Элек әти-әниләр интерактив әкиятләрнең бары тик рус телендә генә булуына зарланды. Ләкин хәзер вәзгыять үзгәрде дисәк тә була. Интерактив рәвештәге әсбапларның татар телендәгеләре дә барлыкка килде. Аларны “Tatar Kit App” мобиль кушымтасы аша компьютер, планшетка йөкләп була.
Әйтергә кирәк, кушымта кулланучыларга бушлай тәкъдим ителә. Берничә версиясе булган бу проектны төрле гаджет белән кулланучылар үзләренә йөкли ала. Аның Windows программасы өчен дә, iPadлар, MacBookлар өчен дә версияләре бар. “Intertat.ru” хәбәрчесе әлеге проектны тормышка ашыруда күп көч куйган “Самрух” иҗат берлеге продюсеры Альберт Шакиров белән әңгәмә корды.
- “Tatar Kit App” мобиль кушымтасын булдыру идеясе ничек туды?
- Бу эш моннан ике ел элек “Самрух” иҗат берлеге, “Мәрҗани” фонды белән берлектә башланды. Рөстәм Сөләйманов җитәкчелегендәге “Мәрҗани” фонды Бөек Ефәк юлында яшәгән халыклар мәдәниятенә багышланган әкиятләр җыентыгы чыгарган иде. Әлеге проектны интерактив яктан дәвам итеп, аның электрон версиясен булдыру теләге туды. Ике ел эчендә “Самрух” иҗат берлегенең программист, аниматор, дизайнерлары белән шушы проектны башкарып чыктык.
- Ә “Самрух” иҗат берлеге шушы проектны тормышка ашырганда гына тудымы әллә иртәрәкме?
- “Самрух” иҗат берләшмәсе берничә ел элек барлыкка килде. Бездә барлыгы 40ка якын кеше эшли. Оешмабызның партнеры – КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм системалары югары мәктәбе. “Самрух” идеяләр җиткереп, визуаль эффектлар, анимация, дизайн, оештыру эшләрен үз өстенә алса, КФУның бу институты исә программа өлешен тәэмин итә. Моңа кадәр “Җиһан китабы” дип аталган тулы метражлы фильм эшләдек. Аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов берничә кисәкләргә бүлеп, кыска метражлы фильм ясарга тәкъдим итте. Әлеге проект дәвамында республиканың борынгы шәһәрләре турында кыска мультфильмнар эшләячәкбез. Төп максатыбыз – шәһәрләрнең кыяфәтен тарихи яктан дөрес итеп тасвирлау.
Проектны Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка күрсәткәч, аларда да хуплау табылды. Әйтергә кирәк, “Tatar Kit App” мобиль кушымтасы Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Сәләт” яшьләр берләшмәсе ярдәме, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хәер-фатыйхасы белән тормышка ашырыла. Президент әлеге продуктны балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләргә тарату күрсәтмәсен дә бирде.
- “Tatar Kit App” кушымтасының төп максаты нидә?
- Беренче чиратта, туган телебездә интерактив китаплар булдыру, татар телен үстерү юнәлешендә эшлибез. Безнең белән яшәгән башка халыкларның мәдәнияте, фольклоры белән таныштыру, охшашлыгын табу максаты бар. Әкиятләрнең сериясен дәвам итәргә уйлыйбыз. Кушымтага тәрҗемәче кертү нияте бар. Мондый кушымта әдәби телне өйрәнүгә бер этәргеч булыр иде, дип саныйбыз.
- Мобиль кушымтадагы әкиятләр нинди принцип буенча сайлап алынды?
- Без аларны әзер материаллар буенча эшләдек. Бөек Ефәк юлы узган җирләрдә яшәүче халыкларның әкиятләре тупланды. Уйлап карасак, алар – татарларга бик якын халыклар. Кушымтада татар, чуаш, алтай, үзбәк халыкларының әкиятләре бар.
- Әкиятләрне укучыларны ничек сайладыгыз?
- Беренчедән, актерлар булу, аларның тавыш матурлыгы, киңлеге мөһим иде. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Фәнис Җиһанша, Ләйсән Фәйзуллинаны чакырдык. Ләкин Татарстан артистлары белән генә чикләнмәскә булдык. Шуңа күрә Уфаның “Нур” театры артисты Мәхмүт Фатыйховка да шундый тәкъдим белән чыктык (кайбер әкиятләрне Альберт Шакиров үзе дә укый – авт.).
- Әкиятләрне карап чыкканнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: монда пропорцияләр сакланмаган. Чөнки татар халык әкияте берәү генә, шулай ук Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләре бар, ә чуаш халык әкиятләре бишәү (!), алтайныкы – берәү. Чуаш әкиятләренә өстенлек бирү нәрсәгә бәйле?
