“Җылы сүз — җан азыгы” диеп, белми әйтмәгәндер, борынгылар. Әгәр дә безне җылы сүз, якты йөз белән каршы алалар икән, бигрәк тә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, йөрәккә сары май булып ята инде менә. Минем бүгенге язмам герое да шушы өлкәдә эшләүчеләрдән. Мин аны берничә ел күзәтәм инде: сөйкемле, итәгатьле, ачык йөзле, тәмле телле…
Зөлфия Камышлы авылында, Әгътәс ага һәм Минсылу апа Гайнуллиннар гаиләсендә, 1972 нче елның мул август аенда өч кызның төпчеге булып дөньяга аваз сала. Әти-әнисенең сөекле кызы булып, үзен яратканнарын аңлап (ә яратуны кем яратмый?!) үсә ул.
Сөйкемле, тәүфыйклы кызны балалар бакчасында эшләүче тәрбияче апалары да, мәктәптә укыткан укытучылары да үз итә. Яхшы билгеләргә генә мәктәпне тәмамлап, Бөгелмә шәһәрендә техникумда укып диплом алганнан соң, туган авылына кайта ул. Үз белгечлеге буенча эш урыны булмау сәбәпле, бер ел Бозбаш авылы мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларына белем бирә. Зөлфия мәктәпне дә, балаларны да бик ярата. Бәлки ул белемен арттырып укытучы да булып киткән булыр иде. Шул җәйне мәхәббәтен, Рәфисен очрата, карьерага караганда, гаиләне өстен күрә һәм ялгышмый.
Бер-берсенә үлеп гашыйк булган яшьләр гөрләтеп туй уздыра һәм җитәкләшеп яңа тормыш сукмагыннан атлап китә. Менә 24 ел инде Мансуровлар шушы юлдан тайпылмый бәхет дәрьясын иңли. Рәфис эчке эшләр бүлеге хезмәткәре булса, Зөлфия почта челтәренә элемтәче булып эшкә урнаша һәм менә 22 ел инде шушы хезмәткә тугры булып кала бирә. Тик бу элемтә челтәренең исеме генә башкача “Ростелеком” дип атала, ә Зөлфиябез һаман шул ук. Зөлфия үзенең коллективында хөрмәт яулаган хезмәткәр булса, гаиләсендә үрнәк әни, ышанычлы, тугры, сөекле тормыш иптәше. Гаиләсе искитмәле матур аның. Берүк күз генә тия күрмәсен! Тормыш иптәше Рәфис белән өч улларына гомер биргән алар. 1993 нче елда дөньяга килгән уллары Ранис югары белемле юрист-Исаклыда эшли, 1999 нчы елгы Радик-студент, ә менә төпчекләре, 2009 нчы елгы Ренат гаиләнең бәхетен тагы да тулыландырган. Гаилә шарының күчәре аның тирәли әйләнә. Бүгенгесе көнне балалар бакчасына йөрүче Ренат абыйлары кебек тәртипле, тәүфыйклы бала булып үсеп килә. Зөлфия белән Рәфис ике улларын үзләре үрнәгендә тәрбияләп үстерсә, кечкенәләре абыйларыннан үрнәк алып, алар канаты астында үсеп килә. Зөлфия белән Рәфискә карыйм да, сокланып куям һәм һәрвакыттагыча үземне кызыксындырган соравымны бирәм:-24 ел гомер эчендә төрле вакытлар булгандыр. Бер-берегезгә булган хисләрегез һаман сүрелмәгән икәнен күз карашларыгыздан күрәм. Шушы олы хисләрне ничек саклап кала алдыгыз?
Зөлфия: “Гаилә җылысының никадәр яхшы саклануы, бер-береңне саклап һәм аңлап яшәүдә. Кавышуыбызга 24 ел вакыт үтсә дә, бүген генә кавышканбыз кебек. Мөнәсәбәтләребез тамчы да үзгәрмәде. Бары тик хисләр генә ныгыганнан ныгый бара, дисә, Рәфис: “Бер-береңә булган хисләр нык булганда гына, тулы канлы гаилә төзеп була. Ул синсез, син-ансыз яши алмыйсың икән-менә бу чын гаилә була инде. Гаиләдә ир-атның баш булуы кирәк һәм ул гаиләне бар яктан да кайгыртып яшәргә тиеш. Бар эшне дә киңәшеп эшләргә. Ә киңәшле эш таркалмый ул, дип әңгәмәгә нокта куйды. Яшь кенә булуларына карамастан, өлкәннәрчә фикер йөртә Мансуровлар.
Әйе, һәркем үзенә тиң ярын табып оя корырга, балалар үстерергә тиештер. Ә гаиләң өчен, аның бәхете өчен яшәү-үзе үк зур бәхет бит ул.
Менә көтмәгәндә, уйламаганда шундый матур гаилә белән танышырга туры килде миңа. Ә бит уем Зөлфиянең безгә ничек хезмәт күрсәтүе турында язу иде.
Шундый матур, тату гаиләләр күбрәк булсын иде илебездә, чөнки тату гаилә-ил күрке бит ул, илебез нигезе.
Зөлфия! Киләчәктә дә синең гаиләң бәхете кителмәсен, ә нурлы йөзеңнән елмаю китмәсен.
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1647