музыкант егетнең сәхнәгә чыгармаган сәләтләре байтак иде, дип сөйли аның иҗатташлары. Туган җире Самара артистлары әйтүенчә, Рөстәм абый мишәр биюләренә бик маһир булган икән. Гомумән, нәрсәгә тотынса — шуны булдыра. Зифа Басыйрова, Хәнәви Шәйдуллин, Илһам Шакиров, Вячеслав Малежеклар булып җырлавы имитация сәнгатенең камил үрнәкләре дип әйтә алабыз. Үзе иҗат иткән җырлар да аз түгел. Әлфис Кыямов башкаруындагы “Үзең кил!”, “Фәридә-Алсу” репертуарыннан “Бәхет өчен күп кирәкми” һәм “Мәхәббәтем алда әле” кебек җырларны халык яратып тыңлый.
imgi00008imgi00013imgi00014

imgi00009

Киң катлам тамашачы аны виртуоз музыкант буларак бәяли. Эреле-ваклы гармуннарны өздереп сайратуы, аларны төрле көйләр белән чиратлаштырып җибәрүе, тәмәкегә зурлыгындагы сыбызгылардан алып Ифрат Хисамов курайларына күчүе, күз ачып йомганчы бер музыкаль спектакль башкаруы, тамашачының кәефен бер йодрыкка төйнәп тота белүе концертның чып-чын бизәгенә әйләнә торган иде. Кулына бияләй киеп тә, гармунны артка куеп та әллә нинди әкәмәтләр ясап уйный белүче музыкантны әле озак еллар сәнгать сөючеләребез юксынырлар. Гали Җәмлиханов, Фәйзулла Туишев, Рәшит Мостафин традицияләрен дәвам иткән шәхес остаз буларак ул безнең күңелләрдә саклана.

Мөршидә КЫЯМОВА. Солтан ИСХАКОВ фотолары.

intertat.ru

* * *

СҮЗ АХЫРЫНДА.

- Казан янындагы Киндери авылында уздырылган чарада Самарадан Рөстәмнең бертуган энесе Ринат Вәлиев, иҗатташ дусты, гармунчы Мидхәт Әминов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм мин, өлкә милли-мәдәни татар автономиясенең башкарма директоры Шамил Галимов та  катнаштык.  Анда миңа да чыгыш ясарга насыйп булды: “Арабыздан Рөстәм Вәлиев киткәнгә ел ярым вакыт узды инде. Ләкин аның моңнары, киң елмаюлы йөзе һаман йөрәгебездә. Рөстәмнең якты истәлеге татар күңелендә сак­ланачагын шушында күрә­без: таш кую чарасына күп­санлы атаклы җырчылар, гармунчылар, дуслары һәм туганнары килгән.

Ул Самара ягы татарларын рухи мәркәзебез Казан белән бәйләп торучы шәхесләрнең берсе иде. Хәзер ул юк, һәм без моны нык сизәбез”, — дип, күңелләребездән ташып чыккан  тойгыларыбызны белдерергә тырыштым.

Шамил ГАЛИМОВ.

* * *

2 октября на кладбище Киндери (г.Казань) состоялось открытие памятника заслуженному артисту РФ, народному артисту РТ, известному гармонисту, уроженцу Самарской области Рустаму Шарифулловичу Валееву. На мероприятии присутствовали родные и близкие музыканта, представители татарской общественности Самары, а также его коллеги по сцене, в числе которых были Ильхам Гильмутдинович Шакиров и Хамдуна Саитгалиевна Тимергалиева. До сих пор никто не верит в смерть талантливого баяниста, кажется, словно он вновь на гастролях и уже скоро вернется…

DSC_0002DSC_0005 DSC_0007

DSC_0009 DSC_0011 DSC_0014 DSC_0016 DSC_0017 DSC_0018 DSC_0019 DSC_0020 DSC_0021 DSC_0027-3 DSC_0032 DSC_0042 DSC_0051-2 DSC_0055 DSC_0058 DSC_0062 DSC_0067 DSC_0072 DSC_0076-5 DSC_0077 DSC_0083 DSC_0089 DSC_0090 DSC_0095-2 DSC_0103 DSC_0107 DSC_0117 DSC_0120 DSC_0137 DSC_0138 DSC_0139 DSC_0142 DSC_0150 DSC_0152 DSC_0159 DSC_0162

Халима АБУЗЯРОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1963

Комментирование запрещено