- Татар әкиятләрен балалар болай да белә. Шуңа күрә башка халыкларның әкиятләрен татар телендә тәкъдим итәргә булдык. Безнең өчен әкиятнең татар телендә булуы мөһим. Татар телендәге чуаш халык әкиятләре аерылып тора. Шуңа күрә без алардан башларга булдык. Бер тотынгач, ахырга кадәр җиткерергә кирәк. 5-6 чуаш әкияте кала икән, аларның иллюстрацияләре бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Бер халык әкиятеннән икенчесенә күчү бик авыр, чөнки без бер команда белән эшлибез. Ләкин киләсе елда татар әкиятләренә зур игътибар бирергә җыенабыз.
- Әлеге проектның бюджеты күпме?
- Якынча бюджетын әйтергә базмас идем. Ләкин башка шундый продуктлар белән чагыштырган вакытта, әлеге проект мөмкин булган хакыннан ярты бәясенә эшләнелде. Без моны акча эшләү максатыннан түгел, ә булсын, дип, эшләдек. Кызганычка каршы, беркем дә гаражына яңа машина сатып алып куя алмады (елмая). Быел ук тәрҗемәче функциясе, Android платформасы өчен версия дә кертелергә тиеш иде. Ләкин барысын да әкренләп эшләргә булдык, чөнки әлегә финанс яктан мөмкинлекләр җитеп бетми.
- Беренче коймак төерсез булмыйдыр инде ул, әкиятләрдә дә хаталар киткән очраклар бар…
– Без әле дә тынычлана алмыйбыз. Кушымтаны ачкан саен берәр нәрсәсен үзгәртергә кул кычытып тора. Яшерен-батырын түгел, әле бүген дә кушымтаны яңарту буенча фикер алышу бара. Сыйфат өчен бик борчылабыз, чиле-пешле продукт чыгарасы килми. Бик күп татарлар өчен кызыклы проект булыр бу, дип өметләнәбез. Укытучылар өчен дә бик кирәкле ресурс, татар диаспораларына да барып ирешсен иде дигән теләк тә бар.
Әйе, әкиятләрдә ялгышлар булырга мөмкин. Хаталар тапкан кешеләр аларны безнең адреска (reactorvfx@gmail.com) язып җибәрә алсалар, без бик рәхмәтле булыр идек.
- Мөрәҗәгать итүчеләрнең дә төрлесе буладыр алайса?
- Әйе, кайбер комментарийларны укыйсың да, бөтенләй эшлисе килми башлый. “Акча эшләү өчен генә ясалган проект бу” дигән сүзләрне укырга туры килде. Йөрәккә тия, әлбәттә. Ләкин шуңа да карамастан, эшне дәвам итәбез. Уңай бәя бирүчеләр, әлбәттә, күбрәк. Бу проектның күптән кирәк булуын билгеләүчеләр шактый.
- Шушы вакыт аралыгында “Tatar Kit App”ны күпме кеше йөкләгән соң?
- 1-20 сентябрь көннәрендә App Store ресурсыннан кушымтаны 30 кеше йөкләгән, ә сайтыбызда 208 кеше булган. Безгә бер ай өчен бу бик зур күрсәткеч. Чөнки без бернинди реклама да бирмәдек.
- Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
– Алга таба Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә интерактив энциклопедия чыгарырга уйлыйбыз. Анда 5-6 кирмән-шәһәр тарихы керәчәк. Анимацияле рәсемнәр белән, сугышчылар, кораллану, архитектура, кешеләрнең көнкүреше белән якыннанрак таныштырырга уйлыйбыз. Археологларда, А.Х.Халиков исемендәге археология институты белгечләрендә нинди мәгълүмат бар, шуларга таянып эшләячәкбез. Эчтәлеге ягыннан да яхшы, визуаль яктан да дөреслеккә туры килә торган продукт чыгарасы килә. Бүген яшьләрне күпме генә сүксәләр дә, алар компьютер технологияләре белән эшләргә күнеккән. Шәһәрнең сурәтен куясың икән, аны зурайтып, эченә кереп карау мөмкинлеге булырга тиеш. Яшьләр бик дөрес эшли: кыска гына бер материал эчендә алар үзләренә бик күп мәгълүмат алырга ияләнгән. Безнең энциклопедиядә күп мәгълүмат булу зарур, ләкин шул ук вакытта аның уңайлы интерфейсы да булырга тиеш.
КОНТЕКСТ:
Начала работать интерактивная библиотека татарских сказок Tatarkitapp! / Tatarkitapp: интерактив татар әкиятләре китапханәсе эшли башлады
Просмотров: 1908